Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Тынычланам

Тынычланам намаз укыганда,

 

Тынычланам намаз укыганда,

Сөбханаллаһ, укыйм биш тапкыр,

Намаз укымаган адәмнәргә

Раббым, үзең намазын таптыр.

Насыйп итсәң иде, Хак Тәгаләм,

Нәселемә намаз укырга.

Ислам дине кушканнарны үтәп,

Яшик әле, Раббым, һаман да.

Аллаһыбыз бурыч итеп куйган

Мөселманга намаз укырга.

Биш мәртәбә намаз укып көн дә

Ахирәттә җәннәттә булырга.

Кодрәте киң Аллаһ Тәгаләнең,

Сөйгәннәрен баст(ы)ра намазга.

Адашканнар йөри мескен булып,

Яраклашып котсыз заманга.

Ярдәм бирче, я Аллаһ Тәгаләм,

Безгә тугры юлны табарга.

Иманыбызны җуймыйча яшәп,

Ахирәттә тыныч булырга.

Госман Вәлиев

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев