Туган як

Төш юрау

Тешләремнең төшкәне юк –

Авызым тулы тешем.
Төшләремдә генә күрәм,
Коелган чагын тешнең.
Хатын әйтә:
«Төшләреңне
яман хәлгә юрама!»
Юрасам, юрамасам да,
Якыннарым югала.
Әгәр күрсәм төшләремдә,
Коелган тешләремне,

«Дошманнарым
югалсын!» – дип
Юрармын төшләремне.
Нурулла Гаптуллин

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: