Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Уены-чыны бергә

Хоккей темасына Менә быел да хоккей сезоны башланды. Шәһәребез данын яклаучы «Нефтехимик» командасы аны яңа логотип белән каршылады. Мин үзем бу команданың җанатары түгел, ачуланмассыз инде, аларның ерткыч бүреләрен күрүгә җан өши. Нәрсә аңлата бу бүре башы? Без бүре башы турындагы Габдулла Тукай әкиятен тыңлап, мультигын карап үстек тә... тик...

Хоккей темасына

Менә быел да хоккей сезоны башланды. Шәһәребез данын яклаучы «Нефтехимик» командасы аны яңа логотип белән каршылады. Мин үзем бу команданың җанатары түгел, ачуланмассыз инде, аларның ерткыч бүреләрен күрүгә җан өши. Нәрсә аңлата бу бүре башы? Без бүре башы турындагы Габдулла Тукай әкиятен тыңлап, мультигын карап үстек тә... тик анда бүреләр матур иде шул. Бер башлагач, әйтим инде, «Ак барс»ны да шулай ерткыч итеп, тешләрен ыржайткан кыяфәттә чәпәп куялар «барс»лылар формаларына. Әнә, ут күршеләребез - башкортларның командалары милли геройлары Салават Юлаев исемен йөртә, эмблемалары да куркыныч түгел.
Сүз дә юк, психологик атакага зур әһәмият бирә торгандыр хоккейчылар, тик минем кебек йөрәге йомшак кешеләр нишләсеннәр соң? Болай да Тынычлык урамындагы баннердан карап торучы бер усал хоккейчыны күрмәс өчен, ул урамны әйләнеп үтәм.
И-и, яңадан җанатар булырга туры килә, ахры, әле монда. Тик мин команданы патриотик хисләр белән түгел, ә логотибы матурракны сайлаячакмын. Аңа кадәр барысын да җентекләп өйрә-
нәм әле. Шуннан соң гына телевизор каршысына утырып, яраткан командамның шарфын муенга элеп, кычкырып утырачакмын. Әйе, телевизор каршысында гына. Башка шәһәр командасын яклаганымны күреп, урамда бәргәләп ташласалар нишләрсең?..
Бар иде заманалар, әтиләр хоккей караганда өйдә тын алырга да куркып утыра идек. Хәзер дә бар чын күңел белән җан атучы, яраткан командасы өчен янып-көеп йөрүче җанатарлар. Ни дип әйтим, заманында үзем дә шулар рәтендә идем. Моннан фәлән еллар элек «Ак барс» командасында уйнаган негр Бред Уэйтны (исемен дөрес яздыммы икән инде) Казанда күргәч, бәхет кошы күргән кебек сөенгән идем. Шул «Ак барс» өчен ут йотып, елап хәлләр бетә иде. Аннан соң инде күп сулар акты. Тора-бара команданың составы еш алышына башлап, командаларның «плей-офф»ка чыгып җидешәр уен уйнап, чиратлап җиңүләрен карап утыра торгач, болар махсус шулай кыланалар, ахры, дигән уй башка керде. Бу уй ныклап мине хоккейдан биздерде.
Менә тагын җанатар булып карыйм әле. КХЛда кем җиңәсен дә фаразлап куйдым. Тик, җан саклау максатыннан, анысын язып тормаска булдым. Яшисе килә бит әле вчү-теки...
Энҗе ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев