Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Туктамыйм

Кайчандыр сары төскә буялган, пычрак «шестерка»да авылдан килүче Динарисны шәһәр урамына керүгә ГАИ инспекторы туктатты. «Машинагыз пычрак, номеры күренми, штраф түләргә туры киләчәк», – дип, яшь инспектор аның документларын тикшерә башлады.

Көн саен юлда була торган гадәти хәл, андый чакта тыныч кына ризалаш та, бәхәсләшмичә юлыңда бул. Юк шул, Динарис андыйлардан түгел. Синең авылдан килгәнеңне белә торып, гаишник аңа һәрчак юри бәйләнгән кебек тоела. Бу юлы: «Русча аңламыйм, татарча сөйләш, татар булуың чыраеңа чыккан», – дип, ул кабынып китте һәм штраф түләүдән баш тартты. Каршында кем торуын аңлап өлгергән егет татарчага күчеп: «Абзый, көзгең ватык, алгы тәрәзәң чатнаган, өстәвенә, резинаң ашалган»,  – дип, машинада булган кимчелекләрне санарга кереште. Тик моны колагына да элмәгән Динарис: «Энем, нинди штраф, авыл коесы былтыр ук кипте, урамдагы колонкалар ватык, мал-туарга су таба алмыйбыз, син машинам пычрак булганга бәйләнәсең», – дип, үз туксанын тукыды. Аннан нәрсәдер исенә төшергәндәй: «Туктале, син безнең авыл Нурәхмәт малае түгелме? – диде дә, кинәт туктап калды. – Чыраеңа карап, кем малае бу дип баш ваткан булам, уйлап та торасы юк – Нурәхмәтнеке шул. Җәй көне атаң авыл урамында, минем малай банкирлыкка укырга керде дип, мактанып йөргән иде, димәк, керә алмагансың, очравың шәп булды әле, менә кайда икәнсең. Ярар, энем, боекма, монда да, банкта та шул берүк акча, әле кайчагында алардан күбрәк тә эшлисеңдер, шулаймы?». 
Югалып калган яшь гаишник документларын тиз генә кире Динариска тоттырды. Бу авыл абзые аны танымас дип уйлаган иде, танымас сиңа хәзер. Монда нәрсәдер әйтергә кирәк, сүз таба алмый дәшмичә дә ярамый, ни әйтсәң дә, авылдаш, кайтып юкбарны бәйнә-бәйнә сөйләргә мөмкин. Моның белән бер бәйләнсәң, ничек котылырга белмәссең, шуңа ул: «Барысы да тәртип, хәерле юл сиңа, Динарис абый», – дип, аны тиз генә озатып җибәрү ягын карады. «Борчылма, энем, ашыкмыйм мин, – диде Динарис документларын эчке кесәсенә салгач. – Турыдан әйткәнгә үпкәләмә, сине колагыңнан танып алдым, сезнең нәселне авылда белмим, нишләптер, «тана колаклылар» дип йөртәләр. Монда юл буенда торганда сиңа бернинди локатор кирәкми, колагыңны тырпайтып тыңласаң, шул җитә». Моны ишетүгә уңайсызланып киткән яшь гаишник: «Бар инде, соңга каласың», – дип, авылдашын ашыктыра башлады. Әмма Динарис күптән ашыкмый иде, шту син, шәһәргә килеп, ГАИда эшләүче авылдашыңны очрат әле! Бу көн саен була торган хәл түгел, нинди ашыгу ди, болай иркенләп кайчан сөйләшәсең әле. Бу юлы авылга кайткач: «Курыкмагыз, анда безнең авыл егете эшли, – дип, бүгенге очрашуны барысына да сөйләп күрсәтәм әле. – Авылдашларның, шәһәргә барган саен фәлән сумлык штраф түләп кайтабыз дип зарланулары туйдырды. ГАИда безнең авыл халкына ярдәм итәрлек кеше табылды дим, ичмасам. Сине, энем, район раддумыннан язгы пычракта «Касимсут» кабинасында алып кайткан чаклар әле дә хәтердә, тәпиеңне атаң белән атна буе юдык. Ул авыл юлында хәзер дә саз ерып йөрисе, ә син машинаң ник пычрак дип бәйләнәсең. Болай булгач, атаң горурланып, күкрәк суга ала, һәркемнең малае андый җирдә эшләми». Бу сүзләр инспекторның түземлегенә соңгы тамчы булып яңгырады һәм ул: «Әти мине укый дип уйлый, юл буенда таяк тотып торганымны, зинһар, аңа әйтә күрмә», – дип ялвара башлады. Динарис хәлне бик тиз аңлап алды. Мондый хәлнең гомердә булганы юк, гаишник «әтигә әйтмә» дип ялынып сорасын әле. Сөйләсәң кеше ышанмас, күпме яшәп болай булганы юк. «Ярар, энем, әйтмәм, атаң шәһәрдә малайны күрмәдеңме дип сораса да, юк, күрмәдем диярмен. Шикләнмә, сүземдә тора беләм. Түлке синнән бер шарт: шәһәргә килгәч бүтән мине туктатма, килештекме?». Гаишник ризалыгын белдереп башын селкеде һәм авылдашын бүтән күрмәс өчен аңа арты белән борылып басты. Шуны гына көткән Динарис иске пычрак машинасында шәһәр урамы буйлап алга таба элдертте. Бу минутта ул дөньяда иң бәхетле кеше иде, теге малай «әтигә сөйләмә» дигән була, авылга кайтып кына җитсен, сөйләмиме соң! Түкми, чәчми, иркенләп, ашыкмыйча гына...
 Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев