Туган як

Урман хуҗасы

Эссе көн. Авылга кайтканда, машина артыннан тузан болыты күтәрелеп, дымга сусаган басу-кырларга кунып калды.

Кайтып җиткәндә, тереклек чыганагы булган кояш – «алтын шар» тәгәрәп, офык артына кереп югалды. Кичке тынлыкта искән җил авылга төтен исе алып килде. Урман януын күргәч, чиләкләр алып шунда йөгердек.
Ут сүндерүчеләргә янгын турында ике-өч егет хәбәр иткән. Ә анда, чыннан да, төн пәрдәсен ертып, тирә-якка очкыннар оча. Ялкын, елан сыман «озын телен» сузып, наратларны ялмап ала...
Шулчак кинәт ялтыр кылычын уйнатып, яшен яшьнәде, тирә-як яктырып китте. Берсен-берсе уздырып, яңгыр тамчылары сибәли башлады. Яңгырны күктән җибәрелгән могҗиза дип кабул иттек.
Яңгыр туктагач, агачлар тирә-юньгә шом өстәп, пыскый башлады. Соң булса да, ут сүндерүче машина күренде...
Янган агачларны күргәч, урман хуҗасы өнсез калгандай торды. Күз яшьләре белән елады. Ул наратларны яшь чагында абыйлары белән утырткан булган икән. Өч ир-егетнең туганлык җепләре өзелмәвен исбатлап үскәннәр агачлар. Агымсулар кебек еллар да узган. Картның туганнары бер-бер артлы вафат булган. Соңгы туганын җирләп кайткач, олы кеше чишмә буенда туганнарын юксынып, яшь аралаш моңлы җыр сузган. Урман аның моңын, сагышын уртаклашып, тын гына тыңлаган...
Атна-ун көнләп вакыт үткәч, акыл иясе карт чишмәдән су алырга килгән. Ни күрсен, чишмә агудан туктаган. Су улагында бер тамчы су юклыгын күреп: «Чишмә, син кая югалдың? Җырла җырыңны, ятим итмә безне», – дигән карт.
Чишмә агудан туктаса да, күңеле әрнегәндә олы кеше бу урынга килгәләгән, яшьлеген, туганнарын сагынып, хыял канатларында узганнарга кайткан, хәтер йомгагын сүткән, буш улакка карап, чишмәнең агуына өметләнгән...
Яшь чагында карчыгы белән чишмә буенда күрешкән булган ул. Беркөнне урманга «обход» ясаганда берничә кызның гөмбә җыюын күргән. Сары чәчле, ак йөзле кыз күңеленә кереп калган. «Бер дә күргәнем юк, кайсы авыл кызы икән?» – дигән уй күңелен бимазалаган.
Кичке уеннан соң егет кунак кызын өенә озата барган. Кыз үзенең ерак Себер җиреннән булуын, бирегә кунакка гына кайтуын, әтисенең авыл егете, әнисенең рус милләтеннән икәнлеген, үзенең татарча белмәвен әйткәч, егет: «Татарчаны үзем өйрәтермен», – дип шаярткан.
Урманчы егеткә күз төшерүче кызлар шактый булса да, ул Соняны яраткан. Ике ел хат алышкач, Соняны алырга дип, Себергә киткән. Кыз әби-бабасы яшәгән авылга кайтырга риза булган. Бакча артына әтисе җибәргән пар кедр агачын утыртканнар. Яшь парны куандырып үскәннәр агачлар.
Гомер – аккан су, диләр. Өч ул үстереп, гомер көзенә парлашып кергән ике йөрәк. Соня-Сания туган Себерен сагынып яшәгән. Ә беркөнне, ире рөхсәт иткәч, олы улы белән самолетта Себергә очканнар.
Әти-әнисенең каберенә баргач, Саниянең йөрәге кинәт тибүдән туктаган. Улы әнисен әбиләре янына җирләгән. Әнисенең гозерен үтәгән...
Соңыннан урманчы карт, уллары белән карчыгы каберенә берничә тапкыр барып, кабер өстенә авыл туфрагын сипкән. Хатыны үлгәч, ул бүтән өйләнмәгән, улы, оныклары белән көн күргән. Лесник эшен авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган олы улына тапшырган. Бабайның ике улы шәһәр тормышын сайлаган.
90 яшьлек бабайның «урын өстендә ятарга миңа иртәрәк әле» дип, ике тәгәрмәчле «сәпит»е белән урман юлында йөрүенә авыл халкы күнеккән инде. Шуңадыр, аны «урман хуҗасы» дип атыйлар. Күбесе аның исемен дә белми икән...
Урманның янган өлешендәге җир яшел үлән белән капланган. Эт миләше үсеп, кызыл җимешләре белән күзне кызыктыра. Ә беркөнне урман җиренә яшь агачлар утыртырга  яшь-җилкәнчек студентлар җыелышып килгән. Чал чәчле карт, аларга киңәшләрен биреп, яшьләр янында кайнашкан, агач утырту серләренә өйрәткән.
Агачларны утырткач, чишмәдән су тибеп чыкканны күреп, егетләр бабайны чакырганнар. «Ничә еллар йоклаган чишмәм уянган. Чишмә бәреп чыккан тау итәгендә төз наратлар үсәр, аларны оныкларым үстерер», – дип балаларча сөенгән карт.
Насыйп булсын! «Изге теләкләр тормышка аша» дип юраган бит борынгылар. 
Вәсимә СӘЛАХОВА, лаеклы ялдагы укытучы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: