Тишек чәйнек кыйссасы
Танышым, шулай бервакыт, кибеттән электр чәйнеге сатып ала. Кулына алып, авырлыгын да чамалый, зурлыгын да, төсе-формасының килешлеген дә. Кибеттә чакта ук, чәйнеккә су салып, кайнатамы-юкмы, берәр җиреннән су акмыймы икән дип, тикшереп караучылар бармы икән ул безнең халыкта?! Юктыр, булса да меңнән берәү булыр. Бу танышым да, билгеле, тикшерми. Өенә...
Танышым, шулай бервакыт, кибеттән электр чәйнеге сатып ала. Кулына алып, авырлыгын да чамалый, зурлыгын да, төсе-формасының килешлеген дә. Кибеттә чакта ук, чәйнеккә су салып, кайнатамы-юкмы, берәр җиреннән су акмыймы икән дип, тикшереп караучылар бармы икән ул безнең халыкта?! Юктыр, булса да меңнән берәү булыр. Бу танышым да, билгеле, тикшерми.
Өенә кайткач, су салып газ плитәсенә утыртуы була, чәйнек төбеннән су агып та чыга...
Алып китә бу чәйнекне кире кибеткә. Кирәк бит, танышым сатып алган чәйнек, янәсе, иң соңгысы булган. Шуны сылтау итеп, тишек чәйнекне башкасына алмаштырмыйлар. Чәйнеккә түләгән акчасын бирүне сорагач, кассада бер тиен дә булмауны сәбәп итеп, акчаны да кире кайтармыйлар. Сатучы чәйнекне ремонтка калдырырга тәкъдим итә. Кырык көннән соң әзер булачагын әйтә. Ни өчен кырык, дигәч, сатучы кыз буяулы иреннәрен бөрештереп:
- Чәйнекне ремонтка Казанга җибәрәбез бит,- ди...
Танышым бер айдан артык чәйне кәстрүлдә кайнатып эчкәннән соң, яңадан шул кибеткә бара. Чәйнек әле һаман кайтып җитә алмаган икән. Нишлисең, ике ара ерак бит! Машина гына ул бер якка өч-дүрт сәгатьтә бара. Электр чәйнегенең бит двигателе дә, тәгәрмәчләре дә юк. Билгеле, озак йөри инде ул. Танышым, кыяр-кыймас кына, акча дип авыз ачып карый. Теге буяулы ирен тагын бөрешә:
- Сату бармый, выручка юк.
Тагын ике атна көтәргә кушып, кире боралар моны.
Өченче юлы барганда, фотога да төшәргә кирәклеген исенә төшереп, ак күлмәк, галстук, чалбар-кәчтүм киеп китә бу кибеткә. Теге буяулы ирен урынында башка сатучы була. Аңа үзенең йомышын сөйли башлауга, танышымның кесәсендәге телефоны шалтырый.
- Алло. Әйе, кибеттә, - ди ул. Аннан бераз гаҗәпләнгәнрәк тавыш белән:
- Директормы? Кит аннан! - ди һәм кинәт кенә кырысланган тавыш белән дәвам итә, - Пока рәшәткә артына утырт, кайткач күрсәтермен мин аңа күрмәгәнен!
Сатучы кызның агарынып калган йөзенә күтәрелеп тә карамаган килеш, танышым үзенең йомышын җиткерә. Сатучы читкәрәк китеп, кем беләндер телефон аркылы пышылдашып алгач, чәйнекнең әле кайтып җитмәгәнен, риза булса, акчаны кире кайтарып бирәчәген әйтә. Танышым риза инде, әлбәттә. Акчаны алып, чыгып китәргә борылгач, янәшәсендә басып торучы бер әби аны туктатып, булышуын сорый.
Барысын да күреп, ишетеп торучы сатучы кыз, танышым авызын ачып сүз әйтергә өлгергәнче, ягымлы тавыш белән әбине касса янына чакырып ала.
Танышым, әбинең дә проблемасы хәл ителәчәгенә ышанып, сирәк булса да әйбәт сатучыларның да очраштыргалаганына сөенеп, кибеттән чыгып китә.
Квартир ишегеннән керүгә, хатынының ачулы тавышы ургыла:
- Әнә кара! Директорың ни кырган! Туган көнемә җизниләр өченче ел Египеттан алып кайтан вазамны ваткан! Күз карасыдай саклап кына тота идем бит...
Чүп чиләгендәге чәчәк вазасы ватыкларына, сынып-таушалып беткән чәчәкләргә күз да салмыйча, танышым читлек ягына таба атлый. Ә анда, "директор" сүзеннән башка бер сүз дә әйтә белмәгәнә күрә, "Директор" кушаматы тагылган попугай кукыраеп утыра... Читлегеннән иреккә чыгып, өйдә "тәртип урнаштырган" шул попугай аркасында җиңү яулаган танышым, ияләнгән гадәт белән, чәй кәстрүленә су салып, плитәгә куя...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 гыйнвар 2021 - 17:01Хәрби-ватанпәрвәрлек айлыгы кысаларында Югары Чаллыда “Күңелле стартлар” узган Мәктәп укучылары батырлыкта, тизлектә, җитезлектә, зиһенлелектә ярышкан.1100
-
28 гыйнвар 2021 - 16:4330 гыйнварда “Факел” спорт залында (Лемаев урамы, 16) ТР Ачык чемпионаты узачак. Ярышларда 57 кг, 61 кг, 65 кг, 70 кг, 74 кг, 86 кг, 92 кг, 97 кг, 125 кг авырлыктагы ирләр һәм 50 кг, 53 кг, 55 кг, 57 кг, 59 кг, 62 кг, 65 кг, 68 кг, 72 кг, 76 кг авырлыктагы гүзәл затлар катнаша ала.1300
-
28 гыйнвар 2021 - 16:41Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Бу хакта @dum_rt матбугат хезмәте хәбәр итә.1300
-
28 гыйнвар 2021 - 16:37Түбән Каманың «Камэнергостройпром» предприятиесендә янгын чыккан Бу хакта 13.30 сәгатьтә хәбәр ителгән.1600
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
22 гыйнвар 2021 - 10:16Җәй буе нишләгәннәрдер?..Шәһәргә нибары 55 ел гына тула. Яңадан-яңа йортлар төзелә. Тик җылылык үткәрү челтәрләрендә аварияләр булгалап, анда яшәүчеләрнең кәефләрен кыра.55100
-
25 гыйнвар 2021 - 16:52Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлда машинасы ватылган иргә ярдәм иткән Рота командиры урынбасары Альберт Килдеяров һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Иван Басорин Ильинка янындагы юлда “Опель” машинасының торуына игътибар иткән.17000
-
26 гыйнвар 2021 - 15:34Коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрдәге саннар түбәнкамалыларны борчуга салган Бигрәк тә җылылык өчен саннар аерым игътибарга лаек.15500
-
25 гыйнвар 2021 - 08:23Түбән Камада – Раштуа Быел Раштуа бәйрәме беренче тапкыр яңа форматта – халык иҗаты йорты янындагы мәйданчыкта оештырылды.15400
-
25 гыйнвар 2021 - 15:35Түбән Камада машина караңгыда бер кызны бәрдергән Дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәте белдерүенчә, зыян күрүче киеме өстендә уткайтаргыч элементлар булмаган.14800
-
25 гыйнвар 2021 - 16:24Дүшәмбе көнне Сүбәләк юлында йөк машинасындагы чүп яна башлаган Шаһитлар белдерүенчә, машина йөртүче тиз арада кузовтан чүпне бушатып өлгергән.13700
-
25 гыйнвар 2021 - 16:03Урамда җылыту сәбәпле, бүгеннән Покровское – Кызыл Чишмә арасында боз кичүе ябылган Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе белдерүенчә, эшли башлавы турында аерым хәбәр ителәчәк.13400
-
25 гыйнвар 2021 - 15:34Журналист, нәфис сүз остасы һәм телевидение алып баручысы Илдар Кыямовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде Бу хакта Карарга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйган.13300
-
26 гыйнвар 2021 - 08:04«Zaman» – заманча үзәк Китап безнең җаныбызга иңгән, каныбызга сеңгән. Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – кыйбласыз милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел!12700
-
27 гыйнвар 2021 - 13:53"Синтяк – Кызыл Чишмә" бистәсе маршруты буенча боз кичүе кабат ачылган Урамда кинәт җылыту сәбәпле, кичүне ике тәүлеккә япканнар иде.11400
-
26 гыйнвар 2021 - 08:00«Игелекләр эшләп яшәсәң...» Әгәр ул бүлмәгә килеп керсә, аннан ниндидер яктылык агыла кебек – елмаюы, ачык йөзе белән тирә-юньне балкыта. Бу сүзләр Афанас мәктәбенең чит телләр укытучысы мәгариф отличнигы, дүрт медаль иясе, исеме «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелгән Лидия Тартмина турында.10700
-
27 гыйнвар 2021 - 08:08«Гыйлем Камай урамы» дип куйсалар... Түбән Кама шәһәрендә бер матур урам бар. Төзек, якты бу урам Ованес Мурадьян исемен йөртә. СССР чорында безнең шәһәргә ике тапкыр эш сәфәре белән килеп, кунак булып киткән кеше исемен тотканнар да урам исеме итеп куйганнар.9100
-
27 гыйнвар 2021 - 08:50Сездә ничек, бездә шулай Заводта сменалы эштә булмаганнарга лафа инде бу Яңа ел каникуллары. Ун көн буе йоклап, телевизор карап, ашап тик ятасың.8701
-
25 гыйнвар 2021 - 10:32Малайга әти тәрбиясе бик кирәк «Улыма – дүрт яшь. Ул бигрәк йомшак күңелле. Тиз «җебеп төшеп», еларга тотына. Аннан ничек чын ир үстерергә? Диана Әһлиева».8500
-
28 гыйнвар 2021 - 09:15Түбәнкамалылар Яр Чаллыга барачак Яр Чаллы шәһәрендә онкология үзәге ачылды.3900
-
27 гыйнвар 2021 - 08:13Теләкләребез тормышка ашты 2020 ел безнең илебез, калабыз өчен авыр булды.3700
-
28 гыйнвар 2021 - 11:49Урлаган һәм туздырган Пенсионерны бергә “салып” утырган хатын талаган.3700
-
28 гыйнвар 2021 - 11:40Гаеплеләр җәза алырлар Түбән Кама шәһәр прокуратурасы җылылык һәм кайнар су бетү очраклары буенча тикшерү нәтиҗәләрен игълан итте.3500
-
28 гыйнвар 2021 - 11:42Буш пулялы булса да – пистолет “Олимп” сәүдә үзәгендә пистолет белән янаган ирне кулга алганнар.3500
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.3500
-
28 гыйнвар 2021 - 15:58Түбән Кама мэры Айдар Метшин Казанда ТР мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашты Очрашуда шулай ук Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов та булган.2000
-
28 гыйнвар 2021 - 14:26Кагыйдә бозучылар күп ЮХИДИнең берничә экипажы Чистай – Түбән Кама юлыннан узучы машиналарны тикшергән.1900
-
28 гыйнвар 2021 - 16:37Түбән Каманың «Камэнергостройпром» предприятиесендә янгын чыккан Бу хакта 13.30 сәгатьтә хәбәр ителгән.1600
-
28 гыйнвар 2021 - 16:41Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Бу хакта @dum_rt матбугат хезмәте хәбәр итә.1300
-
28 гыйнвар 2021 - 16:4330 гыйнварда “Факел” спорт залында (Лемаев урамы, 16) ТР Ачык чемпионаты узачак. Ярышларда 57 кг, 61 кг, 65 кг, 70 кг, 74 кг, 86 кг, 92 кг, 97 кг, 125 кг авырлыктагы ирләр һәм 50 кг, 53 кг, 55 кг, 57 кг, 59 кг, 62 кг, 65 кг, 68 кг, 72 кг, 76 кг авырлыктагы гүзәл затлар катнаша ала.1300
-
28 гыйнвар 2021 - 17:01Хәрби-ватанпәрвәрлек айлыгы кысаларында Югары Чаллыда “Күңелле стартлар” узган Мәктәп укучылары батырлыкта, тизлектә, җитезлектә, зиһенлелектә ярышкан.1100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика