Туган як

«Тоткынлыкта да җиңел булмады»

Ташлык авылы кешесе Раиф Нуретдин улы Нуретдинов Бөек Ватан сугышында фашистларга әсирлеккә эләгеп, бик күп михнәтләр күргән. Шул мәхшәрдән исән-сау авылга кайтып, шунда гомер кичерде ул. Алтын куллы Раиф абый авылда иң оста гармунчыларның берсе булды. Энесе Фаиз белән гармуннар ясый, төзәтә иде. Ул җиткергән йортлар, ул ясаган тәрәзә кашагалары әле бүген дә авылыбызны бизәп тора. Авылның иң маһир балта остасы, күп төрле hөнәр иясе Раиф абый 77 яшендә бакыйлыкка күчте. Ләкин ул, әсирлектә күргәннәре турында истәлекләрен сөйләп калдырды. Түбәндәге язма – ул сөйләгәннәрдән.

– Немецларга әсирлеккә төшкән меңләгән совет гаскәриләре арасында мин дә бар идем. Безне, утын әрдәнәсен бастырып тутыргандай, бер тимер юл станциясендә вагоннарга шыплап төяделәр. Солдатлар ач, соңгы чиккә җитеп хәлсезләнгәннәре дә күп. Көчлерәкләребез аларны култыклап, күтәреп диярлек барабыз. Әгәр дә инде ул аягында басып тора алмыйча аска шуыша икән, аны таптап, изеп бетерәләр. Андый очраклар да булды.
Бик озак барганнан соң, ниндидер станциядә, вагоннардан чыгаргач, берничә чакырым кукуруз басуы аша кудылар. Көз җитеп, кукурузның җитлеккән вакыты. Таш кебек каты кукуруз орлыгын авызга тутырабыз. Тиз арада кесәләргә дә берничә кукуруз чәкәнен сыдырып тутырдык. Чама белән 3 сәгать барганбыздыр. Тамак өзелеп кипте. Тездән югары тирәнлектәге бер елганы кичтек. Менә анда булды инде мәшхәр. Иелеп учы белән су эчүчене күрсәләр, немецлар аларны шул минутта ук атып үтерделәр. Аптырагач, әсирләр суга чыланган шинель итәкләрен суырып беркадәр сусауларын бастылар.
Килеп җиткәч безне алдан әзерләнгән такта сарайга кертеп тутырдылар. Бу сарайның киңлеге – 10, озынлыгы 100 метрлап булгандыр. Андый сарайлар берничә иде.
Көзге салкыннар башланды. Төннәрен әсирләр дә бер-берсенә сыенышалар, чөнки шулай гына җылынырга мөмкин. Читтәрәк калганнары иртәнгә туңып үлгән була. Көн саен 40-50шәр кеше җирлибез. Ярты метр тирәнлектә траншея казыйбыз да, мәетләрне шунда күмәбез. Кырыебызда автоматлар тоткан, чылбырыннан ычкынса, сине секунд эчендә өзгәләп ташларга әзер овчаркалары белән, немец солдатлары басып тора.
Шулай беркөнне, әсирләр арасында йөргәндә, күрше Каенлы авылы егете Исмәгыйльне очраттым. Күпме кыйналып та моңа кадәр бер тамчы да күз яшем чыкканы юк иде, шулчак битем буйлап мөлдерәмә күз яшьләрем ага башлады. Якташымны очраткач, исән калачагыбызга өмет очкыны уянып, җәhәннәм тишегендә үзеңнең ялгыз түгеллегеңне аңлап, шатлык хисләренә манылган күз яшьләре дияр идем мин.
Көн дә иртән немец солдатлары безне лагерь мәйданына чыгарып тезәләр дә саныйлар hәм эшкә яраклыларны эшкә җибәрәләр. Беркөнне немец офицеры: «Сезнең арада «урмахер« (сәгать мастеры) бармы? Булса, 3 метр адым алга атлагыз», – дип кычкырды. Беткән баш беткән, барыбер моннан исән-сау калып булмас, дидем дә 3 метр алга атладым. Югыйсә, үземнең гомеремдә сәгать төзәткәнем юк иде. Мине ерак та булмаган сәгать төзәтү мастерскоена алып килделәр дә, андагы ватык сәгатьләрне төзәтергә кушып китеп бардылар.
Ул вакытта мин немец телендә азмы-күпме белә идем. Авырлык күреп үскән авыл малае һәр нәрсәгә бик тиз өйрәнә. Аралаша торгач, мин лагерьның Польша җирендә урнашуын hәм безнең лагерьның әсирләр телендә «Сидильная» дип аталуын белдем. Мастерскойда сәгатьләр күп булу сәбәпле, частьләрен берсеннән икенчесенә урнаштырып, бу эшне тиз үзләштердем. Миңа рәхмәт йөзеннән икмәк, ит ризыклары бирәләр иде.
Көннәрдән беркөнне хәлсез әсирләрне барлап йөрибез. Бер почмакта төенчек кебек бөгәрләнгән, таушалып беткән телогрейкасына төренгән бер солдатка «Эй, ты живой?» дип эндәшкәч, татарчалап «исән әле», дип җавап кайтарды. Кем син, кайдан дип сорагач, ишетелер-ишетелмәс кенә: «Мин – Сәхби, Татарстаннан, Ширәмәт районындагы Ташлык авылыннан», – дип җавап бирде. «Мин дә Ташлык егете Раиф бит!» – дип, кочаклап алдым авылдашымны.
Аның хәлләре чынлап та бик мөшкел иде, санаулы көннәре генә калган, дип уйладым үзем эчемнән генә. Шул көннән башлап сәгать төзәткәнгә биргән ризыкларны Сәхбетдингә яшереп кенә алып кайта торган булдым. Ни өчен яшереп кенә, чөнки әсирләр барысы да шулкадәрле ач. Әгәр минем аңа ризык биргәнемне күрсәләр, өстемә ташланып, өзгәләп атарлар иде. Кемнеңдер ашаганын күрсәләр, аның яңак сөяген кысып, бармакларын авызына тыгып, яртылаш чәйнәлгән ризыгын кайбер көчлерәк әсирләр алып каба торганнар иде.
Ун-унбиш көн дигәндә Сәхбием аякка басты. Беркөнне ул, башын минем иңемә куеп: «Раиф, алай-болай исән-сау кайтсам, беренче туган улыма Раиф дип исем кушар идем», – диде дә елап җибәрде.
Әсирләр белән таныша-аралаша торгач, күрше Шәңгәлче авылы егете Нурмөхәмәтов Нургалине очраттым. Тамырлары көчле күрәсең, ул аягында нык басып тора иде.
Көннәрнең бер көнендә миңа hәм тагын берничә әсиргә атлар утарындагы айгырларны дагаларга куштылар. Төн йокыларым качты. Ничек дагаламак кирәк,чөнки алар янына килерлек тә түгел, ажгырып торган айгырлар, пошкырганда борыннарыннан пар бөркелеп чыга!
Иртән немец солдаты: «Атларны дагаларга нәрсә кирәк була, сорагыз», – диде. Мин төнлә уйлап яткан кирәкле нәрсәләрне: такта, бау, каеш, кадак кебек әйберләрне аңлаткач, тиз арада китереп тә бирделәр. Без – алты кеше. Тактадан озынлыгы 3 метр, киңлеге 2 метр булган щит кадакладык. Аска борыстан нигезен ясап, 1 метр ара калдырып, бер як щитны шарнирга беркеттек. Ике баш-башка чыгыр ясадык, чөнки бу щит чыгыр ярдәмендә басып торган җирдән әкрен генә аварга тиеш. Арабыздагы себер егете, боланны чабып барган җиреннән, ерактан аркан ыргытып тота алуы турында сөйләгән иде. Аңа айгырларны шулай аулау эшен тапшырдык.
Безнең бу галәмәтне карарга, эшләрен ташлап, немец солдатлары, офицерлары җыелды. Алар бит бу айгырларны дагалап булмасын аңлый. Бу кыргый айгырларның совет солдатларын изеп-таптап бетерүен тамаша кылырга кирәк аларга. Ләкин без озын дилбегәләр, яхшы баулар белән төрле яктан эләктереп, ыжгырып торган айгырны бер метр киңлектәге станга кертәбез дә, муеныннан, корсак астыннан – өч җирдән һәм алгы, арткы аякларын тарттырып бәйләгәннән соң, чыгыр ярдәмендә шарнирга утыртылган щитны әкрен генә ат белән бергә аударабыз. Ат чәбәләнә, тибенә, ләкин беркая да китә алмый. Шулай итеп атларны да дагаладык. Ә инде немец солдатларының бу тамашаны авызларын ачып күзәтүләрен күрсәгез икән?! Чөнки алар совет солдатларының шулай оста да, тапкыр да булуларын моңа кадәр күз алларына да китермәгәннәрдер...
...Әсирлеккә төшкәнче шулай окопта ятабыз. Безнең белән немецлар арасы нибары берәр чакрым тирәсе булгандыр. Сугыш тынып торган арада аяз көннәрдә немецларның әле авыз гармунында, әле аккордеонда уйнаганы ишетелә. Менә шул чакларда үзәкләр өзелә, күңелләр тула иде. Исән–сау туган илләремә кайтсам, тальян гармун ясап, авыл халкын сөендерәм әле дип теләгән идем шулчак. Тәки теләгемне тормышка ашыра алдым бит!..

P.S. Ә тоткынлыкта Раиф абый белән бергә булган Сәхбетдин абый сугыштан исән-сау кайтып, өйләнеп, беренче туган улына Раиф исеме кушып, әйткән нәзерен үтәгән. Сәхбетдин абыйның улы Раиф инде озак еллар Тольятти шәhәрендә яши, эшмәкәр. Туган авылын да онытмый. Авылыбызның «Изгеләр чишмәсе»н искиткеч матур итеп эшләп куйды.

Раиф Нуретдинов (сулда).

Фото Р.Нуретдиновның шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: