Туган як

Тырышырга кирәк

Юмореска

Бала табу йортының ачык тәрәзәләреннән хатыннар аста торучы ирләре белән кара-каршы сөйләшү алып баралар. Өченче кат биеклегеннән яңгыраган сүзләрнең яртысы ишетелми кала, әмма хәләл җефетләренең «ин-структаж»ын аңламаган ирләр ба­рыбер җавап бирергә тырыша. Өстәвенә, ике ир берьюлы сорау яудырса, өстән берничә хатынның кычкырып әйткән җаваплары ку­шыла башлый. Бу буталышта беркем берни аңламый, әмма барчасының йөзендә елмаю бал­кый.

– Яхшылап тыңла, мин югында дусларыңны җыеп ята күрмә, кайт­кач күршеләр барыбер әйтәчәк, кара аны, җаныңны алырмын.

– Карале, кече малайга ни аша­тыйм? Син югында ул берни аша­мый.

– Кичләрен күңелсез булса, теле­визор карарга күрше хатынын ча­кыра күрмә!

– Кичә акча күчерделәр, эштәгеләр белән бәби тәпиен юдык. Бу ай кредитын түләп булмас ахры.

– Кибет пилмәнен ашатма, кәнфит бирмә, үзең белән малайны кафега алып керә күрмә!

– Белмим шул, кесә ягы такырай­ды, әниеңнән акча сорамыйча булмастыр.

– Ишетсен колагың, акчаң бетсә, әнине борчыма, кредитыңны түләргә онытма!

– Ярар, һич югында малайга чипсы бирермен, үземә кибет пилмәне дә ярый.

– Син һаман «Врачың кем?» дип сорыйсың. Исемен әйтсәм дә, белмисең аны.

– Ишетәсеңме, малай кемгә оша­ган дим, сезнең яккамы? Ныклап кара, борыны минекеме?

– Борыны беребезгә дә ошамаган. Анысы кемгә ошаганын чыккач үзең күрерсең.

– Нинди исем кушабыз? Миңа күбрәк Давид ошый, моңарчы ан­дый исем ишеткәнем булмады.

– Кит, җүләрләнмә! Бездә андый исем кушмыйлар, монда болай да берәү «Кызыма Экзотерма куш­сам, ничек булыр?» – дип хыялла­нып йөри.

– Туктале, бу исемнәрне әйтүе авыр, үзебезчә берәр гадирәк исем табып булмасмы?

–.Гадирәк дисеңме? Гали йә Бәдерниса, ничек ошыймы?!

Бу минутта врач кушуы буенча килеп кергән усал санитарка ха­тыннарны палатага куып тарат­ты һәм тәрәзәне эчтән ныклап бикләп куйды. Бала табу йорты тирәсендәге шау-шу басылып, бермәлгә тынлык урнашты. Әмма әти булу бәхетенә ирешкән ирләр әле озак кына таралыша алмый­ча гәп куертып, үзара сөйләшеп тордылар.

–.Хатын акчаң бетсә, әнидән сорап тор дип әйтте бугай.

– Минеке кичен телевизор кара­ганда күңелсез булса, күрше ха­тынын чакырып керт диде кебек.

– Кече малайга нәрсә ашатыйм дип сорагач, чипсы ашата күрмә ди, ә тегесе башка берни ашамый.

–Карале моны, «Дәвалаучы врачың кем?» дип сорагач, белмә-мешкә сабышты.

– Шунысын аңламыйм, «Малай кемгә ошаган?» дип төпченгәч, хатын: «Син аны барыбер бел-мисең», дип кычкырды.

– Минеке дә нәкъ шулай, «Малай­га нинди исем кушабыз?» – дигәч, гомердә ишетмәгәннәрен уй-лап тапты.

– Аларныкын аңламассың. Минеке бервакыт төн уртасында сотовый­дан: «Әйдә улыбызга берәр кытай исеме кушыйк», дип шалтыратты. Ярар, кушса, кушар, мин аны ба­рыбер яратам.

–Әй, ишетәсеңме, тәрәзәдән миңа да «яратам» дип кычкыр!

Икенче көнне узган төн эчендә әти булу шатлыгын татыган ирләр бала табу йорты тирәсенә ка­бат җыелдылар. Тәрәзә ачылып берәр хатын-кыз башы күренергә өлгермәде, арада иң сабырсызы: «Әкълимә, син кая, Әкълимә дим. Малайлардан соң берәр кыз бул­са яхшы булыр дидең, үзең рәттән өченчесен таптың. Йә нишли­без? Җавап бир тизрәк» дип кыч­кырды. Боларның сөйләшүләрен ишетеп колакларын торгызган ирләр кызыксынудан бермәлгә тынып калдылар.

–.Дөресме? Хатының чыннан да бер-бер артлы өч кыз таптымы?

– Әйе, дөрес, башта үзем дә ышан­мадым. «Яхшылап кара, ара­да берәрсе малай түгелме?» дип кат-кат сорадым. Фатирым бер бүлмәле генә, бүлнистән чыккач кая сыйдырыйм аларны?!

– Борчылма, болай булгач, сезгә бүләккә фатир бирәчәкләр.

– Көт, тоттыралар ди. Ипотека ак­часын үзең түләсәң, бәлкем бирерләр дә.

– Юкка баш ватмагыз, хатының яңадан игезәк малай тапса, яңа фатир ачкычы кесәңдә дип чут­лый аласың.

– Әй, рәттән өч кыздан соң ике игезәк малай табуы пүчтәк эш ул. Хәләл җефетең белән ныклап сөйләшеп куй, әйтүе генә җиңел, бушка яңа фатир дигәндә, монда ныклап тырышырга кирәк!

Илдар Хәйруллин

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: