Туган як

Тормыштагыча, кешеләрчә

Ач бүреләр урманда бер куянны эләктерәләр һәм аны ашарга җыеналар. - Ашыкмагыз, - ди аларга куян, - мине ашап кына сезнең тамагыгыз туймаячак. Мин сезне сарык көтүе янына алып барам. Бүреләр куянга ияреп китәләр. Баралар, баралар, ә ашыйсылары килә. - Ерак калдымы әле? - дип сорый алар куяннан. - Юк,...

Ач бүреләр урманда бер куянны эләктерәләр һәм аны ашарга җыеналар.
- Ашыкмагыз, - ди аларга куян, - мине ашап кына сезнең тамагыгыз туймаячак. Мин сезне сарык көтүе янына алып барам.
Бүреләр куянга ияреп китәләр. Баралар, баралар, ә ашыйсылары килә.
- Ерак калдымы әле? - дип сорый алар куяннан.
- Юк, менә бу тауга менәсе дә, төшәсе генә.
Бүреләрнең инде түзәр-лек әмәле калмаган була, алар куянны буып ташлыйлар һәм ашап бетерәләр. Дөрес, тамаклары туймый, әмма ымсындырып торган күз көегеннән котылалар.
Тауга менеп, аска төшсә-ләр, анда, чыннан да, сарык көтүе йөри. Тамак-лары туя бүреләрнең, кәефләре күтәрелә.
Шунда бер бүре, күңеле нечкәреп, куянны исенә төшерә:
- Бер дә яхшы килеп чыкмады бит әле куян белән, - ди ул.
- Шулай шул, - дип җөпли аны икенчесе. - Ул безгә сарык көтүе табып бирде, ә без... Ичмасам, барып калдыкларын булса да җирләп кайтыйк.
Һәм шулай эшлиләр дә.
Ярар, җирләделәр. Хәзер кабер ташына нәрсә дип язарга? «Дустыбыз куянга» дип язсаң килешеп бетми, кем инде дустын ашый. «Дошманыбыз куянга» дисәң дә бармый, чөнки ул аларга сарык көтүе табып бирде. Озак кына баш ваткач, кабер ташына «Хезмәттәшебез куянга» дип язып куялар. Нәкъ тормыштагыча, кешеләрчә...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: