Туган як

Төзек тә, матур да булсын

Балачак! Сугыш беткәнгә дистәдән артык ел узган. Авылларның әле күтәрелә генә башлаган чоры аз гына хәтеремдә калган.

Күрше авылга кунакка еш бара идек. Туганлык тойгысы белән, әтиебезнең апасы янына, аны күреп, хәлләрен белеп китәргә баргалыйбыз. Ул гел ютәлли, андыйларны безнең якларда «чирләшкә» диләр. Ютәле әллә дулкынланудан, әллә без утырып килгән «матай» исеннән, белмәссең. Тиз генә сохарига охшаган каты ипи кисәге алып, шуны кабып куя да, ютәле беразга туктап тора. 
Еш кына әниебез аның өй эчен, стеналарын, идән-сәкеләрен юып китә. Күңеле бик нечкә булганлыктан, без килгәч, түтәебез сөйләнә-сөйләнә елап та ала. 
– Түбәнең бер почмагында саламы юкарган, әллә җил кубарган, шуннан яңгыр үтә. Җизнәгез берүзе генә ябып куя алмый бит, – ди. 
Әти:
– Ярый, булышырбыз, – ди. 
Өйгә кайтырга кузгалабыз. «Матай»да барганда, әти үзенең аркасына нык тотынып утырырга куша. Авыллар арасы бик ерак булмаганлыктан, кайтып җиткәнне сизми дә калам. «Матай»ның утыргычы берәү генә, артта багажник шикелле рәшәткәле, 15х20 сантиметр чамасы калай кисәге бар. Бик озак утырып барганда арткы якны авырттыра да башлый... 
Чынлап та, гарип кешегә (җизнинең бер кулы эшләми), берүзенә генә түбәне ябу бик кыен. Дөрес, ул күп эшләрне ялгызы гына эшли: утын да кисә, такта да струклый, озын көрәк сабын җилкәсенә терәп, булдыра алганча җирен дә казый, коедан су да алып керә һ.б. Үзенә әллә нинди ярдәм итә торган әйберләр дә хәстәрләп куя, ләкин бар эшне дә сыңар кул белән булдырып булмый икән шул.
Ярый, әти ярдәме белән, салам түбәне шиферга охшаган, катыргыга дегет сеңдерелгән әйбер белән алыштырдылар. Җизни түбә яба торган шифер кебек кисәкләрне астан биреп торды. Шулай итеп, әкрен генә эшне төгәлләделәр. 
Тик, эш беткәч, түтәй, андый түбә белән өй суык була икән, диде. Түшәмнең туфраксасын калынайтырбыз, ди әтиебез. Килештеләр, бу юлы да консерваторлык биреште... 
Тик апабызның эше моның белән генә бетмәгән әле. Тагын бер эш килеп чыккан икән: читән искергән. Бәрәңге бакчасына мал-туар керә башлаган, җизнәбез киртә куюын куйган, тик кәҗә бәтиләренә ул бернәрсә дә түгел. Яңа читән кирәк, имеш. Тал чыбыклары да алып кайтылган. Әтием тәкъдиме буенча, аны коймага алыштырдык. Бу юлы мин дә кадак биреп торам. Әти чүкеч белән койма тактасын каккан чакта, икенчесен әзерләп, аңа сузам. Тагын нинди каршылык булыр алда, билгесез!? Бар икән, ләбаса. Бала-чага тактаның аскы кадагын чыгарып, маятник шикелле итеп, кереп-чыгып йөрергә «капкачык» ясый, имеш. Әле шуны күреп калып, борыннары белән шул тактаны астан бер якка каерып, бакчага бозаулар да керә икән. Менә бит хайваннарда да нинди акыл бар! 
Шулай итеп, ничек булса була, авылда әкренләп салам түбә «төшә», башка төрле түбәләргә алыштырыла, ә читән урынына төрле төсләргә буялган коймалар коела. Сугыштан соңгы елларда авылларыбыз менә шулай матурлана башлады... 
Хәзерге авыллар бигрәк матурланды, алар аша сокланып узам. Безнең халык хезмәтне һәм яңалыкны ярата. Юлда йөргәндә шулар күзгә ташлана. Мишәр, керәшен, татар авыллары үзенчәлекле «колорит»лары белән шаккаттыра! Әнә шулай матур йортлары белән яшәсә, җәйге кичләрдә һәрчак тальян гармун, курай, мандолина тавышлары яңгыраса һәм тыңлаучысы да булса, авылларыбыз мәңге сакланыр.
Васил КАМАЛОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: