Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Тормыштагыча

- Иртәгә сайлау, әмма кемне сайларга да аптыраган... - диде хатыны Федякинга. - Ә син бу хакта нәрсә уйлыйсың? - Бернәрсә дә уйламыйм, мин футбол карыйм. - Берәр киңәш бирер идең ичмасам... - Син мине ничек сай-ладың соң? - Кая?.. - Үзеңә ир итеп, ничек сайладың, дим... - Син бит...

- Иртәгә сайлау, әмма кемне сайларга да аптыраган... - диде хатыны Федякинга. - Ә син бу хакта нәрсә уйлыйсың?
- Бернәрсә дә уйламыйм, мин футбол
карыйм.
- Берәр киңәш бирер идең ичмасам...
- Син мине ничек сай-ладың соң?
- Кая?..
- Үзеңә ир итеп, ничек сайладың, дим...
- Син бит алтын таулары вәгъдә иттең. Ел саен Мисырда ял итәрбез, шимбә-якшәмбедә машинабызга утырып балыкка йөрербез, квартирны ремонтларбыз, яңа җиһазлар алырбыз дидең һәм тагын әллә ниләр вәгъдә иттең. Ә үзең, затсыз, бер вәгъдәңне дә үтәмәдең... Дөрес, үтәмәячәгеңне мин үзем дә белә идем анысы...
- Белгәч, ник мине сайладың?
- Ошый идең син миңа. Бигрәк те эчеп алып җырлый башлагач. Аннан сиңа кызлар да күзләрен майландырып карый иде. Ә син хатын аерган, йортсыз-җирсез һәм муеныңнан бурычка баткан адәм актыгы булып чыктың...
- Менә кандидатлар белән дә нәкъ шулай инде: әкиятләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар, алтын таулары вәгъдә итәләр, аннан нәкъ тормыштагыча килеп чыга. Шуңа күрә, күңелеңә кайсысы хуш килә, шунысын сайла. Соңыннан юньсез булса да, ичмасам кыяфәте бар дип әйтерлек булсын…
Александр БРЮХАНОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X