Туган як

Тишек

Әбелгәрәй, малаеңны өйләндергәнсең дип ишеттем, нишләп безне туйга чакырмадың, авылдашлар бит без, шуңа үпкәләп шалтыратам. Болай да кеше күп булды, ресторанда урын җитмәде дисеңме? Аңлыйм, баштан кичкән нәрсә, улың шәһәр кызына өйләнгәч, син анда хуҗа түгел. Безнеке өйләнгәндә, кунакларның күп булуына шаккатып: « Болар кемнәр, кая безнең туганнар?» - дип...

Әбелгәрәй, малаеңны өйләндергәнсең дип ишеттем, нишләп безне туйга чакырмадың, авылдашлар бит без, шуңа үпкәләп шалтыратам. Болай да кеше күп булды, ресторанда урын җитмәде дисеңме? Аңлыйм, баштан кичкән нәрсә, улың шәһәр кызына өйләнгәч, син анда хуҗа түгел. Безнеке өйләнгәндә, кунакларның күп булуына шаккатып: « Болар кемнәр, кая безнең туганнар?» - дип сорадым. Киленнең чәт-чәт килеп торган әнисе: «Болар - иң кирәкле кешеләр, сезнең туган-тумача әнә теге почмакта, аерым өстәл артында утыра», - дип җавап бирде. Ярар, Әбелгәрәй, шунысын әйт: ЗАГСка барганда җәмгысы ничә машина булды? Егермедән артык дисеңме, бер уйласаң, хәзерге чама белән күп түгел икән. Хәзерге туйларда ничә машина булуына карап бәя бирәләр бит. Шаккатмалы: ни хәтле күбрәк, туй шул тикле шәбрәк, имеш.
Әбелгәрәй, хәтерлисеңме, мин өйләнгәндә күрше авылдагы сельсоветка барып язылыштык. Бригадир: «Көпә-көндез эч пошырып йөрмәгез әле», - дип, машина бирмәгәч, фермада тирес ташучы Биларус арбасына утырып бардык. Язылышып, кире кайтканда, минем яшь кәләшем, шул арбада туй күлмәген пычратып, шыр кычкырып елап җибәрде. Капка турында безне каршы алган әни: «Кызым, елама, ситсы күлмәк юыла ул, күңелең пакь булсын», - дигәч кенә тынычланды.
Өйләнгәч, аның яшәргә йорты да кирәк бит. Якында гына яңа йорт салырга буш җир бар иде, әти рөхсәт итмәде. Әни: «Атасы, рәттән генә салып бир, күршеләр кебек йөрешер идек, бик җайлы булачак», - дип күпме тукыды, риза булмады. «Юк, кирәк түгел, акчалары бетсә дә, талашып әрләшсәләр дә, бер-берсен гаепләп безгә кереп зарланачаклар», - дип, миңа дигән йортны ераккарак, авылның икенче очына салдырды.
Авылдаш, синең ул яктан ничек, яшьләргә яңа фатир аласыңмы, әллә кәттидж салдырасыңмы? Хәзерге ата-ана туйга йә фатир, йә машина салырга гадәтләнде. Әһә, димәк, сезнеке күптән әзер, иске фатирың янында гына малаеңа да алынган. Әле җитмәсә, яңа фатир шул ук подъездда, шул ук катта, өстәвенә ишекләре дә рәттән генә...Аңлыйм, сезне хәзер уртак стена гына бүлеп тора һәм шунда тишек тиштереп, ишек куйдырырга да өлгердең. Вәт, маладис, булдыргансың, ишкәнсең икән ишәк чумарын. Үзең уйлап кара, теләсә кайсы вакытта, көндезме-төнләме, уртак ишек аша син алар янына керә аласың, алар синең якка. Әбелгәрәй, күз алдыңа китер, кичен трусиктан гына телевизор караганда, берәр йомыш табып, ишек шакымый гына киленең килеп керсә, килешлеме бу?! Ничә ел узгач кына, әтинең яңа йортны ни өчен авылның башка очына салдырганын аңлый башладым. Хатын белән кырык елга якын ярыйсы гына яшәдек. Төрле вакыт булды, дөресен әйтәм, һәрчак сыйпап тормадым, теле өчен яңаклап атасы килгән чаклар да булгалады. Әгәр сездә дә шундый хәл килеп туса, нишләрсез?! Шуңа малаең белән ике арада уртак ишекнең булуы кирәкме икән дип әйтүем? Аннан киленнең дә үз йортында тулы хуҗабикә буласы киләдер, ә монда киңәш биргән сәбәп белән, сүз ясап, хатының буталып йөриячәк.
Әбелгәрәй озакка сузма, зинһар, теге ялгышып ачкан уртак ишегеңне тизрәк томалап куя күр! Иң яхшысы, шәһәрнең ерактарак берәр урамыннан улыңа башка фатир алып бир. Баштан кичкән нәрсә, аерым яшәүнең зыяны юк, ерактагы туган кадерлерәк ул. Флотта хезмәт иткән кеше буларак әйтәм, диңгездә ялгыз йөзү чыныктыра гына ул. Әбелгәрәй, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, бу тормышта кайчагында булган тишекләрне томалыйсы килгән вакытлар да булгалый. Киңәшемә колак сал, адәм рисваена кала күрмә дим, кеше ишеткәнче, томала тизрәк.
Беркөнне авылдашым Шәйхаттар белән сөйләшеп тордык, өч малай үстердем, хәзер өчесе өч шәһәрдә яши, ди. Көлеп, болай булгач, сиңа акча өч яктан агыла икән дигән булдым. Агыла, пычагым, үзем ярты ел саен пенсиямне җибәреп торам, ди. Сәбәпләре табылып тора: әле менә төпчек малаем кызымны кияүгә бирәм дип шалтыратты. Ачыктан-ачык сорамый, әмма болай да аңлашыла: димәк, туйга акча кирәк. Хәзер безгә күп кирәкми, безне сыерыбыз белән бакча туйдыра. Карчыгымның пенсиясе газ өчен, даруга һәм башка вак-төяккә китеп бара. Сөйләшәм дисәң, бик җайлы хәзер, кайтып тормыйлар, сотовыйдан гына шалтыраталар, ди Шәйхаттар. Кирәгебез булмаса, шалтыратмаслар иде, сагыналар, шуңа шалтыраталар дим тегеңә. Әнә безнең малай да якын арада машина алачагы турында хәбәр итте, әйтмәсә дә аңлашыла, акча җибәрми булмас. Әле ярый безне онытмыйлар, хәбәр биреп, һәрчак шулай шатландырып торалар. Бездән артыгы соралмый, шулай кирәгебез чыгып торганга, шатланып яшәргә генә кала.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: