Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Вакыт

шигырь

Иярләп булмый, буйсынмый

Туктаусыз чаба вакыт.

Җырга салдым гомеремнең

Бер мизгелен туктатып.

Төн үткәрдем хыялымда

Үткәннәремә кайтып.

Зая үтми яшьлегемә

Кайтып үткәргән вакыт.

Таң аттырды кошлар сайрап,

Кошларның моңы шул ук.

Яңа көнне каршы алам

Татлы уйларга чумып.

Күңел ярасын дәвалый

Хәлемне аңлый вакыт.

Елларымны саный вакыт,

Җанымны сыный вакыт.

Никифор Тукмачев

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев