Туган як

Тозлап-борычлап...

Җәмәгать, сизәсезме, халык хәзер ешрак сүгенә башлады. Элек урамда берәр сәрхүш ялгыш кына ярамаган сүз ычкындырса, «Оятсыз, нишлисең син», дип аны шундук иманга китерәләр иде. Хәзер алай түгел, тавышлана икән, димәк, сәбәбе бар. Чынбарлыкта, карап торышка ару гына күренгән кайберәүләрнең аты-юлы белән авыз пычратканнарын ишеткәч, түзә алмыйча, үзеңнең дә сүгенәсең...

Җәмәгать, сизәсезме, халык хәзер ешрак сүгенә башлады. Элек урамда берәр сәрхүш ялгыш кына ярамаган сүз ычкындырса, «Оятсыз, нишлисең син», дип аны шундук иманга китерәләр иде. Хәзер алай түгел, тавышлана икән, димәк, сәбәбе бар. Чынбарлыкта, карап торышка ару гына күренгән кайберәүләрнең аты-юлы белән авыз пычратканнарын ишеткәч, түзә алмыйча, үзеңнең дә сүгенәсең килә башлый.

Шуларны уйлаганда, мин һәрвакыт күптәнге танышымны искә төшерәм. Ул гомере буе мәктәптә җыр укытты, хәзер хәләл җефете белән бергәләшеп гөлләр үстерә, аквариумда балыклар үрчетә. Тик аның ай саен килеп торган төрле түләү кәгазьләрен укыганын ишетүгә, колакларны томалап урамга чыгып качасы килә башлый, утка-суга дигәннәрен укыганда чәчләрең үрә торырлык була. Дөрес, соңыннан ул үзе дә оялып куйган кебек, тик берни эшләп булмый, әйтеләсе әйтелгән һәм якын-тирәдәгеләргә ишетмәмешкә сабышып, читкә борылудан башка чара калмый.

Икенче танышым театр ярата, кичләрен хатыны белән телевизордан мәхәббәт сериалларын карый. Тик кызып киткәндә тозлап-борычлап сөйләнү чире, күрәсең, аны да читләтеп узмаган. Танышымның сүгенү бизгәге, гадәттә, автобуска утыргач башлана. Күз алдына китерегез, ул алдан әзерләнгән акчасын кондукторга суза, ә тегесе алмый. Алыр иде, тагын билетка бәя арткан, кем әйтмешли, төн чыкканчы, җон чыккан. Кондуктор, билгеле, моңа аңлатмакчы була, әмма җавапка «фәләнемә кирәк иде синең билетың» дигән сүзләр ишетә. Күпне күргән хатын аның ишегә үзе дә кимен куймый, билгеле һәм бу автобус тулы халык эшкә кәефе кырылып киләчәк дигән сүз.

Тагын бер танышым турында аерым сөйләргә кирәк. Ул озак еллар буе иске почта маркалары җыя, табигать турында матур шигырьләр яза, эштән кайткан хатынын битеннән үбеп каршылый. Аның каравы, шушы ир кибеттәге яңа бәяләр тәэсирендә шулкадәр хискә бирелә, кибетчеләр учлары белән колакларын каплап, кызара башлыйлар. Хәзер бу ир оятыннан кибеткә йөрми башлады, әмма хатыны колбаса бәясен әйткәндә һаман да үзен-үзе белештермичә, саташып куйгалый, диләр.

Бәяләрне күргәч, тыела алмаудан куркып, мин хәзер кибетләргә йөрмим диярлек. Ни әйтсәң дә, балыкка йөрүне кулайрак күрәм, бу тынычрак та, арзанрак та...Су буенда тып-тыныч, тоткан балыкларың ләм-мим бер сүз дәшмиләр. Алай да, кайчагында шикләндерә, әгәр кулыңдагы балыгың телгә килеп: «Минем күпме торганны беләсеңме, хәшәрәт» дип, сораса, ни хәл кылырсың? Монда, ирексездән, үз-үзеңне белештермичә: «Анаңны..., нәрсә булды бу?! - дип кычкырып җибәрерсең һәм ачуыңнан теге балыкны ераккарак, елга уртасына атып бәрүеңне сизми дә калырсың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: