Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Туганнарның кадерен белик

Үлчәүләре  булмый туганлыкның, Кадерсезләп салма бизмәнгә.

Шундый якын була агай-эне
Туган якынлыгын сизгәндә.

Күңел кителә,  тормыш яме бетә
Туганнардан туган туйганда.
Бәхет арты бәхет килә тора
Туганлыкның кадерен тойганда.

Без бу җирдә бары кунак кына,
Дөнья диләр бары өч көнлек.
Шушы өч тиенлек дөньясына
Баш булмаса иде көнчелек.

Якын итә белсәң генә туган
Якын була ерак торсаң да.
Туганнарның барысы да туган,
Бер анадан ничәү тусаң да.

Кайгы-борчу җиңелерәк үтә,
Яшәр кешең булса бүлешеп.
Туганнарга туган якыная
Яшәгәндә хәлләр белешеп.

Туганлашып бергә яшик әле
Кадер-хөрмәтләргә төренеп.
Туганлыкның  кадерен белеп кенә,
Яшик әле сөеп-сөелеп.

Бәхеттә дә, кайгы-сагышта да
Барыйк әле туган кырына.
Давылланып дулкын бәргән чакта
Зур саллар да ярга сыена.
Фәнүзә Сабирова

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев