Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Тимер акча маҗарасы

Яңа ун сумлык тимер акча әйләнешкә әле керә генә башлаган заманда, "копилка"ларга шул ун сумлыкларны җыю модасы чыкты. Бу шаукымга ияреп, мин дә җыя башладым. Тик минем "копилка" галәмәт зур булып, тиз генә тула да, туя да белмәде. Бик тырыша торгач, тәки тутырдым бит моны. "Копилка" тулгач, иң кызыгы -...

Яңа ун сумлык тимер акча әйләнешкә әле керә генә башлаган заманда, "копилка"ларга шул ун сумлыкларны җыю модасы чыкты. Бу шаукымга ияреп, мин дә җыя башладым. Тик минем "копилка" галәмәт зур булып, тиз генә тула да, туя да белмәде. Бик тырыша торгач, тәки тутырдым бит моны. "Копилка" тулгач, иң кызыгы - балалар түземсезләнеп Яңа ел бүләген актарган кебек, шул "копилка"ны ватып, җыелган акчаңны санавы!

Үзем шикелле юан "копилка"-аюкаем 20 мең сум тимер акча "йоткан" булып чыкты. Үлчәп карадым - пачти 10 кило тартты! Вәт, бу байлыкны чүлмәккә салып, киләчәк буыннарга мирас итеп, җиргә күмәргә. Ул уй башыма нинди тизлектә кергән булса, шул ук тизлектә чыгып та очты. Чөнки акча үземә дә кирәк иде шул. Сумка тутырып тимер акча йөртмәм бит инде, кәгазь акчага алыштырырга булдым. Чама белән яртысын пакетка салдым да, киттем якындагы банкка.

Акыл ягым чамалы, күп вакыт баш эшләп бетми. Монысында да юл читендә светофорның яшел уты кабынганын көтеп басып торганда: "Вәт, юл уртасында минем пакет ертылса - кызык була инде", дигән уй да башыма килде. Ә пакет, әйтерсең, минем уйны укып торган - чынлап та, юл уртасында урталай ярылып китте дә, тимер унлыкларым юл буйлап сибелделәр. Кемнәргәдер - җан, кемнәргәдер мал кадерле, диләр бит. Үземнең соңгылар рәтендә икәнемне шул чакта белдем. Ыжгырып килгән машиналарга игътибар итмәскә тырышып, үрмәләп дигәндәй, юлдагы акчаны чүпләп, сумкама тутырырга керештем. Кызыл ут кабынды дип, машиналар таптап китмәде үземне, ә "аварийка"ларын кабызып куеп, миңа акча җыештылар, рәхмәт төшкереләре! Ә мин, аларның исемнәрен сорау, машина номерларын хәтерләп калу түгел, оялуымнан, хәтта күземне күтәреп тә карый алмадым...

Тик банкта минем бер сумка тутырып вак акча алып килүемне көтеп торучы кеше булмады. "Акчамны эреләтергә телим", дигәнне ишетүгә, кызларның кәефләре кырылды. Минем кебек, башта "копилка"га җыеп, соңыннан кәгазь акчага алыштыручылар байтак булып, банк кассирын туйдырып бетергәннәр икән инде. "Башта кайтарып бирергә вак акча булмады, хәзер капчык-капчык җыела", дип мырлый-мырлый булса да, 5 меңен алыштырып бирде тагын үзе. Ә калган тимер акчамны, беткәнче сумкага тутырып йөреп, гел шулар белән түләргә туры килде. Бу гадәтемне истә калдырган сатучыларны мине күрүгә очкылык тота башлады хәтта. Мин бер-ике көн күренмәгәч, сөенечләреннән башлары түшәмгә тигәндер инде гөлкәйләремнең.

Хәзер тимер унлык түгел, тимер йөз сумлык чыгарсалар да, "копилка" га тутырмаячакмын, бәласеннән баш аяк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев