Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Улларым

Шигъри тәлгәшләр

Бүгенгедәй әле хәтеремдә
Улларымның туган көннәре,
Сөенеч һәм шатлык кына иде
Керфек какмый үткән төннәрем.


Тормышыма яшәү көче биргән,
Өметем сез авыр чагында,
Кояш көлгән матур көннәрем дә,
Сызлып аткан алсу таңым да.


Бүгенгедәй әле хәтеремдә,
Сез ясаган тәүге адымнар,
Гөрләп үткән мәктәп елларыгыз
Күптән инде артта калдылар.


Ир уртасы җиткән әтиләр сез,
Җирдә горурланыр хакым бар,
Оныкларым белем илләренә
Ясый хәзер тәүге адымнар.


Яннарымда тигез пар канатым,
Ул-киленнәр, сөйгән оныклар,
Балаларың белән шау-гөр килеп
Яшәүдән зур бәхет кайда бар?!
Мирзанур Шәймурзин

фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев