Утынга чыккан, имеш
Нәҗметдин бабай бер вакыт, карчыгы белән ачуланышкан. Ул үзе бераз кырыс холыклы, аз сүзле кеше иде. Ә карчыгы, бәләкәй генә булса да, махы бирә торганнардан түгел – бер күзенә ак төшкән, чәберчек әби.
Бабай аның чәпчүенә түзеп-түзеп торган да: «Синең белән яшәгәнче, яшәмәвең артык», – дип, бау алган да, өйдән чыгып киткән. Ә карчыгы артыннан калмый икән.
Өйләре Сөн яры буенда гына иде. Карчыгы артыннан ияреп кермәсен белеп, Нәҗметдин бабай туңа башлаган елганы аркылы чыккан да киткән. Карчыгы ярдәм сорап күршеләргә йөгергән.
Аргы якта бик зур куш тирәк үсеп утыра иде. Бабай менгән дә, шуның юан гына корыган ботагына асылынган. Корыган ботак аны тотамы соң инде?! Әрмәвердәй гәүдәле, 18 яшендә 96 килограмм авырлыкта булган кеше бит ул! Ботак сынып төшкән.
Азмы-күпме җирдә яткач, бабай торган да, сынган ботакны сыртына салып өенә таба атлаган. Көн буена кешеләр дә җыелып өлгергән, суга көймә төшереп маташалар икән. Ул көймәне көтеп тормаган, чыйрый башлаган елганың бозларын терсәге белән вата-вата чыгып та киткән. Суы да тирән түгел, күкрәк тирәсе генә икән.
Яр буена чыккач, шундагыларның берсе:
– Нәҗметдин абзый, бозлы суда аргы якка чыгып ни эшләп йөрисең? – дип сорап куйган.
– Утын бетте, күрмисеңмени, утынга чыктым, – дигән бабай.
– Ә ни эшләп аны элмәкләп муеныңа бәйләдең? – дип, төпченүен дәвам иткән теге кеше.
– Утын суда агып китмәсенгә, – дип җавап биргән дә Нәҗметдин бабай, утынын өстерәп, капкасын ябып, өенә кереп тә киткән.
Без үскәндә, кайберәүләр, куш тирәкне «Нәҗметдин тирәге» дип тә йөртәләр иде.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев