Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Трамвайда таякларны бутаган

- Менә син, дускай, -тормышта булган төрле кызык хәлләрне язарга яратасың, - дип сүз башлады таныш хатын. - Ә андый кызык очракларны мин дә күп беләм. Үзем белән булган берсен сөйлим әле. Кызык тоелса, язып та чыгарсың. Бервакыт шулай, ял көнемдә базарга чыктым. Күптән инде кибетләрдә генә йөреп, базар юлын...

- Менә син, дускай, -тормышта булган төрле кызык хәлләрне язарга яратасың, - дип сүз башлады таныш хатын. - Ә андый кызык очракларны мин дә күп беләм. Үзем белән булган берсен сөйлим әле. Кызык тоелса, язып та чыгарсың.
Бервакыт шулай, ял көнемдә базарга чыктым. Күптән инде кибетләрдә генә йөреп, базар юлын онытып бетерә язганмын. Бәяләр белән кызыксынып, бераз кеше карап кайтырга кирәк. Базарда, әйтерсең, мине генә көтеп торганнар. Кеше өстенә кеше, ни әйбер алмыйлар, тик йөриләр шунда киләп сарып. Товар бәяләрен дә арзан дип әйтеп булмый, сатучылары алдарга гына тора...
Кыскасы, берәр сәгать йөреп туйганнан соң, берни дә алмыйча, арып-талып, әллә ничә кеше белән талашып, кайтыр юлга чыктым. Чыккан ачуны тагын да көчәйтеп, халык белән шыгрым тулы трамвай килде.
Атна уртасы, эш көнендә нишләп йөри бу халык дип, трамвай ишеге янындагы тимер торбага ябыштым. Бәрәкәт, экономия дип, әллә тимер торбаларны да агачларына алыштырып чыкканнар инде?.. Әле җитмәсә, ныклап беркетелмәгән, селкенеп тора. Миннән өстәрәк тотынган күзлекле, ябык кына, башына панамка чәпәгән бер ир уртасы таякны һаман үз ягына каера.
Хәзер, мондый сәләмә ирләргә бирешеп торырдай татар хатыннары бар ди монда дип, үзалдыма мыгырдап, бар ачуым белән таякны кулыннан йолкып диярлек тартып алдым мин моның. Ир затының күзләре белән мине бораулавына да исем китмәде, күкрәгемне киереп, Берлинны алган кебек хисләр кичереп басып торам.
Тик трамвай кисәк кузгалып киткәндә таякка ныграк ябышыйм дисәм -
теге бичараның кулыннан кармак таягын йолкып алганмын икән бит! Гафу үтенергә оялып, үз тукталышыма җиткәнче төшеп калдым. Әле дә трамвайга утырсам, шул ир белән очрашырмын дип эшкә гел җәяү йөрим...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев