Туган як

Урлаган кеше җаен таба

Совет заманында колхоз председательләре чираттагы ялларын алгач, үзе урынына я партком рәисен, я агрономны, я зоотехникны калдырып китәләр иде. Хуҗаны вакытлыча гына алыштырган бу кешеләр, гадәттә, алар колхозчыларга бәйләнеп йөреп, теңкәләренә тимиләр. Шул бер ай эчендә колхозчылар урлыйсын урлап, эшлисе эшләрен башкарып куялар. Чираттагы ялларының берсендә (бу кыш көне була)...

Совет заманында колхоз председательләре чираттагы ялларын алгач, үзе урынына я партком рәисен, я агрономны, я зоотехникны калдырып китәләр иде. Хуҗаны вакытлыча гына алыштырган бу кешеләр, гадәттә, алар колхозчыларга бәйләнеп йөреп, теңкәләренә тимиләр. Шул бер ай эчендә колхозчылар урлыйсын урлап, эшлисе эшләрен башкарып куялар.

Чираттагы ялларының берсендә (бу кыш көне була) председатель үз урынына тумышы белән шушы авылдан булган зоотехник Исламны калдырып, ял йортына китә. Ә зоотехник - мәрхәмәтлелеге, кешелеклелеге белән авылдашлары арасында абруй казанган егет. Председатель урынына калган булгач, бер кичне Ислам фермаларны әйләнеп чыгарга уйлый. Силос базына керсә, анда берәү атына силос төяп маташа. Исламны күрүгә: "Уф котымны алдың, пред дип торам. Ник кеше куркытып йөрисең, төяш әйдә" дип эндәшә. Шулай итеп, кешелекле, ярдәмчел Исламга силос базына төшеп, авылдашына анытөяшүдән башка чара калмый.

Ә җәй көне колхоз басуында печән покосларга салынгач, агрономы, зоотехнигы, мал врачы чиратлап дежур торалар. Урламасыннар, янәсе. Тик урлашу канына сеңгән кеше урлашмыйча тора аламы соң ул?! Аннан, кул белән печән чапмас өчен, барыбер әзерен урлау җаен табалар.

Тагын шул Ислам чиратында безнең күршеләр печән бурлыгына чыгып китәләр. Бу болай эшләнә: башта җәяүләп, яки җиңел машина, яисә матай белән разведка ясала, тыныч булса, йөк машинасы белән килеп, тиз генә төяп китәсең. Күршенең җиңел машинасы бар: кабинада улын калдыра да, басу эченәрәк кереп, печәннең куерак җирен эзли башлый. Аңа кадәр кемдер инде төяп китәргә өлгергәнме, печән начар күренгәч машинасына кереп утыра да, "Улым, монда печән начар, әйдә башка җиргә" ди. Машинадагылар "Печән бурын тоттык" дип көлешә башлагач кына, ялгышып, печән саклаучы агроном белән зоотехникның машинасына утырганын аңышып ала.

Ә СССР таркалып, эшчеләргә әллә ничәшәр ай акча түләмәгән заманда урлашу тагын да көчәйде. Нинди куәтле, көчле ил артыннан колхозлар да тарала башлады. Председательләр өр яңа комбайннарны металлаломга озатты, яңарак машиналарны үзләренеке итеп бетерделәр. Хәтта җир астындагы сугару торбаларын да казып алып сатып бетерделәр. Нишлисең, без хыялланган коммунизм килмәде, яшәргә балалар укытырга акча кирәк. Гади колхозчылар да нәрсә начаррак ята, ни булдыра ала - шуны урлады. Мәсәлән, сыер савучыларның һәрберсенең "пояс шахидки" бар иде. Бу - муеннан ике якка асылган капрон колготки. Аның ике оегына литр ярымлы ике пластмасс шешәгә тутырып, өчәр литр сөт алып кайталар. Бу турыда председатель белә, тик хатын-кызларны, аеруча телгә беткән сыер савучыларны тенти алмый. Сүз артык күпкә китсә, "син үзең дә урлыйсың бит" дип авызын ябарга да күп сорамый гомере буе мал арасында йөреп тупрасланган хатыннар. Тик шулай да гел дәшми калмас өченме, эштән кайтучы хатыннарны туктатып, ачуланган кыяфәт ясый. Бервакыт район Главасы да сыер савучыларны оялтырга уйлап булса кирәк, аларның эштән кайткан вакытларын туры китереп, каршыларына барып баса. Авылның иң чая хатыны: "Урламыйбыз, бер стакан да сөт алганыбыз юк" дип әйтеп бетерүе була, "шахидка"сы чишелеп китә дә, "полторашка"лары Главаның аяк очына ук шуып төшә. Ярый, тегесе ир булып кала белән, артык сүз көрәштереп тормый. Дөресе шул бит, урлаган кеше һәрвакыт җаен таба ул...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: