Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Яңа китап – яңа дус

Резидә Вәлиева, 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре

Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Без сезне балалар өчен чыккан берничә яңа китап белән таныштырабыз.

Рөстәм Галиуллинның балалар өчен язган (6+) «Биш «ике»ле» дип аталган китабына соңгы елларда иҗат ителгән шаян да, моңсу да хикәяләре тупланган. Аларда планшетсыз тора алмаган Айдарны да, бер көн эчендә биш икеле алып өлгергән Азатны да, спортчы малай Камилне дә, гипнозчы малай Марсельне дә намусы уянган Әскәрне дә – тагын бик күп геройларны очратырсыз.

Алинә Бикмуллинаның (6+) яшүсмерләр өчен язган «Йолдызлар шулай куша» китабында мәктәп тормышы белән бәйле юмористик хәлләр чагыла. Чираттагы табадан төшкән китап Илсөяр Ихсанованың (0+) «Биюче бал корты» дип атала. Әмирханованың (0+) «Үстерә торган китап» та балалар өчен бик кызыклы. Тизрәк үсәр өчен нишләргә? Яхшылап ашарга, физик күнегүләр ясарга, күпне белергә тырышырга кирәк. Әлбәттә инде әлеге китап ярдәмгә килә.

Күренекле балалар язучысы, шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Җәүдәт Дәрзаманның (0+) «Канатлы каһарман» дип аталган китапта Нур – Задә исемле егетнең, Көрән – Бакый атлы кырмысканың нинди батырлыклар эшләве, Илгизәр исемле малайның дөнья буйлап сәяхәте, һәм башка бик күп мавыктыргыч вакыйгалар сезне китап дөньясына тартыр. Югарыда телгә алынган яңа китапларны һәм, гомумән, китапка битараф булмаган укучыларны Тын Аллея урамының тугызынчы йортында урнашкан балалар китапханәсенең җиденче филиалында көтеп калабыз!

Фото: архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X