Туган як

Тәрәзәдә таныш шәүлә

...Кайттым. Авылым өстендә – сыек караңгылык. Багана башындагы лампочкалардан, тәрәзәләрдән урамга тонык яктылык сибелә. Сагыну хисләрен баса алмыйча әкрен гена урам буйлап атлыйм.

Миңа биредә бары да таныш, һәммәсе дә үзгә. Яңа йортлар, каралтылар... Авылдашларымның бәхетләрен һәм шатлыкларын чагылдырып, нур сибеп тора алар.
Менә таныш йорт! Ирексездән, адымнарым сирәгәя. Күңелемә җылылык биреп, тәрәзәләрендә ут балкый, берсендә, ап-ачык булып, хатын-кыз шәүләсе чагыла. Аның карашы алдына ачып салган дәфтәргә төбәлгән.
Укытучым Нәкыя апа бу. Укучыларның дәфтәрләрен тикшерәме, киләсе дәресләргә план төзиме? Әллә берәр педагогик проблеманы хәл итү өстендә эшлиме?
Аңардан күземне ала алмыйча басып торам. Күңелемдә хатирәләр яңара...
....Без, өч малай, эштән кайткан зурлар кебек, кулларыбызны баш өстенә куеп, яшел чирәмдә тып-тын гына ятабыз.
– Беләсезме, быел безне кем укытачак? – ди Батулла, тынлыкны бозып.
Без аның үз соравына үзе җавап бирүен көтеп, бер сүз дә дәшмибез.
– Нәкыя апа, бик беләсегез килсә, – ди ул, безнең уебызны сизгәндәй.
Бу исем безгә таныш. Ләкин булачак укытучыбызның үзен күреп белгәнебез юк әле. Шуңа күрә түземсезлек белән беренче сентябрьне көтәбез.
Чандыр гәүдәле, җитди карашлы укытучы апабыз тәүге тапкыр алдыбызга чыгып баскач, йөрәкләр кысылып куйды. Таләпчән һәм артык кырыс булып күренде ул безгә. Дәрестә тәртип бозарга яратучы малайлар да тын гына утыра. Юктан кызык табып, көмеш чыңлаган тавышлар чыгара-чыгара көлүне хуп күрүче кызларның да авазлары ишетелми. Гүя, ике дистәдән артык укучы укытучының һәр сүзен тын да алмый йотып кына бара. Аның каравы, тәнәфесләр – зур тантана. Кыңгырау шалтырау белән, дежур укучыдан башкаларыбыз ишек алдына ашыга. Без Саргылт тупыл яфраклары түшәлгән кечкенә мәйданчыкта әйлән-бәйлән уйныйбыз. Нәкыя апабыз да безнең белән. Ул җыр башласа, барыбыз да дәррәү күтәреп ала.
Тагын дәресләр башлана. Без янә җитдиләнәбез. Нәкыя апа безне әдәбиятның тылсымлы дөньясына алып керә. Мәшһүр Пушкин, Тукай, Толстой, Ибраһимов, Җәлил, Хәкимнәрнең күңел җәүһәрләре белән танышабыз. Табигать серләрен өйрәнәбез. Саннар белән эш итү асылна төшенәбез.
Вакыт үтә. Без белем баскычлары буйлап торган саен югарырак күтәреләбез. Офыкларыбыз киңәйгәннән-киңәя бара. Һәрбер көнебез яңалык, ачыш белән тулы.
Шулай, көннәр битен ача-ача, еллар артта калды. Безгә дә район үзәгендәге мәктәптә укыр вакыт җитте.
Менә аерылышабыз. Хушлашу өчен, бер төркем укучылар җыелдык та, укытучыбызны көтәбез. Ә ул күренми.
– Китик булмаса, – ди кемдер.  – Уку барышындагы кебек, хушлашу да коры гына булыр...
Сыйныфташымның сүзен әйтеп бетерүе булды, Нәкыя апабыз килеп тә чыкты. Бер сүз дә дәшмәде ул. һәммәбезне берәм-берәм үз баласыдай кочаклап, күкрәгенә кысты. Ә үзенең керфек очларында күз яшьләре ялтырый!
Күз яшьләре! Укытучыбызның безгә булган мәхәббәте, ышанычы, өмете һәм иң изге теләкләре бар иде аларда. Без Нәкыя апабызның олы җанлылыгын, киң күңеллелеген һәм гадилеген бары тик шунда аңладык.
Мин зур гына йорт янында басып торам. Тәрәзәләрдә укытучымның шәүләсе чагыла. Беләм, аның укытучылык стажы инде өч дистә елдан артык. Хәзер Нәкыя апа – халык мәгарифе отличнигы. Төпле белем биреп, күпме балаларны олы тормыш юлына чыгарды бу игелекле хезмәт иясе!
Ә мин урамны күзәтәм. Тәрәзәдән төшкән яктылык, әйтерсең лә, Нәкыя апабызның безнең күңелләргә сипкән җуелмас нуры....
Федор ЕРМАКОВ. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: