Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Уены-чыны бергә

Пенсионер зары Сәламәтлек һәркем өчен ул бит тиңдәшсез байлык, Шундый байлык китерсен иде һәр кешегә шатлык. Ничек кенә яшәсәң дә, мәңгелеккә калмыйсың. Тәкъдир үзенекен итә, аны сатып алмыйсың. Авыруны сизгәч тә, күренү кирәк табибка. Мөмкин була язылырга, әгәр көтсәң бер атна. «Скорый»ны чакыру өчен әйтү кирәк яшеңне. Яшең узса җитмештән,...

Пенсионер зары
Сәламәтлек һәркем өчен
ул бит тиңдәшсез байлык,
Шундый байлык китерсен
иде һәр кешегә шатлык.
Ничек кенә яшәсәң дә,
мәңгелеккә калмыйсың.
Тәкъдир үзенекен итә,
аны сатып алмыйсың.
Авыруны сизгәч тә,
күренү кирәк табибка.
Мөмкин була язылырга,
әгәр көтсәң бер атна.
«Скорый»ны чакыру өчен
әйтү кирәк яшеңне.
Яшең узса җитмештән,
килүләре икеле.
Чиратка язылу өчен
Интернет кирәк була.
Яшьләр өчен мөмкин дә бит,
картлар соң кая бара?!
Талон алуга ирешсәң,
табибка күренергә,
Ә ул күрсәтмә бирә
анализ китерергә.
Әгәр кесәң калын булса,
узасың шул вакытта,
Мөмкинлегең чикле булса,
ул да кичектерелә.
Анализларны ала
бер урында бер үк кеше,
Нишлисең соң, гаҗәп тә бит,
шуңа күңелләр төшә.
Өстәгеләр беләме икән
бу картлыкның киләсен?
Үзләре кылган гамәлләргә
җавапларын бирәсен?
Дүрт-биш төрле пакет алсаң,
барлы-юклы акчага,
Көнгә өч-дүрт сәдәф капсаң,
җитә ике атнага.
Көн аралаш күтәрәләр
бәясен даруларның,
Су сибеп үстерәләрме
аптекада аларны?!
Бәлки кирәк тә түгелдер,
бу кадәр зарланырга,
Искә алыйк матурлыкны
күңелне юатырга.
Авыл төзек, юллар асфальт,
балкый урам утлары,
Һәр иртәдә ишетелә
моңлы азан тавышы.
Тагын ниләр языйм икән,
күтәрергә күңелне,
Пенсияләр килеп тора,
шуңа күңел сөенә.
Тагын нәрсә телим икән
барчагызга мул итеп:
Исәнлек-саулык, тазалык
һәм игелекле картлык.
Насрулла ФӘХРУЛЛИН,
пенсионер.
Шәңгәлче авылы.
Рәсем anekdot.ru сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев