Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Төнге каравылчы

ЮМОРЕСКА

Иптәш прокурор!
Көтә торгач, үзгәреш җиле безгә дә кагылды кебек, моңарчы ярыйсы гына эшләп килгән бүлнисне бөтенләй диярлек кыскартып аттылар. Хәзер баш табиб берүзе операция дә ясый, гипс та сала, берьюлы күз-колакны һәм хатын-кызны да карый. Шәфкать туташы Гөлшәфыйка берни эшләмичә аның янында тик басып тора, ул бала көтә, аңа кагылырга ярамый. Шулай итеп, барлык кыскартулардан соң безнең бүлнистә санитарка Сабира белән төнге каравылчыдан башка рәтле кеше калмады. Иптәш прокурор, төнге каравылчының үзем булуын аңлагансыздыр дип уйлыйм. Берьюлы морг белән ишегалдын саклаганга: «Акчаны күп аласың», – дип, баш врач мине дә эштән куарга чамалап йөри. Дөресен әйткәндә, сәбәбе бөтенләй башкада аның. Боларны кара-каршы утырып, сезгә сөйләр өчен яныгызга кермәкче идем, «Прокурорның вакыты тыгыз», - дип, ярдәмчегез ишектән дә кертмәде. Элек мәктәптә эшләгәнгә законнарны яхшы беләм, шуңа сезгә язмача гына мөрәҗәгать итәргә булдым.
Ул көнне эш болайрак килеп чыкты. Авырулар булмагач, соңгы вакытта безнең морг буш тора. Бүлнискә хәзер вак-төяк чир белән генә кергәлиләр, катлаулы очракта баш табиб андыйларны шундук шәһәргә озата. Акчасы булганы безгә кереп тә тормый, туп-туры чит илгә оча. Бервакыт көтмәгәндә минем янга безнең авыл кешесе Габделсадыйк килеп керде. Карыйм, ару гына салмыш бу, кулына ике шешә аракы тоткан. «Хатынның әнисенә бүген туксан яшь тулды, әби озак тормас инде, мондагы урыны ничек икән, шуны белергә килдем», – диде Габделсадыйк. Уйнап кына: «Бар, беләсең килсә кереп кара», – дигәч, кем уйлаган аны, керде дә ятты бу. Кич җиткәч: «Аны саклап утыра алмыйм, өемдә дә эш муеннан», – дип, кайттым да киттем.
Иртән эшкә килүче санитарка Сабира моргның ачык ишеген күреп: «Кемне алып килгәннәр тагын», – дип, аның эченә кереп караган. Нәкь шул чакны тегендә тыныч кына яткан Габделсадыйк кичәге кабымлыгыннан кикереп куйган. Куркуыннан өнсез калган Сабира аңын югалтып, идәнгә ауган. Аның артыннан эшкә килүче бердәнбер шәфкать туташы Гөлшәфыйка да, бик гайбәтчел булганга: «Кем булыр бу?», – дип, морг эченә кереп карарга булган. Караса, идәндә Сабира егылып ята, ә эчтәрәк, йокысыннан уянган Габделсадыйк берни булмагандай, башын кашып утыра. Шулчакны Гөлшәфыйка куркуыннан бала табып куя. Мине хәзер эш урынында булмавым өчен, Сабираның егылып кулын сындыруында һәм шәфкать туташының бала табуында гаепләп, эшемнән кумакчылар. Баш табибның планы аңлашыла: төнге каравылчы акчасын үзенекенә кушып барысын берьюлы алмакчы ул!
Прокурор иптәш! Сез миңа шуны аңлатыгыз, эшемнән кусалар, бу закун буенча дөрес буламы-юкмы? Беренчедән, Габделсадыйк арып морг эченә кереп яткан икән, монда куркырлык бернидә юк, мин тере кешене сакларга тиеш түгел. Икенчедән, иртүк эшкә килгән Сабирага анда пычагым калганмы?! Ишеге ачык булганга акаеп моргка кермәсә, бер җире дә сынмаган булыр иде. Аннан Гөлшәфыйканың бала табуында минем бер катнашым да юк, бу турыда аның иреннән сорарга кирәк, ул белә торгандыр. Үзегез күргәнчә, мине эштән куарга гүпчим сәбәп калмый, баш табибның тикмәгә бәйләнүе көн кебек ачык.
Прокурор буларак, монда дөреслек кертүегезне сорыйм, ярдәм итмәсәгез, куркып тормыйм, тагын да югарырак язачакмын. Законнарны яхшы беләм, миннән алай җиңел генә котылып булмый.
Элек мәктәптә тугыз ел директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып эшләгән Хәбирулла Сабируллин дип белерсез.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Коллаж.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев