Туган як

«Тимәгез кеше ярына, булсын ияләренә...»

Безнең халыкта шундый бер начар гадәт – күрше тавыгын күркә кадәр итеп күрү бар.

Хатын ире белән талашканда аны башкалар белән чагыштырмый калмый. «Әнә, минем дустымның ире яңа «Дастер» алган, ә синеке һаман «Калина»... Әнә, күршенең хатыны тагын яңа күлмәктән, ә минем һаман шул бер күлмәк»... Әй, тетеп сала инде ирне! Ә тегесенең исе дә китми. Исе китәргә, беренче генә ишетми бит ул андый сүзләрне. Хатын сүзенә карап йөргән ир заты бармы соң ул? Хатынны тыңла, үзеңчә эшлә – уңарсың.
Гөлнур да хатын-кыз. Аңа да һәрвакыт ни дә булса җитми. Әле хатынның да ниндие диген син! Яшь чагында авылларында аңа каршы сүз әйтергә кыюлыгы җиткәннәр бик аз булды. Чөнки теле бик зәһәр иде. Ачуын китерсәләр, үзен озата барган егетләрне тукмап та җибәрә иде. Әхмәт ни уйлап өйләнгәндер инде аңа, шайтан белсен. Дөрес, кайсы яктан гына алсаң да, хатын буларак аңа тиңнәр юк. Ну, теле инде! Зәһәрлеге буенча әче борычтан бер дә калышмый. 
Соңгы вакытта бигрәк азды Гөлнур. Сәбәбен ире сизә-сизүен – каршы як күршеләре ел саен машина алыштыра. Ә Әхмәт инде бишенче елын «Калина»да йөри. Гөлнурның да «Лексус»та йөрисе килә дип кенә кредит баткагына чумып булмый бит инде. 
Әхмәт эштән кайтып ашарга гына утыра, и тотына теге иренең тетмәсен тетәргә. Үзе бик тәмле пешерә. Көн саен диярлек камыр ашы, кайнар шулпа. Тик яныңда колак итен ашап торганда тамактан аш үтәме инде, я? Иргә кашыгын ташлап телевизор каршына барып чүмәшүдән башка ни кала?..
Ялгыз хатыннарга каян шундый сәләт биреләдер – белмәссең, тик алар гаиләсендә тынычлык булмаган ир-атны чакрым ярымнан тоялар. Монда да Әхмәтнең хезмәттәш хатыны, иреннән аерылып инде ничә ел ялгыз яшәгән Рәйсә, җилнең кайсы яктан искәнен тиз чамалады. Күрә бит, ир төшеп калганнардан түгел, аз-маз көйләсәң, тау-ташлар күчерәчәк. Хатыны гына кадерен белми. Ә сүз кушарга җай чыгып кына тора. Я кухня краныннан су тама, я гардин килеп төшә... 
Эш шуның белән тәмамланды: Әхмәт Рәйсә янына күчеп килде. Рәйсәгә текә машина кирәк түгел, булганына риза.
Гөлнур да озак уйлап тормады, үзе кызыккан күрше ире белән чуала башлады. Махсус оештырып, хатыннан да аерттырды. Тик бераз яшәүгә, күрше иренең бик үк яхшы булмаган яклары ачыла башлады. Беренчедән, саран. Әхмәт акчаны хатыны кулына алып кайтып тоттырды да – эш бетте. Кая тота аны хатын, аны тикшереп вакланмый иде. Ә монда көндәлек чыгым махсус дәфтәргә язылып барыла. Ризыкларның иң арзанлысы алына, кием-салым да шулай ук. Бетте ул ай саен диярлек модалы кием алу! Теге тотылган әйберләр сатыла торган кибетне «Секонд» диләрме әле, шунда гына керә хәзер хатын. Ирен акча аз эшли дип ачулана иде. Хәзер белде инде, үзе акча тота белмәгән икән. Иртән торып, батон өстенә башта ак май сылап, аның өстенә затлы казылык белән сыр куеп ашау тарихта калды. Кара ипи, маргарин һәм песоклы чәй! Менә сиңа иртәнге аш! 
Кәнфит-прәнникне дә кешегә кунакка баргач кына күрә хатын, яңа ир андый тәм-томга акча әрәм итеп тормый. Менә шундый яшәү рәвеше. Ыштан ямаулы да – аның каравы, машина затлы. 
Әйе, хәзер күпләр шулай акчаны кысып тота. Нишлисең инде эш хакың песи яларлык кына булгач. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, юкка-барга кызыкканчы, юрганыңа карап аякны сузарга, булганына шөкер итә белергә кирәк. Нәрсә югалтканыңны югалтканнан соң гына аңлап аласың шул. Әй, терсәкне тешлисе килә дә соң, тик...
Энҗе ГАЛИЕВА. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: