Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Түбән Камада «Тарлан» фильмы премьерасы узды

«Тарлан» — Татарстан һәм Казахстан кинематографистларының беренче уртак проекты.

Тамашачылар әлеге киноны 27 ноябрьдә, фильмның баш режиссеры Юлия Захарова белән очрашу вакытында, беренчеләрдән булып экранда күрү бәхетенә ирештеләр. 

«Тарлан» — Татарстан һәм Казахстан кинематографистларының беренче уртак проекты. Сюжет нигезендә Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәрендәге авыл малае Закир һәм аның ат колынына булган хисләре чагылдырыла. Белгәнебезчә, борын-борын заманнардан ат мөселман халкы өчен гади хайван гына түгел, гаиләнең якын дусты, ашатучысы, ил өстенә яу килгәндә сугышчан иптәше булган... Фильм тәмамлангач залда берничә минутлык тынлык торды. Кемдер мышык-мышык борын тартты, кулъяулык алып күзләрен сөртүчеләр дә булды. Ә кемдер башын чайкап: «Ви-негре-е-ет» дип әйтте... 

Фильмның баш режиссеры Юлия Захарова тамашачыларның күп сорауларына төпле җаваплар бирде. Иң беренче, барысын да борчыган төп сорау — нишләп бу татар киносында татар актерлары бармак белән генә санарлык?..

Режиссер фильм төшерүнең пандемия чорына туры килүе аркасында Татарстан артистларын күп катнаштыра алмауларын әйтте. Бу Казахстанга баруның катлаулыгына да бәйле булган. Әйтик, башта Сафа карт ролендә Равил Шәрәфиевне төшерергә килешенгән була. Әмма Ковид19 төзәтмә кертә, аны Казахстанга алып барырга җөрьәт итмиләр. Икенче татар актеры — эстрада җырчысы Алсу Әбелханова. Ул Ана ролен башкара, шәхсән үземә бик үк ошамады, мөселман гаиләсенә хас гадилек җитмәдеме соң...

Кызганычка каршы, башка бар артистлар Казахстан ягыннан. Фильмның татар версиясен безнең актерлар татарчалаштырсалар да, кадрлар артындагы тавыш бик үзебезчә кабул ителми шул. Төп герой ролен башкарган актер Бекежан Маясаров яшүсмер Закирның атка мәхәббәтен, әти-әнисенә карата уй-хисләрен дөрес чагылдыра алды. Казахстанның эстрада-цирк колледжы студенты булган Бекежан ат чабышы белән бәйле күп эпизодларда дублерсыз уйный. Шулай ук Сафа карт һәм Закирның әтисе ролен башкарган Ержан Нурымбет һәм Ергенбай Абуев югары актерлык осталыгын күрсәттеләр.

Кинода барган вакыйгаларның төп өлеше Казахстанда төшерелгән булса да, экранда Әлки районындагы Базарлы Матакта узган сабантуй эпизодлары да кергән. 

Тик фильмда кытыршы яклар да җитәрлек. Мәсәлән, ат абзары эчендә стенада кадакта берничә сапланмаган тимер сәнәк эленеп тора. Мал-туар яраткан кеше беркайчан да алай эшләмәс... Абзар эченә печән-саламны кип, ягъни җеп чорнап шакмакланган рәвештә алып керәләр. Ярый, заманча шулай булсын ди, әмма ләкин утлыкка салыр алдыннан булса да аны сүтәләр, тараталар бит. Авыл малайларының тау елгасында балык тоту күренеше дә бик үк ышандырмый. Таш арасында шаулап-гөрләп аккан инештә кармакка эләгерлек балык булуы шикле. Мондый хаталы вак-төякләр җитәрлек. Әлбәттә, татар классигы 1922 нче елны язган әсәрне бүгенге көнгә туры китереп экранлаштыру бик җинел эш түгелдер. 

Фильмның «Татар-кино» продюсеры Миләүшә Айтуганова матбугат вәкилләре белән очрашканда: «Без тинейджерлар (яшьләр) өчен дә кызыклы булган, гаилә белән карый торган фильм төшерергә тырыштык», — дип белдергән иде. Яшьләрдә милли әдәбият һәм мәдәнияткә кызыксыну уятырга омтылу, берсүзсез, яхшы теләк. Фильм дәвамында без «ат җене кагылган» үсмер Закирны күрәбез дә, аның бабасы Сафа картка сокланабыз. Авторлар фильмның төп идеясен Сафа карт фикере аша белдерәләр: «Җиңү синең бәхетеңә тормый, Закир! Берәүнең дә гомеренә тормый! Бер генә ат та үзен бу хәлгә җиткермәс, аның белән кеше идарә итә. Нәфесен тыя алмаучы идарә итсә, тугры ат сәламәтлегенә зыян килсә дә, үзен кызганмый чаба». Шуңа күрә дә кино оптимистик рухта тәмамланадыр да — сабантуйда чабыштан соң егылып, башка тора алмаслык хәлгә килгән Тарлан канатлы атка әверелә...

Ничек кенә булса да, гаугалы «Зөләйха» телефильмыннан соң «Тарлан» кинофильмы бераз алга китеш дип уйлыйм. Килешәсездер, миллионлаган долларларга Голливудта төшерелгән «Сугышчан ат» кинороманы белән «Тарлан» бюджетын берничек тә чагыштырып булмыйдыр. Сүз уңаеннан, «тарлан» казахчадан «томырылып алга омтылучы» дип тәрҗемә ителә икән. Яңа фильм үз тамашачыларын табар дип өметләнеп каласы килә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X