Туган як

Туган – туганга...

Фәндәрия, сезнең машина алганга ничә ел узды? Дүрт дисеңме? Безнеке дә нәкъ шулай, быел сигезенче ел китте. Шунысы начар, кредит түләргә өлгермисең, машина тарала башлый. Аталы-уллы көне-төне чапкач, таралмый кая барсын!? Көндез ирем «үз эшләрем белән йөрим», - дигән була, кайларда йөридер, анысы миңа караңгы, төнлә малай кызлар ташый. «И,и,...

Фәндәрия, сезнең машина алганга ничә ел узды? Дүрт дисеңме?
 
Безнеке дә нәкъ шулай, быел сигезенче ел китте. Шунысы начар, кредит түләргә өлгермисең, машина тарала башлый. Аталы-уллы көне-төне чапкач, таралмый кая барсын!?
 
Көндез ирем «үз эшләрем белән йөрим», - дигән була, кайларда йөридер, анысы миңа караңгы, төнлә малай кызлар ташый. «И,и, улым, төннәр буе кызлар белән йөреп, машинабыз тузып бетте, инде өйләнсәң дә ярар иде», - дип тә карадым. Нәкъ атасы инде: «Әни, «иномарка» тузмый ул, әле йөреп туймадым», - дигән җавап ишеттерде. Нишләп тузмасын ди,ничек кенә туза әле! Әнә күршедәге Бикбулат, бер-бер артлы, малаена өч «иномарка» алып бирде. Беренчесе ул малайга атна ярымга гына чыдады. Икенчесе - нимесныкы, тегендә-монда бәрелеп-сугылып йөри торгач, бер ай эчендә таралып бетте. Инде соңгысы, иң кыйбатлысы япунныкы белән капка баганасына бәрелгәч, Бикбулат түзмәде: «Бар, үзебездә чыккан машиналарда бәлкем йөртергә өйрәнерсең», - дип малаен армиягә озатып җи-бәрде. Ул егет хатында язганча, хәзер танкист булып хезмәт итә, танкта бәрелмичә генә йөри дип сөй-лиләр. Болай булгач, солдаттагы безнең машиналар «иномарка»дан яхшырак булып чыга түгелме?!
 
И-и, саный китсәң, ул машина белән күргәннәр... Ышанасыңмы, Фәндәрия, бервакыт машинаның арткы утыргычыннан помада табып алдым. Иремнең бәбәгенә төбәп: «Нәрсә бу?!» дип сорагач: «Белмим, малайның берәр чикерткәсе калдыргандыр», - дип акланган булды. «Мине тилегә чутлама, кыз-ларның андый помадага акчалары юк. Күренеп тора, моны берәр бай хатын төшереп калдырган, әйт тизрәк, кайсы сөяркәңнеке бу!?» - дип, чигенергә урын калдырмадым. Стенага терәгәч: «Ярар, әйтмәм дигән идем, беркөнне бензинлык акча булмасмы дип кеше ташыдым, шунда берәр хатын югалткандыр», - дип, ирем дөресен сөйләп бирде. Ышандым инде, ышанмыйча кая барасың, бер помада аркасында тормышны челпәрәмә китереп булмый. Шуңа да: «Ярар, бу юлы синеке дөрес булсын», - дип, тешемне кыстым да, кул селтәдем.
 
Ул машина дигәннән, берничә ел элек шуны алырга йөргәндә иремнең авылдагы чыбык очы туганы: «Сыер алып, фермер булырга җыенам», - дип акча сорап килде. «Нинди сыер ди ул?! Монда машинага акча таба алмыйча баш ватабыз. Бар, кеше аптыратып йөрмә», - дип аны тиз генә авылына озаттык. Беркөнне иремнең шул туганы: «Кайтыгыз, кунак булырсыз, безнең тормышны күреп китәрсез», -дип авылдан шалтыратты. Шулай өзелеп чакыргач кайттык, нишләп кайтмаска ди?! Хәзер авылда бөтен нәрсә үзгәреп беткән, йортлар танырлык түгел. Тегенең өен таба алмыйча интегеп, өч кат урам урадык. Ярый әле, ул чыбык очы дигәне капка турына үзе чыгып басты. Каршыбызда торган ике катлы яңа йорт күрүгә, аптыраудан, ирем белән тәмам өнсез калдык. «Нәрсә бу?! Әле кайчан гына бездән акча сорап килгән идең. Нишләдең, ничек болай баеп беттең?» - дип сорагач, бу акча янчыгының ник бер җоны селкенсен: «Бик баеп булмый әле, хатынның машинасына өченче ел китте, һаман шуны яңартып булмый», - дип авызын ерып тора. Аның сөйләвенчә, яраткан җәмәгате шул машинасы белән шәһәр кибетләренә яңа кием сайларга йөри икән. Фәндәрия, бер генә карап алдым, ул авыл хатынының өстендәге кыйбатлы күлмәген кияр өчен, синең белән миңа ел буе эшләргә кирәк. Җитмәсә, безне мыскыллагандай: «Үземнең машинам да искереп бара, дүртенче ел китте, дуслар алдында оят», - дип, өстәп тә куйды.
 
Ирем, көнләшүдән, ачуыннан буылып: «Ярар, дөресен әйт, нәрсә урладың, боларны алырлык акча каян таптың?», - дип шартлар дәрәҗәгә җитте. «Кызык кеше син, абый, каян килгәне билгеле, җимертеп эшләдем. Әнә лапас тулы мал-туар, утызлап умарта оясы бар, бакчадагы теплицадан март аеннан ук шәһәргә кыяр ташый башлыйбыз. Кыскасы, иртән биштә торабыз, кичен ун тулгач ятабыз. Хәзер шунсыз булмый, ә син моны каян килде дип сорыйсың», - дип үпкә белдергән була әле.
 
Фәндәрия, кире шәһәргә кайтканда шуны уйлап куйдым. Иртәнге биштән торып эшләрлек булгач, ниемә хаҗәт ди миңа шул хәтле байлык. Шәһәрдә үз җаем белән, эшемдә тиешле сәгатемне утырып кайтам да, диванга кырын ятып, рәхәтләнеп сериал карыйм. Соңгы вакытта ирем: «Машинабыз сүтелеп бетте, яңасына акча каян табарга», -дип аптырата башлады. «Каян табасы билгеле, авылда бай туганың яши, кайт та шуннан сора», - дидем. Фәндәрия, ничек уйлыйсың, машинага җитеп бетми дип акча сорасак, бирерме-юкмы икән? Минемчә, бирер, нишләп бирмәскә ди, бу тормышта туган-туганга булышырга тиеш. Хәзер заманалар үзгәрде, сорар кешең булганда нишләп оялып торырга ди?! Нәрсә, артыгын дәгъваламыйм кебек, ризамы, килешәсеңме минем белән, йә, ни диярсең, Фәндәрия?!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: