Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Тукталышлар

шигырь

Артка бармый, туктап калмый
Елгыр чаба алга гына.
Шушы тормыш арбасында
Без бары пассажир гына.
Гел хәрәкәттә булса да
Бик күп икән тукталышы
Кемдер менә, кемдер төшә
Тукталмый халык агышы.
Алда «Бәхет» тукталышы.
Матурлыкка таң калышлы.
Кергәннең дә, чыкканның да
Кулларында үз язмышы.
Менә «Саулык» тукталышы.
Күпләрнең шунда барышы.
Дәва эзләп интеккәннәр
Табибтан күрә ялгышны.
Тиздән «Шатлык» тукталышы,
Иркен сулап тын алышлы.
Якты йөзләр, күркәм сүзләр
Яхшылыкка юл ярышлы.
Алда бик күп тукталышлар:
«Кайгы»,»Сөю»,
«Моң», «Сагыш»лар.
Вакыт җиткәч, юлны үткәч,
Төшеп кала дус, танышлар.
Гомер юлын үткән чакта
Күп булса да тукталышлар
Матур итеп килеп җитсен
Һәркем соңгы тукталышка.
– Сәфәрегез изге булсын!
Билге куям юл башына.
Нурулла Гаптуллин

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев