Туган як

Вирус

Юмореска

Соңгы вакытта дөньялар әллә нишләде, үз көенә җайлы гына барган тормыш асты-өскә килгән-дәй булды. Берәр куркыныч яңалык күрмәс өчен, телевизорны җибәрергә куркып торасың. Җибәрә калсаң, анда ерак утраудагы вулкан ут аттырып күк гөмбәзен сөрем белән каплый, тагын кайдадыр җир тетрәп, йортлар ишелә, басу-кырлар су астында калып, иксез-чиксез урманнар яна. Өстәвенә, җир шары буйлап ниндидер куркыныч чир кешене кыра дигән җан өшеткеч хәбәрләр йөри башлады. Тормышта бар нәрсәгә шикчел карашта булган Сәрухан бу хәбәрләргә ышанып та бетмәде, әмма күңел түрендәге, әгәр болар дөрес булып чыкса, нишләрсең дигән уй аны һәрчак кытыклап торды.
Беркөнне хәләл җефете ишектән: «Хәлем юк, башым авырта, инде нишләргә?» – дип зарланып кайтып керде. Өркеп калган ир: «Мә, аспирин эчеп кара, әйдә градусыңны үлчибез, аркаңа горчичник куеп карыйбызмы әллә?» – дигән сорауларын бер-бер артлы яудыра башлады.
– Җүләрләнмә, монда аспирин белән генә булмый, врач чакыртырга туры килмәгәе.
Сәрухан шундук уйга батты. Соңгы вакытта дөрес булса, бүлнисләр вирус йоктыручылар белән тулган дип сөйлиләр. Әгәр килгән врач хәләлен шул бүл-нисләрнең берсенә озаткан очракта, аның Әкълимәсе анда башка чирлеләрдән вирус эләктерсә, нишләрсең? Халык арасында андыйларны тиз арада гына терелтә алмыйлар дигән хәбәр таралган. Шулчакны Сәруханның башына:
«Ялгыз калсам, нишләрмен?» – дигән куркыныч уй китереп бәрде. Чыннан да Һәр көнне ир-тән Әкълимәсе аңа: «Язваң кузгала күрмәсен», – дип, суда гына пешерелгән җылымса солы боткасы ашатты. Урамда салкын җил-фәлән чыккан булса: «Эшеңә барып җиткәнче билеңә бәрә күрмәсен», – дип, җилкә-муеннарын кат-кат мамык шәл белән урады. Күлмәген, галстугын, кулъяулыгын гына түгел, аягындагы оекбашына тикле үтүкләп кидертте. Костюм кесәләренә: «Монысы кан басымыннан, бусы эч китүдән», – дип, төрле дарулар тутырып җибәрергә дә онытмады. «Ялгыз калсам, боларны
кем эшләр», – дигән уй, соңгы вакытта ирнең башын гел бораулап торды. Әйе, аның тирәсендә башка хатыннар һәрчак җитәрлек булды. Тик җаныңа ятышлы булганын, синең өчен үлеп торганын, тиз арада гына каян табасың ди? Дөрес, бер уйласаң хатын-кызга әллә ни кытлык сизелми кебек. Әнә алар бүлегендә эшләүче Зәрияне генә алып карыйк. Болай үзе карап торышка чибәр күренә, холкы ничектер, анысын яшәп карамыйча әйтеп булмый. Зәрия турында, ике тапкыр кияүдә булган дигән имеш-мимеш йөри. Бәхете булса нишләп кабат чыкмаска ди?! Аннан Сәрухан кебекләр дә аяк астында ауналып ятмый бит. Алар бүлегендә эшләгән Фираяны да аш-суга бик оста дип мактыйлар. Әйе, эшкә кыстырып килгән мантый-өчпомаклары телеңне йотарлык, әмма килеш-кыяфәте ташка үлчим, аның белән кеше арасына ничек чыгарга кирәк?! Күрше бүлектә эшләүче Сәлимә дә, Сәруханга күптән күз атып йөри кебек шикелле.
Әмма башка ирләр сөйләвенчә, анысы артык чәүчәләкләнергә ярата, бер сүзгә кырыгы белән җавап бирә торганнардан, димәк тыныч тормыш турындагы хыялларыңны онытырга туры килмәгәе. Шуларны уйлап ята торгач Сәруханның үз хәле дә начарланып китте. Әле беркөнне генә башы авыртып, төкереген йота алмыйча зарланып йөрде. Андый гына хәл салкын сыра эчкәннән соң да булгалый, әмма еш кабатланганга, монысы шикләндерә башлады. Кем белгән аны, бәлкем ул вирус дигәне башка берәүдән аңа күптән йоккандыр инде. Шунысы да бар, әгәр ул вирус эләгеп Сәруханны шул чирлеләр янына
бүлнискә озатсалар, аның ялгыз калган Әкълимәсе нишләр иде икән? Иренең кире борылып кайтканын көтәр идеме, юкмы, менә монысы караңгы. Бер уйласаң, аның хәләле тирәсендә башка ирләр дә хәттин ашкан. Шунысы кызык, Әкълимә кайсысын сайлар, кайсына күзе төшәр, Сәруханны иң борчыганы шул булды. Бер бүлектә эшләүче инженер Хәбирулланы алсаң, болай үзе начар кеше түгел кебек. Әле бер ел элек кенә хатыныннан аерылып кайтты. Фатиры, машинасы да бар дип әйтәләр. Дөрес, Хәбирулла турында салырга ярата диючеләр дә бар. Аның Әкълимәсе шундый ир белән яши алырмы икән? Башкаларны алганда Вәдүтне бик җитеш тормышта яши дип сөйлиләр. Анысы шулай, бер яктан бай яшәсә, икенче яктан артык саран булуын да онытмаска кирәк. Тагын кем калды соң әле? Сәрухан хәләленең кайчандыр мәктәптә бер парта артында утырган Байтирәк турында сөйләвен исенә төшерде. Имеш, ул малай бар фәннәрдән дә аннан күчереп утырган... Ышанырга да белмәссең, кем белгән аларны? Бәлкем шул чакта ук алар үбешеп йөргәндер?! Башында шундый уйлар чуалудан авыруга сабышкан ир, төнлә юньле йокы күрмичә, начар төшләр күреп саташып чыкты. Иртән уянуга: «Бетте баш, температурам күтәрелде», – дип, учын маңгаена куеп карады, теләр-теләмәс кенә берничә тапкыр  ямьсез итеп йөткереп алды. Тамак төбе кытыклап торганга, ул-бу булмагае дип шик-шөһбәгә баткан ир, бер-бер артлы ике аспирин эчеп җибәрде. Артык шикчел Сәруханның күңеленә вирус корты кереп ояларга өлгергән иде...

Илдар Хәйруллин

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: