Туган як

Уйла, кияү

Кияү, алдан әйтеп куям: быел печән чабарга кайтмасаң да ярый. Дөрес, соңгы елларда печән әзерләргә бик ашкынып тормадың кебек. Кызыбыз: «Тимәгез аңа, вакыты бик тар, профессор булырга җыенып йөри», - дигәч, җыен юк-бар белән сине борчымаска тырышабыз, ярты елга бер генә шалтыратабыз. И-и, кияү, кулымда егәр булганда, ул печәнне үзем...

Кияү, алдан әйтеп куям: быел печән чабарга кайтмасаң да ярый. Дөрес, соңгы елларда печән әзерләргә бик ашкынып тормадың кебек. Кызыбыз: «Тимәгез аңа, вакыты бик тар, профессор булырга җыенып йөри», - дигәч, җыен юк-бар белән сине борчымаска тырышабыз, ярты елга бер генә шалтыратабыз. И-и, кияү, кулымда егәр булганда, ул печәнне үзем дә чаба идем аны. Башкалар шәһәрдәге балаларына итен-маен төяп җибәргәндә, безнең дә калышасы килми. Күптән кайтканыгыз юк. Яшерен-батырын түгел, быел сыерны бетергәнгә нәкъ дүрт ел булды. Күчтәнәч җибәргәндә майны күршеләрдән алабыз, балны умарта кортлары ташып тора, ит кирәк булганда - фермерлар адым саен: капка төбенә чыгып сызгырасың, шундук түшкәсе белән китереп бирәләр.
Хәзер авылда безнең ише карт-корыдан башка кеше калмады. Клуб түбәсе җимерелеп төште, балалар мәктәпкә күрше авылга йөриләр. Авылдашлар: «Синең киявең врачларны укыта, кая соң алар, нишләп берсе дә күренми?» - дип сорагач,
оялып куям кайчагында. Бер ел чамасы фельдшер кыз матур гына эшләп йөргән иде, белмим, әллә кияүгә чыкты, әллә безнең тормыштан туеп качты, күренми хәзер. Качарсың да, бүген авылда кан басымын үлчәрлек тә кеше юк. Кичләрен урамнарда ут та янмый, ичмасам. Югары очтагы баганада бер лампочка яна, түбән очта да нәкъ шундый ук хәл. Беркөнне күрше авылдан силсәвит Бәшәр килгәч: «Борчылмагыз, тиздән районнан акча киләчәк, урамнар совет влачындагы кебек балкып торачак», - дип мактана башлаган иде, «И-и, энем, ул акчаны күптән урлап бетергәннәрдер», - дигәч, авызы бик тиз томаланды.
Алай да, кияү, сиңа бер үтенеч бар. Безнең авыл Габделхәй малае, күрше авылга йөреп, быел мәктәп бетерде. Ул малайны мин кечкенә чагыннан ук беләм. Олы мал суйганда бармагы белән төртеп күрсәтеп: «Монысы нәрсә була», дип, барлык эчке әгъзалары белән кызыксына иде. Хәзер генә аңладым: бердә гаҗәп түгел, ул малай кулына аттестат алуга, атасы Габделхәйгә: «Әти, минем врачлыкка укыйсым килә», - дип белдерде. Андагы баш! Укып та торасы юк, янында өйрәтеп торучы булса, бүген үк операция ясап, кирәкмәгән җиреңне кисеп атачак. Дөрес булса, хәзер аның белән мәчет картлары да киңәшләшә башлаган дип, сөйлиләр. Кияү, алай-болай, берәрсе: «Мин - Габдел-хәй малае», - дип, ишегеңне тибеп ачып керсә, югалып калма, зинһар, сабырлыгыңны җуймыйча, сөйләгәнен ахыргача тыңлап бетерә күр. Әгәр үзегезгә врачлыкка укырга алсагыз, әйткән иде диярсең, ул малай әле үзен күрсәтәчәк.
Кияү, бер таныш фермердан сезгә ит белешеп куйдым инде. Мин ул фермерны күптән беләм: мал ашата белә, ите һәр елдагыча тәмле була. Быел да - арт бот. Печкән үгез, карап торышка майлы күренә, әмма артык симез түгел, уртача гына... И-и, кияү, үзебез дә шулай уртача гына яшәп ятсак иде, әгәр теге каһәр суккан кан басымы борчып азапламаса. Ичмасам, берәр дару уйлап тапсаң иде шул афәттән. Бөтен өмет синдә - син безнең кияү, ни әйтсәң дә булачак прафисыр...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: