Туган як

Туган көн бүләге

Юмореска

Башка елларда иремнең туган көненә алдан ук уйлап, кирәклерәк нәрсә сайлый идем. Чөнки аңа, ай-һай, бүләк туры китерүе авыр. Кармак кебек нәрсә алыр идең, балыкка йөрми, футбол-хоккей карамый, сыра эчми. Хәтта футболка, носки ише вак-төякне дә үзеннән башка алганны яратмый ул.

Бу юлы эштәге ыгы-зыгы белән, аның туган көнен дә онытып җибәрә язганмын, иртәгә инде туган көн! Шуңа күрә, «беткән баш – беткән» дидем дә, эштән кайтышлый ислемайлар, хушбуйлар сатыла торган кибеткә кердем. Анда аңа ошардай ислесен сайлый- сайлый да (алдан әйткәнемчә, ирем бик вакчыл) шактый вакыт үтте. Бәясе дә кыйммәт булганын алып, сатучыга матур итеп тердердем дә, өйгә чаптым. Әле ул бүләкне ирем эштән кайтканчы иртәгә кадәр каядыр яшереп торырга да кирәк бит. Иң шәп вариант – йокы бүлмәсендәге шкаф инде. Шунда, аның киемнәре арасына тыктым да, тиз генә ашарга әзерләп, ирем кайтуга җитештем бит тәки.

Май кояшы кебек балкып кергән иремнең ике-өч секундтан йөзе болытлы көн кебек караңгыланды. «Кем булып китте бездә?» – дип, бүлмәдән бүлмәгә кереп тикшерүен күреп, куркып калдым. «Беркем дә булмады, үзем дә әле генә эштән кайттым», – дигәнемә ышанмыйча, «өйдә ир-атлар исе килә» димәсенме! Йөрәк табан астына тешеп китте. Ислемай сайлаганда ашыгып, киемгә дә сиптергәнмендер инде... Ә ирем тентү ясаучы хокук сакчылары кебек осталык белән йокы бүлмәсенең шкафына юнәлде, минем сөяркәмне эзли бу. Ни булса да, шкафны ачтырмаска үзенә...

Бер кинода күреп калган, узенең иске йортын сүттерергә бирмичә бульдозер каршысына күкрәк киереп баскан бер әби кебек, кулларымны җәеп, шкафны капладым. «Минем белән яшисең килә икән, бүген шкафны ачмыйсың», – дигән сүзләрем, утка керосин сибү белән бер булды. Чырайларын сытып, миңа сугып җибәрергә дип күтәргән кулын, ни сәбәпледер, кире төшерде. Әллә тавышның зурга китәсен уйлады, әллә башка сәбәп:

- Ярар, ачмыйм, сөяркәңне күрсәтәсең килми икән, үзе чыкканын көтәргә туры киләчәк.
Ашыйсы килсә, бәдрәфкә барасы булса – чыгар әле,  дип, караватка барып утырды. Төнге унике тулып, яңа көнгә чыккач, ачса – ачар. Бүген ничек тә булса түзәргә кирәк дип, иртәгесе көнгә салатларга яшелчә турап, бәлешкә итен, камырын әзерләп куйдым.

Без күрмәгәндә «сөяркә» чыгып качмасын дип, бу юлы йокы бүлмәсендә ашадык. Савыт-сабаларны юып, эшләрне тәмамлагач, мин йокларга җыендым. Ирем йокыга китмәс өчен каты итеп кофе ясатты, күз дә йоммый бүлмәсендә шкаф саклый! Бәдрәфкә дә бармый түзә, китсә – «сөяркә» балкон ишегеннән чыгып китә бит, җиденче кат дип тормый... Тик шулай да төнге уникенчеләрдә балкон ишеген урындыклар белән томалап, (имеш, шкафтагы кунак урындыкларны алганчы барып килә) түзмичә, барып килде туалетка.

Йокылы-уяулы ята торгач, төнге өченчеләр китте, ирем әле һаман сөяркәнең чыкканын көтеп утыра. Шкаф ишеген тибеп кенә ачар иде – горурлыгы hәм мин-минлеге комачаулый. Ничек инде ул, олы башын кече итеп, ниндидер сөяркә белән булышып торсын, шкафтан башын иеп үзе чыгарга тиеш ул кемсә! Тордым да, шкаф ишеген ачып, теге ислемайны алып бирдем үзенә.
Тәмле телемне, матур сүзләремне кызганмыйча туган көне белән котлап, шкаф ачтырмауның сәбәбен аңлаттым . Башта ачуланды, аннан кычкырып көлде. Көлсен әле, көлсен! Туган көне генә узсын, «20 ел яшәгән хатыныңа ышанмыйсың», – дип, үзем бер атна эндәшмичә йөриячәкмен. Теге кибеттән күзем төшеп калган хатын-кыз хушбуен алып биргәнче...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: