Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Уйлата да, елмайта да...

Әдәбиятта юмор-сатира жанры бар. Бу жанрда иҗат итүче әдипләребез күп, шуларның берсе – шәһәребездә яшәп иҗат итүче талантлы каләмдәшебез һәм замандашыбыз Илдар Хәйруллин.

Илдар, ишле гаиләдә алтынчы бала булып, 1958 елның 5 сентябрендә Кукмара эшчеләр бистәсендә дөньяга килә. Галиҗанәп язмыш төпчек балага шактый катлаулы сынаулар хәзерләп куя, аңа бик яшьли бу тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килә. Ул 1975 елда Кукмараның 1 нче урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, Казан дәүләт университетына укырга керә. Гаилә хәлләре буенча, икенче курстан соң, читтән торып уку бүлегенә күчә. Аннары – хәрби хезмәт...
Солдат хезмәтен һава-десанты гаскәрләрендә уза, 19 мәртәбә парашюттан сикерә. Армиядән кайткач, Илдар Түбән Кама шин берләшмәсенә эшкә урнаша. Әмма анда озак эшли алмый – аяусыз авыру аны аяктан ега. Парашюттан сикергәндә зарарланган умыртка сөяге, арка мие үзен нык сиздерә башлый. 1997-2000 елларда бер-бер артлы ясалган катлаулы өч операция яшәүгә бөтен җаны-тәне, теше-тырнагы белән ябышкан Илдар Хәйруллинны яңадан тормышка кайтара. Коляскада утырырга яисә ятып кына торырга тиешле булса да, горур, тынгысыз җанлы Илдарыбыз, пәһлевандай таза ир-егетләребезне көнләштерерлек итеп, чын иҗат тормышы белән яши, юморескалар яза башлый. Иҗат дигәннән, аның  «Контроль эш»  дигән беренче юмористик хикәясе, 1973 елда ук «Яшь ленинчы»  газетасында дөнья күреп, үз тиңдәшләре арасында барган бәйгедә беренче урынга һәм махсус бүләккә лаек  була. 
Илдар Хәйруллинның  юморындагы геройлар – безнең арабыздагы гап-гади кешеләр. Язучы әсәренең үзәгендә үз татарыбызның төрле катлам кешеләре тасвирлана. Тормышны, тирә-ягындагы кешеләрне яхшы белгән Илдар юмор язам дип көчәнми, күргәнен, ишеткәнен язучы каләме очына элә дә кәгазьгә төшерә. «Илдар Хәйруллин юморы – чын мәгънәсендә, халыкчан юмор. Әсәрләрендә автор төрле мөгез чыгарулар белән мавыкмый, көлдерәм дип кылтаймый, мин-минләнми, киресенчә, гади, сыгылмалы сөйләм теле белән укучыны вакыйга эченә бөтереп алып керә һәм шул вакыйганың финалына кадәр, ягъни әсәрнең соңгы ноктасына кадәр озата», – дип яза Илдарның  «Шулай була күрмәсен...»  дигән бишенче китабына Татарстан язучылар  берлеге әгъзасы Ләбиб Лерон.
Илдар Хәйруллин – 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2015 ел башында Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясенә лаек була, ә 2015 ел ахырында исә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия белән бүләкләнә. Аның хикәяләре «Туган як», «Чулман», «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Шәһри  Казан» газеталарында,  «Чаян», «Сөембикә», «Мәйдан», «Казан утлары» журналларында дөнья күрә. Бүгенге көндә дә Илдар, озак еллар «Ленинская правда» газетасында эшләгән сөекле һәм тугры хәләл җефете Розалиянең, йөрәк җимешләре Айгөлнең ярдәмен тоеп, үзенең күркәм гадәтләренә, «Елмаю аша – дөньяны ямьләргә, йомры сүз белән – кимчелекләрдән көләргә, кыек якларны турыларга!» дигән девизына тугры калып, кыю иҗат итә.
Искиткеч көчле рухлы әдипләребез Фәнис Яруллин, Гакыйл Сәгыйров токымыннан булган һәм күренекле каләмдәшләребез Фаил Шәфигуллин, Камил Кәримов, Заһид Мәхмүдиләр кебек юмор-сатира өлкәсендә җиң сызганып эшләүче каләмдәшебез Илдар Хәйруллинны юбилее белән ихлас котлап, киләчәктә яңа ачышлар, рухи балкышлар телибез.
Рәсимә НӘБИУЛЛИНА, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев