Туган як

Яңа ел тора алда

шигырь

Агымсулар шәп ага шул,

Уйга сала һәммәсен.

Агымсу кебек ашкынып,

Яңа елым, киләмсең?

Һәрбер туган яңа иртә,

Безгә бәхет китерсен.

Көтәбез сине Яңа ел,

Ышанабыз, килерсең!

Киләм дигәч, килерсең син,

Сүзеңдә нык торучан.

Яңа елны һәркем көтә,

Күңелләр генә уйчан.

Түш киереп, чапкан аттай,

Ашкынабыз гел алга.

Вакыт һәрчак ашыктыра,

Яңа ел тора алда!

Анастасия Усачева

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: