Туган як

Утыз ел көткән

Һәр елдагыча, май аенда туган авылга кайттым. Абыем Мирсәет белән шаян сүзле, җор телле яшьлек дустым Фәнил янына кереп чыгарга булдык. Авылда яши икән.

Мине күрүгә үк:
–  Утыз ел көттем, утыз е-е-ел! Аркаңны ышкырга утыз ел көттем... Себеркеләрем, юкәдән үргән мунчалаларым да сине көтә, – дип, кочаклап ук алды.  
– Нишләп аркамны ышкырга?                           
– Оныттыңмыни, утыз ел элек мунчада аркамны ышкып киткән идең?.. Чи итләрен чыгарып... Шуннан соң югалды-ы-ың... Сине күпме көтәргә була инде?
Эте – бәйдә. Ишек алдына ике камералы суыткыч чыгарып куйган.     
Мин:       
– Көннәр катып үләрлек салкын, әллә урам суытып ятасыңмы син? – дип сорап куйдым.
Фәнил:
– Син аның эчен ачып кара әле, – ди.
Ачып карасам!
 – Нишләп анда ярым-бозылган ит саклана?
– Утыз ел буена сине көтә-көтә, бозылмый, ни эшләсен инде ул?! Кайтуыңа шашлыкка  дип  әзерләп куйган идем мин аны... Утыз ел  бит!
Мирсәет абый да сүзгә кушылды: 
– Арка ышкыгач, утыз елга югала торган гадәте бар  дисең инде..  Әле кичә генә арка ышкыткан идем мин аңа... 
Фәнил:
– Бар шул, Мирсәет абый, ба-а-р. Утыз ел көтәсең алда икән әле... Моны сиңа Фәнил әйтә,  яшьлек  дусты. Әнә бит тагын китәргә җыена, аркасын да ышкытмый... Холодильниктагы теге ит тагын утыз ел торса...  Эткә бирергә генә кала инде. Шул итне көтә-көтә ачка үлмәсә...
Шулай итеп хушлашып, утыз ел түгел, утыз көн эчендә кайтып күрешергә сүз биреп, китеп бардым...
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: