Туган як

Туган телем – татар теле

шигырь

Иман белән иңдерелгән,
Туган телем – татар теле.
Болгар бабамнар яшәгән
Мөхтәрәм татарлар иле.
Синдә чишмә чылтыравы,
Сандугачлар сайравы.
Кичен бишек тирбәткәндә
Әнкәемнең җырлавы.
Тел яшәсә, татар яшәр,
Онытылмас җырлары.
Буыннан буынга күчәр
Халкыбызның моңнары
Яшә, татар, бердәм булып,
Артсын милләтнең саны.
Бөтен дөньяга таралсын
Татарстаным даны!
Рәфыйк Әхмәдиев

фото:https://vk.com/apitnardugan_nk

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: