Тәмугъ
Башын өстәлгә салып йоклап киткән Минабетдин, сул күзен ачырга өлгермәде, аның каршына алъяпкычы кетчуп тапларына буялган официант кыз килеп басты.
– Мин кайда? – дип сорады, аптырап калган ир. Иренен чамасыз калын итеп кызылга буяган кыз авызыннан:
– Тәмугъта, – дигән җавап ишетелде. Безгә эләгүе бик җиңел. Кичә ресторанда кемнеңдер юбилеенда ач карынга артык эчкәнгә йөрәгең чыдамады. Югарыдан килгән әмер буенча башта сине туп-туры җәннәткә юлладылар. Анда җимеш тулган кәрзиннәр тотып йөрүче хур кызларын ошатмыйча: «Кая музыка? Кая сәхнәдә биюче кызлар? Кая шампанский?» – дип, тавыш куптаргач, югарыда утыручылар хата җибәрүләрен аңлап, сине монда олактырдылар.
– Кит әле, мин чынлап та тәмугътамы? – дип сорады, ышанмыйча, аптырап калган Минабетдин.
– Нәкъ шунда тәмугъта, борчылма, акчаң булса, монда да яшәргә була. Ни телисең, баш өсте.
– Алайса мин дөрес эләккәнмен, миңа монда ошый. Акча дисеңме, хәзер, хәзер, ашыкма, – дип, ул өстәлгә берничә бишмеңлек ыргытты.
Тәмугъ чибәре шундук юкка чыкты һәм кулына кара уылдык, мәрсин балыгы, телемләп киселгән кыздырылган тана ите белән берничә затлы эчемлек куелган поднос тотып, өстәл янында яңадан пәйда булды.
– Нәрсә, сәхнәдә биюче кызлар да бармы? – дип сорады, аннан-моннан капкалап, тамак чылатып, бераз кәефләнеп өлгергән Минабетдин.
– Түләсәң табырбыз, барысы да булыр.
Шул арада кызып киткән ир, учы белән официант кызның билен сыйпамакчы булды.
– Ашыкмагыз, бу тәмугъ, анысы аерым бәягә, – дип, аның үрелгән кулларын тупас кына алып аттылар. Ресторан эчендә колакны ярып музыка яңгырады, шау-шу тынмады, сәхнәдә биюче, ярым шәрә кызлар күренде. Өченче рюмканы күтәргән Минабетдинның колаклары томаланды, ул берни күрми башлады.
Икенче көнне өстәлдән башын күтәреп, уң күзен ачып җибәрүгә, аның каршында:
– Нәрсә, хәзер түлисеңме, әллә бераз эссе табада биеп аласың киләме? – дип, койрыгын болгап шайтан килеп басты.
– Мин кайда? – дип сорады, кичә бәйрәм иткәнен онытып җибәргән Минабетдин.
– Һаман шунда ук, тәмугъта, – дип җавап бирде, учы белән мөгезен кашыган шайтан. Кичә кыйммәтле коньяк сорап буфетчы хатынга бәйләндең. Сине юлдан яздырып коткыга салу өчен ул хатын кыяфәтенә, бик беләсең килсә, мин юри кердем. Бу тәмугъ, монда шайтанны капшап караган өчен аерым җавап тотасы.
– Күпме бирсәм дә җитмиме? Кичәге официант кыз монда акчага барысын да эшләп була дип әйткән иде.
– Җәмиләме? Ул элек ресторанда эшләгәндә кеше алдаганы өчен тәмугъка килеп эләкте, акыл кермәде, һаман шул гадәтен куа. Төзәлмәслек булгач, аны кире җибәрергә булдылар.
– Карале, шайтан! Күпме кирәк түлим, мине дә кире җибәреп булмыймы?
– Булмый, Җәмиләнең югарыда үз кешесе бар.
– Монда да нәкъ бездәге кебек, шул ук хәл. Миңа нишләргә кала?
– Сиңамы? Чалбарыңны төшер дә, хәзер үк кызган табага утырырга әзерлән!
Иртән үз фатирындагы караватта ике күзен ачып җибәргән Минабетдин каршында бу юлы аның сөекле хәләл җефете басып тора иде.
– Тор, ялкау, ач күзеңне, дөнья бу! – дип күзеннән ут чәчте, ачуыннан йодрыкларын төйнәп, биленә таянган хатын. Кичә ниләр булганын хәтерлисеңме? Әзерлән, исеңә төшерермен! Сөяркәң белән чит илгә ялга барырга җыенганыңны ишеттерделәр. Оныт бу турыда, ничәмә ай кредитың түләнмәгән, шуңа хәзер анда барам дисәң, юл ябык. Эшләгән җиреңә бүтән бармасаң да була, сине аннан кыскартып аттылар. Мине бүтән эзләмә, әлегә белмим, кая китәрмен, синең кебек чит илгә ялгамы, әллә әни янынамы, күз күрер?!
Куркуыннан һаман аңына килә алмыйча азапланган ир, хәләл җефетенең шул арада шап итеп ишек япканын сизми дә калды. Суыткычтан минераль су алып, берничә йотым белән тамагын чылаткан Минабетдин, озак кына кичә кайда булуы турында исенә төшереп утырды.
– Тә-ә к! Башта ресторанда кемнеңдер юбилеен уздырдылар кебек, аннан «Фу-у» әйтергә теле әйләнми, туп-туры тәмугъка, шайтан кулына килеп эләкте бугай. Курыкты инде, тәмугъка эләккәч, кем курыкмый ди. Бүген уянуга тагын күңелсез яңалык, аны хатыны ташлап китте. Менә монысы куркыныч, сөяркәсе белән чит илгә баруы турында каян белгән диген? Җитмәсә, эшеннән дә кыскартканнар, элекке запаслары бетте, белмим, каян акча табасы булыр? Бу дөньяда кылган начар гамәлләреңә җавап тотар өчен, тәмугъка эләгү белән өркетәләр, булды ул анда, куркырлык берни юк. Моңарчы Минабетдинның бар тормышын аның сөеклесе, хәләле алып барды, хәзер ялгыз калгач, нишлисе булыр, менә кайда ул чын тәмугъ! Тамак кибүе басылмаган ир, гадәте буенча кабат суыткычны ачып карады. Хатыны ташлап киткәннән соң, анда шешә төбендәге көнбагыш маеннан башка, берни дә юк иде...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев