Туган як

Тутый кош та татарча өйрәнә

Юмореска

Бишенче сыйныф укучысы Виларик ишектән төксе чырай белән кайтып керде. Әтисе аны күреп алуга бер-бер артлы:

«Улым, татарча инша яза алдыңмы, авыр булдымы, нинди билге куйдылар?» – дигән сораулар яудыра башлады.

Малайның инша язуы турында сөйлисе килмәде һәм ул бары тик: «Белмим, әйтмәделәр», – дигән җавап белән генә чикләнде. Билгеле, аның әтисен мондый җавап канәгатьләндермәде. Улының нәрсәдер әйтеп бетермәвен ул инде сизеп өлгергән иде:

«Ярар, әйтәсең килмәсә әйтмә, үзем турында яшермим. Бәләкәй чакта минем космонавт буласым килде. Мәктәптә, институтта бишлегә генә укыдым, ел саен алыштырып тора торган берсеннән-берсе шәп ул иномаркаларны каян килә дип уйлыйсың?»

Бәләкәй Виларик уйга батып, башын кашып куйды һәм: «Белмим, әйтмәделәр», – дип, һаман шул ук сүзләрне ишеттерде.

Шулчакны алар янына баядан бирле плитә тирәсендә кайнашкан әниләре килеп чыкты: «Мәктәптә икеле алганымны хәтерләмим, үскәч җырчы булырга хыялландым. Тавышым булмагач, бухгалтерга укырга туры килде. Ул шәһәр читендәге зур йортыбыз синеңчә каян килгән?» – дип, анысы да сораулар биреп, улын аптырата башлады.

Малайның күзеннән берничә яшь бөртеге тәгәрәп төште, әмма ул түзде, еламады. Бары: «Белмим, әйтмәделәр», – дип, һаман үз туксанын тукыды. Әти-әнисенең сорауларыннан тәмам алҗыган малай башка бүлмәгә чыгып шылу теләге белән алга ыргылды. Әмма аның каршына аларның сөйләшкәнен баядан бирле тыңлап торган бабасы килеп басты.

«Гомерем буе җырлап мал үстердем, – диде ул кулындагы алмасын кимергән шәпкә. – Татарча җырлаганга мин аларны, алар мине аңлады. Син, үзең уйлап кара, үзебезчә җырлый белмәгән булсам, лапастагы ул маллар каян килгән булыр иде? Йә, кадерлем, бердәнберем, дөресен әйт, иншадан ничәле куйдылар?»

Түземлеген җуя башлаган бәләкәч борынын лышкылдатты һәм көч-хәл белән: «Белмим, әйтмәделәр», – дигән җавабын ишеттереп, кычкырып елап җибәрде.

Язма эштән нинди билге алуын сорап, олылар бу көнне баланы башка интектермәделәр. Икенче көнне аның әтисе: «Улыбызның иншадан нинди билге алуын белми калдык», – дип, Виларикның укытучысына шалтыратты.

Аның: «Һе, белмәс шул, балагыз башкалар кебек язып азапланмады, дәрес азагында буш кәгазь бите генә тапшырды. Алай дисәң, бик үк дөрес тә булмас, анда бер генә җөмлә язылган иде, аны ишетәсегез киләме?» – дип соравына, Виларикның әтисе колакларын торгызып улының: «Инша язарга яратмыйм, минем банкир буласым килә», – дигән сүзләрен исе китеп тыңлады.

Ул көнне олылар баланың мәктәптән кайтуына ныклап әзерләнделәр. Табын бәйрәм төсе алды: өстәлгә малай яраткан шашлык, пицца, уылдык һәм помидор белән кушып кыздырылган елга балыгы һәм башка тәмле ризыклар куелган иде.

Виларик аның тирәсендә утыручылар сүзенә колак салмыйча, кулындагы тортын капкалап, алдындагы тәлинкәдән пилмән урып утыруын белде. Шулчакны бабасы: «Минем оныкның институтларда укып вакыт әрәм итәсе килми, банкир булу теләге белән янып йөри, хыялы тормышка ашсын», – дип, кулындагы сок тулы бокалын күтәреп куйды.

Әтисе: «Нәкъ шулай, инша язганда сүз эзләп баш ватмый», – дип, аңа кушылды. Әнисе үз чиратында: «Баланың хәтере болай да начар, аңа күбрәк компьютерда утырырга, телевизордан сериаллар карарга кирәк», – дигән булып, акыл сата башлаган иде, плитәдә нидер янганын сизеп, туктап калды. Бу кичне малайның әти-әнисе һәм бабасы, бәләкәй Виларикка карап сокланып утырдылар.

Иртүк торуга әтисе иң беренче эш итеп: «Улыбыз мәктәпкә башка бармаячак, аның бүгеннән үк банкир буласы килә, белмим, сез ничектер, без каршы түгел. Ул мәктәпне өйдә утырып кына, онлайн тәмамларга булды», – дип, укытучыга шалтыратырга әзерләнде.

Моны ишетеп өлгергән малай: «Сез нәрсә, нинди банкир ди ул? Зоопаркка барган саен читлектәге маймылларны кызганам, минем мал докторы буласым килә. Бүген мәктәптә зоологиядән контроль эш, сезнең белән өйдә утыруы кызык түгел», – дип, портфелен тотып, ишеккә ыргылды.

Бу минутта олылар тәрбия дәресенең шулай уңышлы тәмамлануына шатланып, берберсенә карашып куйдылар. Хәзер Виларик иртән: «Әй, йокы чүлмәге, соңга каласың», – дигәнне көтмичә, үзе сикереп торып, юынып, аннан-моннан капкалап, мәктәпкә чыгып йөгерә.

Соңгы чиректә аңа барлык фәннәрдән дә диярлек дүртле һәм бишле билгеләре генә куйдылар. Татарчадан күпме тырышса да, өчледән артык булдыра алмады. Укытучы малайны: «Телевизор карама, компьютерны оныт, күбрәк китап укы, туган телеңдә сөйләш, шулай тырышсаң, киләсе чиректә бәлкем дүртлегә сузарбыз», – дип, канатландырып җибәрде.

Ата-анасы улларының укудагы уңай үзгәрешләренә куанып туя алмадылар, «үскәч ветеринар булам» дип ышандыргач, бабасы оныгының туган көненә бик матур каурыйлы тутый кош бүләк итте. Хәзер татарчаны малай белән кош икәүләшеп өйрәнәләр. Иртәдән кичкә тикле тукый торгач, попугай берничә сүз әйтергә өйрәнде инде. Чыннан да бер уйласаң: «Иренсәң, кире читлегеңә ябам», – дип куркыткач, тутый кош өйрәнми кая барсын ди?!

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: