Туган як

Утлар, сулар кичкән

(Моңсу хикәя) Картлыкның шатлык булмавы һәркемгә мәгълүм. Бер яктан - дөнья йөген сөйрәгән сөякләр сызласа, икенче яктан - ялгызлык, моңсулык үзәкне өзә. Әнә, Галимулла да хәзер калган гомерен берүзе сүтәргә мәҗбүр. Былтыр кыш илле елдан артык бергә гөрләшеп яшәгән хатыны -Әминәсе, аны ялгыз калдырып, гүр иясе булды. Бик эче пошканда...

(Моңсу хикәя)
Картлыкның шатлык булмавы һәркемгә мәгълүм. Бер яктан - дөнья йөген сөйрәгән сөякләр сызласа, икенче яктан - ялгызлык, моңсулык үзәкне өзә. Әнә, Галимулла да хәзер калган гомерен берүзе сүтәргә мәҗбүр. Былтыр кыш илле елдан артык бергә гөрләшеп яшәгән хатыны -Әминәсе, аны ялгыз калдырып, гүр иясе булды. Бик эче пошканда алып карарга зурайтылган фотосурәте генә торып калды...
Көндезләрен, бигрәк тә җәйгә чыккач, вакыт агышы сизелми. Бер ялгызы торып калса да, Галимулла бакчасын сатмады, шунда барып кайгысын басып кайта ул. Ә менә кичләрен. Гадәттә, ул аларны бер өем фотоальбомнарда чокынып үткәрә. Ә гаилә альбомы - үзе тарих. Андагы һәр сурәткә карап, бер хикәя язарга мөмкин.
... Егерменче гасыр ахырларында дөньяга килгәннәргә замана давылларын күп күрергә туры килде. Галимулла,мәсәлән, өч сугышта катнашты.Тәүге тапкыр дары исен японнар белән Хәсән күле янындагы бәрелештә татыды. 1940 елның кышында ак финнәр белән алышка алып киттеләр. Ә аннары - дәһшәтле кырык беренче...
Бер дә андый язмыш булыр дип уйламаган иде Галимулла. Тиешле солдат хезмәтен тутырып кайткач, үзенең туган авылында комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә тотынган иде.
Аннары өч айлык комбайнчылар курсын тәмамларга туры килде. Төшләргә дә талгын җилдә тибрәлеп утыручы арыш башаклары гына керер кебек иде.
Әйе, тыныч яшисе килә иде авыл халкының. Әмма насыйп булмады. Соңгысы булсын дип, исән-имин әйләнеп кайтты да Галимулла, бер-ике елдан яңадан корал алырга мәҗбүр булды. Немец-фашистлары белән бугазлашуны мәңге онытасы түгел. Ул сугышта алынган биш яра, берсен-берсе уздырып, һаман да сызлый.
Галимуллага сугыш хәбәрен Сабантуйга килеп әйттеләр. Әле генә шат авазларга күмелгән болын башта тынып калды, ә аннары хатын-кызларның елауларына күмелде. Бөтен хыяллар челпәрәмә килде ул көнне. Күгебезне кара болыт каплады. Илебезне бу афәттән тизрәк йолып алырга кирәк иде. Ләкин җиңел бирелмәде ул безгә.
Икенче көнне Галимулланың кордашлары район хәрби комиссариатына юл тотты. Бу китү алты елга сузылган юлның башы иде.
Инде сугышны күрергә, корал тотарга өлгергән солдатларны җыйналу пунктында озак тотмадылар. Мунча кертеп, киендерделәр дә, фронтка озаттылар.
Дошман җимереп килә, ажгырып ил эченә ыргыла. Галимулла Гәрәев Ленинградка омтылган фашист гаскәрләренә каршы сугышкан Волхов фронтына эләгә.
Батальон командиры аның ике сугышта катнашуын, өстәвенә, сержант погоннарын да күргәч, штабка дәшеп алды.
- Нинди гаскәрдә хезмәт иттегез, иптәш сержант? - диде ул.
- Разведкада.
- Вәт монысы яхшы. Нәкъ шул хакта сүз алып барырга иде исәп. «Сукыр килеш» сугышабыз. Тәҗрибәле содатлар җитеп бетми. Бөтен батальон диярлек язгы чакырылыштан.
- Аңлашылды, иптәш майор, - диде Галимулла. - Бурыч нидән гыйбарәт?
- Дошман позициясен белергә кирәк. Ә моның өчен «тел» таләп ителә. Күпме кеше кирәк, сайлап ал да, төнлә немецлар ягына «кунак»ка...
Солдат түгел, офицерын эләктереп кайтты ул вакытта Гәрәев егетләре. Шуннан соң баштанаяк разведка мәшәкатьләренә чумды.
- Безнең фронтка тугыз йөз көн оборона тотарга туры килде, - ди, авыр көрсенеп, Галимулла ага. - Гитлерчыларны Ленинградка кертмәс өчен каршы тордык. Салкын окопларда туңып үлгәннәр дә, авыр чиргә сабышканнар да җитәрлек булды.
- Оборонаны өзеп, контрһөҗүмгә күчкәндә, мин кече лейтенант дәрәҗәсендә идем, - дип исенә төшерә ул. - Взвод белән командалык итәргә туры килде. Ә капитаныбыз һәлак булгач, рота белән.
Чигенергә мәҗбүр булсалар да, немецлар мәкерле: җайлы урыннарда засада оештыраларда, гел уйламаганда атакага күчәләр. Гаскәрләрнең иминлеген тәэмин итәм дисәң, алдан разведканы йөртергә кирәк.
Нинди генә катлаулы хәлләрдә калмады Гәрәев разведчиклары. Дошманны атна чамасы чигендергәннән соң барган разведка әле һаман да хәтерендә. Немецлар авылга кереп оборона алган иде инде. Тирә-юньдәге калкулыкларга пулеметлар куелган. Бурыч - аларны юк итү, шыпырт кына авылга кереп, дошманнарны кырып салу.
- Бары да аңлашыламы, иптәш кече лейтенант? - дип сорады комбат Галимулладан, өстәлгә җәйгән картага кызыл каләмен ыргытып. - Әгәр шулай итмәсәк, без «капчыкка» эләгәчәкбез. Кырып ташлаячаклар.
Утыз кешедән торган взвод ике километрдан артык араны шуышып үтә. Авылны саклап торган өч пулемет ноктасы юк ителә. Ә аннары разведчиклар арткы яктан әйләнеп авылга керә. Атыш башлана.
- Ярый, күккә ракета чөеп, полкка сигнал бирергә өлгердем - ди Галимулла ага. - Югыйсә, немец безне җир белән тигезли иде. Кулбашын пуля тишеп үтте. Лазареттан котылып булмады.
Галимулла Гәрәев хезмәт иткән часть Балтыйк буе республикаларын азат итүдә, немецларны Польша җиреннән куып чыгаруда катнаша. Шул кан-койгыч бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары өчен ул орден-медальләр белән бүләкләнә...
1946 елның чатнап торган салкын гыйнварында гына кайтып төшә Галимулла туган авылына. Исән кайткан улын күргән Шәмсия апаның күзләрен шатлык яше томаласа да, олы улы Солтанхәмитнең кырык икедә үк үле хәбәре килгәнен сөйләп, йөрәге өзгәләнә.
- Ходай саклады, әнкәй, - диде Галимулла. - Берүк соңгысы булсын бу сугыш. Ә тән җәрәхәтләре төзәлер...
Федор ЕРМАКОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: