Туган як

Усал идем...

Такташның бу юлларын хәтерлисездер әле. Ул малай пүчтәк кенә булган ул. Имеш, күрше карчыгының әтәчен урлаган! Вәт мин усал идем ул! Кыз бала булсам да, минем телгә кермәс өчен авылдаш апалар, мине күрсәләр, урамның икенче ягыннан китәләр иде. Белмим, ничек, ни сәбәп беләндер, мин бар авылның кыек эшләрен белеп тора...

Такташның бу юлларын хәтерлисездер әле. Ул малай пүчтәк кенә булган ул. Имеш, күрше карчыгының әтәчен урлаган! Вәт мин усал идем ул! Кыз бала булсам да, минем телгә кермәс өчен авылдаш апалар, мине күрсәләр, урамның икенче ягыннан китәләр иде. Белмим, ничек, ни сәбәп беләндер, мин бар авылның кыек эшләрен белеп тора идем. Иренә хыянәт итүче хатыннар, колхоз малын урлаучы караклар миңа очрап торганга мин гаепле түгел ич инде. Кәнфит-прәнник белән авызны ябарга тырышучылар да булды, тик ниятләре генә барып чыкмады.
Телем балачактан ук авызга сыймады. Әтинең өйдә көмешкә куганын урамга чыгып сөйләгәннән соң, участоковый килеп, әтиемнең «байлыгын» түгеп киткәч, әти каеш белән дә ярып карады - тыя гына алмады.
Әле кичә генә элекке классташым шалтырата. Оныта язганмын, быел мәктәпне тәмамлауга түгәрәк дата була икән бит. Шул уңайдан классташым яңа уку елы башыннан ук очрашуга килүчеләрнең исемлеген барларга, әзерлек эшләрен башкарырга керешкән икән.
Әгәр мин очрашуга килмәсәм, сөенәчәкләр дә инде үзләре! Ә мин барам әле менә! Узганындагы кебек, тагын яртысын дошманлаштырып, үпкәләштереп кайтмасаммы?
Мәктәптә укыганда ук яратмадылар үземне. Югыйсә минем күзлектән караганда, кылган гамәлләрем гади шаярту кебек инде менә. Әйтик, сумкаларына таш салып җибәрәм икән, димәк, сәламәтлекләрен кайгыртам, дигән сүз. Әнә, фәлән ел мин салган ташларны күтәреп өенә ташучы егетебез ишегалдын таш белән түшәде. Алай гына да түгел, ничә ел инде Сабантуй батыры булып, тәкә, машина алды. Иң беренче булып, миңа рәхмәт әйтергә тиеш тә үзе. Очрашканда исәнләшмәгән дә була. Сумкасына тычкан салып, кызлар алдында хурлыкка калдыруны кичерә алмый. Әйтерсең аңа гына салдым. Партадашыма үлгән керпе баласы да салган идем әле. Бер тотып тукмады да - шуның белән килештек. И, исәнләшмәсә, бик кирәге бар иде! Күп ачуымны китерсә, узган очрашудагы кебек, бензин бакларына тагын шикәр комы салып чыгармын әле! Йөрмәсләр минем күземне кыздырып «текә» машиналарда. Безнең ун ел машина алыштырган юк - түзәбез бит.
Бик яхшы укып, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, хәзер инде ниндидер «зур кеше»нең хатыны булган классташым да сөйләшми минем белән. Анысының урындыгына сулы пакет куеп, яңа алган трикосын юешләттем шул. Мин бит шаярып кына. Ә классташлар «пес» иткәнсең дип күзен дә ачырмадылар үзенең. Шул хурлыктан атна буе күзгә чалынмады. Шул кирәк аңа, сораган вакытта өй эшләрен күчерергә бирсен иде!
Классташымның «киләсеңме?» дигән соравына «әлбәттә, барам» дип җавап кайтардым. Әгәр дә мин бармасам, очрашулары күңелсез үтәчәк бит аларның. Мин бармасам, чәйләренә тоз, шәрабларына эч йомшарткыч кем салыр?! Ирем генә җибәрсен, аның холкы минекеннән дә яман. Бүгеннән үк көйли башларга кирәк булыр. Классташымның да алдан шалтыратуы бик яхшы булды әле: бүгеннән үк яңа сюрпризлар уйлый башлыйм мин аларга. Берсе дә өлешсез калмас, миңа игътибар итмәдең дип, берсе дә үпкәләрлек булмас!
Энҗе ГАЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: