Туган як

Әтинең бүләге коткарды

Әти минем туган көнгә аучылар һәм балыкчылар кия торган озын кунычлы резин итекләр бүләк итте. «Сиңа бик кирәкле әйбер инде бу» - дигән була. Тапкан бүләк итәр нәрсә! Әле моңарчы балык тотарга мондый итекләрсез дә бик әйбәт йөрдем... Ярар инде, әтинең күңеле булсын дип, шушы резин итекләрне киеп, балыкка киттем....

Әти минем туган көнгә аучылар һәм балыкчылар кия торган озын кунычлы резин итекләр бүләк итте. «Сиңа бик кирәкле әйбер инде бу» - дигән була. Тапкан бүләк итәр нәрсә! Әле моңарчы балык тотарга мондый итекләрсез дә бик әйбәт йөрдем...
Ярар инде, әтинең күңеле булсын дип, шушы резин итекләрне киеп, балыкка киттем. Дюраль калайдан үзем ясаган көймәмне җиңел генә ярдан этеп җибәрдем дә, җайлап кына, утыргыч тактасына менеп «кунак-ладым». Бу тирәдә маймычлар гына уйнашып йөргәнлектән, ишкәгемне суга тыгып, каера-каера ишеп, ераккарак йөзеп киттем. ГЭС плотинасының югары ягы булганлыктан, монда суның иге-чиге юк, диңгез кебек җәелеп ята. Балык күп булырдай урынны сайладым да, рюкзактан ауны алып (рыбнадзор күренми) ипләп кенә, көймә читеннән суга сала башладым. Бер җиренең буталганын күреп, кисәк кенә үрелмәкче булган идем, саксызлык күрсәттем, әйләнеп китеп, суга чумдым. Көймәм агач та, резин да түгел, төпкә китте инде, шайтан алгыры! Бака кебек тыпырчынам. Язгы салкын су киемнәргә сеңеп беткәч, тәнне куыра башлады. Йөзеп чыгам дисәң, ярга ике чакрым тирәсе ара бар. Бетте баш, калды муен тырпаеп, дигәндәй, япь-яшь килеш батып үләм икән дим, үз-үземә. Ярый әле, өйләнергә өлгермәгән идем, ятим калыр балаларым юк, шунысы күңелне бераз тынычландыра. Ә Сания нишләр? Нишләсең, ике-өч ай ямансулап йөрер дә, берәр дуракка кияүгә чыгар әле. Беткән ди безнең ишеләр!
Шулай үлем белән яшәү арасында тартышып маташканда, аякка нәрсәдер тиеп киткән кебек булды. Чу, көймә түгелме соң бу?! Ике аяк белән дә басып карыйм әле. Әйе, тучны, су төбенә киткән калай көймәм өстендә бит мин. Салкыннан куырылып, дер-дер килгән тәнем бераз җылынып киткәндәй булды. Яшиселәр килә башлады. Санияне дә чит-ятларга калдырырга җәл, дип уйлап куйдым. Басып торам шулай. Судан башым гына чыгып тора. Тирә якта ник бер балыкчы күренсен. Үземчә уйлыйм, хәзер инде ничек итеп көймәне су өстенә чыгарырга? Тирән итеп сулыш алып, үпкәләремне һава белән тутырдым да, чумып, көч-хәл белән көймәне су төбеннән каерып алып, өскә чыгардым. Көймә эче тулы су, менә батам, менә батам, дип кенә тора. Болай да итеп карыйм, тегеләй дә, юк, шайтан алгыры, суны һич түгеп булмый! Тәмам хәлем бетте.
Инде Саниямне дә бүтәннәргә калдырырга риза була башлаган идем, әти бүләк иткән итекләр искә төште. Бик зур тырышлык куеп, берсен салдым да, кунычын җыеп, шуның белән суны чумырып, көймә эчен бушатырга керештем. Бушатуын бушаттым да, тик барыбер көймәгә тотынып, икенчесе белән йөзеп, тәмам хәлем бетеп, ярга чыгып егылдым.
Менә шулай, теләми генә кабул ителгән әти бүләге ярдәмендә исән калып, Санияне читләргә калдырмыйча, өйләнешеп, биш бала үстереп ятабыз!
Итекләрне әти истәлеге итеп, бик кадерләп сак-лыйм. Балаларга шул итекләр һәм Аллаһы Тәгалә ярдәме белән якты дөньяга килүләрен исләренә төшергәләп торам.
Инсаф КАШАПОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: