Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Уйлап языгыз

Ирем начар кеше түгел. Тик бик акрын һәм сүлпән. Берәр җиргә барасы булса, аның әзерләнгәнен көтә-көтә ярты картаям. Бик яратам мин аны, башка берәү дә кирәк түгел, тик мыштырдыклыгы гына җенемне чыгара.

Мин – ут хатын, бар нәрсә хәзер үк кирәк. Янымда суытып торучы ирем булмаса, үземне бимазалап, күптән йөрәгемне яндырып бетереп, инфаркт-мазар булыр иде. 
Әйтик, кая да барырга булса такси чакырабыз. Мин инде тыз-быз чабам, әле ул иркенләп чәй эчә. «Ашыккан җитми, боерган җитә», – диләр бит, җитешә барысына да. Иң ачуны китергәне –  шундый итеп җавап бирә, гел мин начар булып калам. 
Әле күптән түгел генә кибеткә җибәрдем. Беләм бит инде, ни дә булса кылып кайтачагын: я акчасын югалта, я үзе егыла. Хәтере дә иләк кебек. Мин сатып алырга кушкан әйберләрне онытмасын өчен, кәгазьгә язып кулына тоттырдым. 
Ташбака адымнары белән бик канәгать кыяфәттә кайтты бу. Пакетын ачуга, артыма утырдым. Биш бәдрәф кәгазе, дүрт теш пастасы, өч ипи. «Нәрсәгә алдың боларны?» – дип, сафура бураны куптарырга авызымны ачкан идем, юк шул, хәләлемнең тиресе кешенеке кебек җиде генә кат түгел, бит унҗиде кат. 
Минем тузынуыма бик исе китте дисезме? Китте ди, кесәсеннән язуымны алып кулыма тоттырды. «Үзең шулай язгансың бит», – ди. Анда: 1. Сыек май, 2. шырпы, 3. ..., дип тезелеп киткән. Мин тәртип яраткач, язуым да шундыйрак. Әле өйдә чәй, сөт, сабын беткән иде. Ярый аларын язмаганмын, исемлекне биштә туктатканмын. Юкса алты литр сөтне кая куеп бетерер идем?!
Энҗе ГАЛИЕВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X