Туган як

Тулы бәхет өчен ни кирәк?

Алар яратышып кавышмыйлар, никах укытып, үзара килешеп бергә яши башлыйлар.

Илнурга – яшь, чибәр хатын, ә Илгизәгә акчалы кияү кирәк. Кияүгә ул ирен яратып түгел, ә фәкыйрьлектән котылу максаты белән чыга. Әтисез, исерек әни белән яшәгәнгә күрә, хатын балачактан бер генә хыял белән яна – тизрәк үсеп җитеп, аракы исенә сасып беткән йорттан китәргә.
Илгизә  кечкенәдән үк тәртип һәм пөхтәлек сөючән, эш яратучан кыз булып үсә. 6-7 яшендә үк өйне җыештыра, кирәксә – аш та пешерә. Эчү аркасында әтисе үлеп киткәч, әнисе дә эчүгә сабыша. Кайчак аңа көненә бер ярты да җитми. Ә ашарга өйдә берни юк. Илгизә әнисеннән эчүен ташлавын елый-елый сорый. Ана кеше сүз бирә, әмма бер-ике көннән яңадан «ычкына». Тора-бара, теләсә нинди ирне өйгә алып кайтып, кәеф-сафа корып утыралар, кичне, хәтта төнне дә бергә уздыралар. Кызы каршы килсә, ана: «Син инде җиткән кыз. Монда ошамаса, мин сине тотмыйм», – дип әйтергә дә кыенсынмый. 
Илгизә өйдән генә түгел, шәһәрдән үк тизрәк китү уе белән яна башлый. Башка шәһәргә китәргә дип акча туплау өчен, соңгы сыйныфта укыганда хат ташучы булып эшкә урнаша. Әнисе тапмасын дип,  акчаны иске итек эчендә саклый. Башка хат ташучылар Илгизәне кызганып, аңа ярдәм итәргә тырыша. Хәтта чыгарылыш кичәсенә киеп бару өчен күлмәк һәм туфлигә акча җыеп бирәләр. Ул акчаны да кыз яшерен урынына сала. Кичәгә бармый, икенче көнне мәктәпкә кереп аттестат ала һәм Казанга китә. Ике төн вокзалда куна, көндез очсызрак бәягә сыеныр урын эзли. Ниһаять, өченче көнне бәхет елмая – шәһәр читендәге бистәләрнең берсендә яшәүче 80 яшендәге ялгыз әби үзенә кертә. Кыз бары ай саен ут, су һ.б. уңайлыклар өчен вакытында түләп барырга тиеш була. 
Яшьтән эшләп үскән Илгизә Гөлҗамал әбинең өен ялт иттереп җыештырып ала. Әби рәхмәтләр укый, кызның җитезлегенә соклана, аңа ярдәм һәм, рәхмәт йөзеннән, үзендә бушка яшәргә рөхсәт итә. «Риза булсаң, килешик, син өйне җыештырып, карап торырсың, кибеткә, даруханәгә йөрерсең. Миңа шул җитәр. Мин синнән бер тиен дә сорамам», – ди. Шулай итеп, торак мәсьәләсе уңышлы гына хәл ителә. 
Югары уку йортында белем алырга теләсә дә, Илгизә анда бармый. Түләп укырга мөмкинлеге юк, түләүсезенә керергә белеме җитәрлек түгел. Шуңа күрә сәркатипләр курсын тәмамлый. Зур гына төзелеш предприятиесенә эшкә урнаша.
Ярты ел узгач, җитәкчесе кафега кичке ашка өч кешелек заказ бирүен сорый, Илгизә дә барырга тиеш икән. Әмма кафега килеп, өстәл артына утыргач, хуҗа приборларны ике кешелек кенә итеп калдыруларын үтенә. «Безнең икебезнең генә сөйләшеп, хәл итәсе проблемалар бар», – дип кызны гаҗәпләндерә. Кыз башта куркып кала. «Куарга җыенамы икән?» – дигән уй эчен пошыра. Илнур озак көттермичә: «Минем хатыным булуыңны сорыйм. Син миңа ошыйсың. Без өйләнешер алдыннан гаилә килешүе төзиячәкбез. Иртәгә үк карарыңны әйтерсең. Кияүгә чыгудан баш тартсаң, без бергә эшли алмаячакбыз», – дип кисәтә.
Илгизә төне буе йоклый алмый. Шул ярты ел дәвамында алар бары җитәкче һәм сәркатип кенә була. Яшь аермалары да шактый – 20 яшь. Дөрес, эшләү дәверендә күзгә ташланырлык начар яклары күзгә чалынмый. Буе-сыны күңелгә ятышлы. Язмыш хыялыңа ирешүнең җаен чыгарып торганда аны кулдан ычкындырырга ярамый. 
Иртән эшкә килгәч, кыз кияүгә чыгарга ризалыгын белдерә. Алдан төзелгән килешү кәгазен фәкыйрь тормыш белән бәхилләшү өчен менә дигән мөмкинлек, дип уйлый. Килешүдә иң мавыктыргычы – югары уку йортында белем алу мөмкинлеге булу, үз ихтыяҗларына үзе теләгәнчә акча тоту. Аның вазифалары – иренә тугры булу, кунакларны каршы алу, өйдә тәртип саклау һ.б. Әгәр гаилә хатын гаебе белән таркалса, аңа берни дә тәтеми. Әгәр ир гаебе белән булса, хатынга квартира кала һәм билгеле күләмдә акча түләнә. Илгизә килешүне гадел дип таба һәм икенче көнне үк Илнур Илдус улы Илдарханов белән никахлаша. 
Шул көннән уртак тормышлары башлана. Иң элек эштән китү турында гариза яза. Аннары Гөлҗиһан әби өеннән Илнурның шәһәр читендәге ике катлы өенә күченә, туй гөрләп уза. Балачак хыялларын тормышка ашырып, бай эшмәкәр хатыны булып яши башлый. Затлы киемнәр кию, хатын-кыз буларак үзен карау, кинотеатрларга йөрү, Илнурның хезмәттәшләре, аларның хатыннары белән аралашу... Акча мәсьәләсендә мохтаҗлык юк. Университетның икътисад факультетына укырга керә. Машина йөртү таныклыгы алгач, Илнур аңа өр-яңа чит ил машинасы алып бирә. Ире рөхсәте белән Илгизә Гөлҗиһан әбинең хәлен белеп, аңа ярдәм итә. Серләре белән дә бүлешә. «Мин бала турында иремә «килешүдә күрсәткән ике ел узды, үзебез өчен яшәдек, баласыз гаилә гаилә түгел» дип, исенә төшерә башладым. Ул аңа җавап бирмәде. Аның гаебе белән мин авырга уза алмадым. Ясалма орлыкландыруга да каршы килде. Шулай итеп, тулы хатын-кыз бәхете өчен миңа бала һәм мәхәббәт җитми иде. Җырларда җырланган мәхәббәт белән яратасым һәм яратыласым килде», – дип елый хатын.
Биш ел узып китә. Илнур агач туйларын уздырырга була. Оештыру эшләрен хатынына тапшыра, чакырылган кешеләр исемлеген бирә. Исемлектә урынбасары булмавын күргәч, Илгизә сәбәбен сорый. «Ул пенсиягә китте. Хатыны Әнисә белән дә аерылышты. Хатыны мәҗлескә киләчәк», – дип аңлата. Туйда Илгизәне урынбасар итеп алган яшь хатын – Әлфия белән таныштыра. Чибәр, киенгән-ясанган. Илгизә аның белән якыннан таныша, күңелле булыр дип, кунакка килүен үтенә. Әлфия ялындырмый, эш белән дә, «сагындым» дип тә еш килә.
Күпмедер вакыттан соң, ире Әнисә белән Таиландка ял итәргә барырга тәкъдим итә. Илгизә иренең кайгыртучанлыгына шатлана, риза була. Якында танышың булганда, рәхәтрәк тә. 
Таиландтагы ял аңа оҗмах булып тоела. Су коена, кызына, зәңгәр күккә карап туя алмый. Әнисәнең үз-үзен тотышы гына борчый. Ул ирләр арасыннан үзенә дуслар табып, кунакханәгә Илгизә белән  яши торган бүлмәгә кунакка чакырып, аңа да бер ир белән танышырга тәкъдим итә. Илгизәнең Әнисә белән дуслыгы шул тәкъдимнән соң  тәмамлана. Ул ялын өзеп, җыенып өенә кайтып китә. Казан аны кәефсез һава торышы белән: яңгыр, җил, соры күк йөзе белән каршы ала. Гүя өйдә көткән «сюрприз» турында алдан ук кисәтмәкче була. Ә анда нәкъ кинодагыча: Әлфия белән ире бергә – йокы бүлмәсендә.
Бер мәл басып торгач, Илгизә беренче күзенә чалынган берничә әйберне кечкенә чемоданына сала да, чыгып китә. Беренче күзгә чалынган такси машинасын туктатып, кереп утыра. «Сезне кая илтәргә?» – дигән сорауга җавап та бирә алмый. Нишләргә? Ире белән кала алмый. Казанда башка кешесе юк. Ире шалтыратып торса да, телефонны алмый. «Сатлык җан ирем янына бүтән әйләнеп кайтмаячакмын. Бәхетле бул, тормышыңнан мине сызып ташла. Башкача күрешмәбез», – дип sms җибәрә. Менә шулай җиңел генә башланган тормыш бер мизгелдә чәлпәрәмә килә. 
Илгизә такси йөртүчесенә үзен вокзалга илтүен сорый. Поездга билет ала. Туган ягына кайтырга тиеш ул!
Уйламаска тырышса да, Илнурның ахирәтен назлап ятуы күз алдына килеп баса. Инде бер тәүлеккә якын йокы да күргәне юк, ашавы да онытылды. Шунда каршысында утырган җирән чәчле егет букчасыннан тәмле исле кыстыбый алып ашый башлый, берсен Илгизәгә суза. Хатын ач икәнлеген сиздермәскә тырышып, аз-аз гына каба, рәхмәт әйтә. 
Аннары кабат тәрәзәгә таба борыла. Үзен кызганып елый. Акчасы юк диярлек. Хатыны чыгып киткәч, Илнур ул кулланган банк карталарын яптыра. Шартнамә кагыйдәләрен боза. Нишләргә? Ничек яшәргә?
Юлдашы сизенепме: «Сезгә ярдәм итә аламмы?» – дип сорагач, Илгизә тыела алмыйча, елый-елый эчен бушата: исерек әнисе, фәкыйрь балачагы, Казанга килеп Гөлҗамал әбидә торуы, яратмыйча кияүгә чыгуы  турында – барысын да сөйли. Юлдашы бүлдермичә тыңлый. Аннары: «Хәлегез, чыннан да, авыр икән. Әмма яшь булуга карамастан, акыллы күренәсез. Узганнарны онытып, алга таба атлагыз. Тормышыгыз да яхшырачак», – ди.
Чыннан да, мәхәббәт булмаган гаиләне югалтудан нәрсәгә өзгәләнергә? Илнур ул күз яшьләренә лаекмы? «Икътисадчы дипломым бар. Димәк, ач калмаячакмын. Һөнәрем буенча  эшкә урнашырмын, берәр фатирга кереп яши башлармын. Мине хөрмәт итә торган, яраткан, үз тиңемә тормышка чыгармын, аңа бер-бер артлы балалар табармын», – дигән уйлар белән ул тәмле йокыга тала.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: