Туган як

Тормышка әзер булмагач...

Танышым Габделхак белән очрашкач, бер-беребезнең хәл-әхвәлләрен сорашып, балаларыбызның, оныкларыбызның уңышлары турында сөйләшеп кенә калмыйбыз, аларның өлкән буынга ошамаган гамәлләре турында да искә алабыз.

Узган очрашуда танышымның оныгы турында сораштырдым. Чөнки элегрәк ул миңа аларның никахы булуы һәм туйга әзерләнүләре турында сөенәсөенә сөйләгән иде. Бу очрашуда мин: «Яшьләр ничек яши соң?», – дип кызыксындым. Габделхак сорауга җавап бирергә ашыкмады, уңайсызланып китте. Аның йөзенә карап, мин эчке интуициям белән монда нәрсәдер булганлыгын аңладым. Ул читенсенеп кенә: «Туй булмады шул», – диде дә, теләртеләмәс кенә эчендәгесен миңа бушатырга булды. Менә нәрсәләр сөйләде ул.
– Булачак киленне беренче күрүдә үк күңел кабул итмәде: артык бизәнгән, кашлары, керфекләре ясалма кебек, киемнәре кыйммәтле һәм «стильный», тырнаклары озын, төрле-төрле төсләргә буялган, буе-сыны да әллә ни егетләр аһ итеп, сокланырлык түгел. Хатыныма да ошамады. Кыскасы, күңелебезгә ятмады ул. «Тапкан икән!» – дип уйласам да, улыма ул турыда әйтмәдем. Укыганда ярты еллап очрашып йөргәннәр, хәзер никах укытабыз диләр. Каршы килмәдек, икесе дә югары уку йортын тәмамлаган, эшләре бар. Билгеләнгән көнне кыз сорарга бардык.
Булачак кодалар хәлле кешеләр булып чыкты: кода районда җитәкче урында, кодагый белән бер кыз үстергәннәр, икесе дә эшлиләр икән әле. Шунысын да әйтеп салдылар: киләчәктә кызга дип аерым фатир да юнәткәннәр. Билгеле, безнең әле андый мөмкинлегебез юк иде, беренче вакытларда бергә яшәүне күздә тоттык.
Никах үтте. Акча эшләү нияте белән, улыбыз берәр айга Себергә китте, шул вакытта килен үз районында эшләп торды. Улыбыз кайтуга, ял алып, безгә яшәргә килделәр. Өебездә шул көннән башлап безнең өчен мәзәк хәлләр башланды да инде. Иртән озак йоклыйлар, аш-суны хатыным әзерләп, аларны уятып, ашатып-эчертеп улыбызны эшкә озата, ә килен компьютеры каршында утырып, дус кызлары, әниләре, хезмәттәшләре белән сөйләшеп көн уздыра. 
Шулай ике-өч көн узды, килен нәрсәгә дә булса булышырга уйлап та карамый. Беркөнне әнисе түзмичә: «Килен, ашаган савыт-сабаларны юып куй инде», – дигәч, аннан-моннан гына юып, тагын компьютерына тотынды. Бу көнне бер туганым улым Илдус печән алып кайтырга булыша алмас микән дип кергән иде. Илгизә киленем сикереп торып, «Беркая да бармыйсың», – дип әйтмәсенме. Туганым гафу үтенеп чыгып китте, улым да сүз әйтергә батырчылык итмәде.
Алдагы көнне иртәнге чәй вакытында хатыныма йомыш белән район үзәгенә барырга кирәклеге мәгълүм булды. «Илдус улым, син машинаң белән илтеп, алып кайтырсың инде. Ә син, Илгизә кызым, без кайтканчы аш пешереп куярсың әле, яме», – дип әйтеп калдырды ул.
Кичен, барыбыз җыелышып, аш ашарга утырдык. Ашта бер ике-өч бәрәңге, турамый-нитми салган күчәмәле ит, анысы да пешәр-пешмәс, авызга алмаслык тозлы шулпа. Ашны ашый алмадык, әлбәттә. Илгизә үзенең булдыксызлыгын, аш-су хәзерләргә, хатын-кыз башкарырга тиешле эшләргә өйрәнмәвен һәм теләмәвен безгә бу көндә бик яхшы «исбатлады». Кияүгә чыккан бар кызлар да барлык хатын-кыз эшләрен җиренә җиткереп эшләмәгәннәрдер, ләкин кайнана белән килешеп, белмәгәннәрен аның белән өйрәнәләрдер. Ә Илгизә яшьтән үк эшләргә күнекмәгән, өйрәнергә хәзер дә теләге күренмәде. Бу – бик аяныч хәл. Кызларын моңа әниләре өйрәтергә тиеш. Алар тормыш алып барырга яшьтән өйрәнсеннәр иде. 
Ул чакта хатыным, аны-моны әйтмичә, тиз генә аш салып һәм әзерләп барыбызның тамагын туйдырды. Әнисе ашарга әзерләгәндә, киленебез янәдән компьютер янында мәш килде.
Ашап-эчкәннән соң, улыбыз эшкә җыенганда әнисе: «Син кайтышка мунча ягып әзерләп куярбыз, вакытында кайт. Ә син, Илгизә кызым, мунча ләүкәләрен һәм идәннәрен юып чыгарсың», – диде. Кулына сулы чиләк һәм чүпрәк тоттырды.
Бераздан мунчага утын алып керсәм, киленебез елап  басып тора. Мин берәр нәрсә булганмы икән дип курка калдым. Ул да булмады, кесә телефоным шалтырады. Аннан кодагыйның ачы тавышы ишетелде: «Бердәнбер кызымны сезнең пычрак мунча идәнен юу өчен үстермәдем. Илдусыгыз хәзер үк кызыбызны  кайтарып куйсын», – дип акырырга-бакырырга тотынды. Мин нишләргә дә белмичә, телефонымны сүндереп, кесәмә салдым һәм хатыныма бу турыда сөйләп, аны авыруга сабыштырдым. Кич белән улыбыз эштән кайткач, киленне өйләренә илтә китте. Ул кайткач әнисе: «Улым, бу нихәл инде? Мунча идәнен дә юарга ярамагач, моның белән ничек тормыш итәрсең икән? Аны яшьтән бернәрсәгә дә өйрәтмәгәннәр икән. Белмәү гаеп түгел, безне белергә теләмәве хәвефкә сала», – диде. Улым аптырашта калып, бернәрсә дә әйтмәде, бары иңбашларын гына сикертеп куйды.
Ике-өч көн үткәч, Илгизә: «Минем синең янга кайтасым килә, килеп ал инде, Илдус», – дип шалтырата. Улым,  «Нишлим икән?»– дигәндәй, карашын безгә юнәлтте. Без: «Яратасың икән, барып ал, синең хатының булачак бит ул. Бәлки эшкә дә өйрәнер», – дидек. «Рәхмәт сезгә», – диде улыбыз, сөенүен әллә ни күрсәтми генә. Киленне барып алып кайтты. Кайткач та, кул астына кереп, хатын-кыз эшләрен башкарырга омтылмады, әтисе юнәткән фатирда торырга Илдусны район үзәгенә чакырды.
Улым аның белән озаклап күзгә-күз карап сөйләште.
– Илгизә, мин авылда туып, шунда үскән малай. Миңа аның табигате, суы-чишмәсе, һәр агачы, урманнары, кешеләре якын. Мин  туган авылымда тамыр җәеп, төпләнергә телим. Үзебезнең монда йортыбыз да, бакчабыз да бар, машинабыз да булыр, син бераз түз генә. Әни уңган кеше минем, аннан эшкә өйрән. Мин синең тәкъ-димеңне үти алмыйм, әтиеңнең фатирында яшәп, аның кул астында эшли алмыйм. Ир кеше фатирны һәм эшне үзе табып, тир түгеп яшәргә тиеш. Без яхшы тормышка үз көчебез белән генә ирешербез», – диде...
Вакыт аккан су кебек узды. Улыбыз хакына, киленебезне «кызым» гына дип, аңа булышырга гына тордык. Илдус хатынына эш тапты, туй хәстәренә керешеп, вакытын билгеләдек, бергәләп кемнәрне чакырырга икәнлеген киңәштек.
Көтмәгәндә ишек алдына кодабызның машинасы килеп туктады. Машинадан шофер белән кодагый чыгып, өйгә дә кермичә, кызын чакырып чыгарды һәм аны алып китәргә килүен әйтте. Килен бер сүз дә әйтмичә, әйберләрен алып чыгып, машинага кереп утырды  һәм китеп тә бардылар. Без бернәрсә дә аңламадык, бер сүз дә әйтергә өлгермәдек. Туй да булмады. Улыбыз кызганыч иде, авылдашлар алдында аңа кыен булды. Ә килен киткәндә ул эштә калган иде. Менә шулай, без бик гаепле булып калдык – улымның авылны ташлыйсы килмәде, киленнең авылда яшисе килмәде. Бик аяныч. Оешып, гаилә төзеп яшисе урында, тагын бер пар таркалды. Алар әле яшьләр, үз тиңнәрен табарлар, бәлки вакытында аерылышканнардыр, – дип сүзен тәмамлады танышым. 
Суфиян МИНҺАҖЕВ, мәгариф ветераны. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: