Туган як

Әти белән калгач

Гаиләдә бала тәрбияләү, өйдәге башка барлык "вак-төяк" мәшәкатьләр дә (тузан сөртү, кер юу, ашарга пешерү, өй җыештыру һ.б.) хатын-кызның вазифасы буларак кабул ителгән. Ир-атның өйдәге төп эше, гадәттә сыра эчеп, диванда аунауга кайтып кала. Әгәр әзерне ашаганнан соң тәлинкәсен раковинага алып куйса бу бик зур эш, әгәр инде юып та...

Гаиләдә бала тәрбияләү, өйдәге башка барлык "вак-төяк" мәшәкатьләр дә (тузан сөртү, кер юу, ашарга пешерү, өй җыештыру һ.б.) хатын-кызның вазифасы буларак кабул ителгән. Ир-атның өйдәге төп эше, гадәттә сыра эчеп, диванда аунауга кайтып кала. Әгәр әзерне ашаганнан соң тәлинкәсен раковинага алып куйса бу бик зур эш, әгәр инде юып та куйса, монысы геройлыкка тиң. Ире дәваханәдә ятса, хатыны аңа көнгә берничә мәртәбә ашарына илтә, аптекадан дарулар ташый, балаларны карый, өйне тәртиптә тота. Ә хатыннары дәваханәдә ятканда ирләр нишли? Бу уңайдан, бер танышымнан ишеткән хәлне сезгә дә сөйлим әле.

Көзге салкыннар башлангач, әни кеше 4 яшьлек сабыен әтисенә калдырып дәваханәгә кереп ятарга мәҗбүр була. Әбиләре авылда яши, көз көне авылда күңелсез, аннары балалар бакчасыннан бизмәсен дип, улы тулысынча әтисе тәрбиясендә кала.

Әтисе беренче көнне улына йомырка пешереп ашата. Тик көн саен йомырка туйдыра шул. Икенче көнне инде малай "ашамыйм" дип шыңшый башлый. Ирләрнең макарон пешерү тәҗрибәсе хакында бер язган идек инде. Нигәдер ирләрнең күбесе макаронны алдан пешерегә кирәктер дип уйлап та карамый. Ә шул кап-каты макаронны табага салып кыздырырга башларына килә! Кибет пилмәне дә бер ашаганда гына тәмле, икенчесендә инде аны күрәсе дә килми.

Әнисе өйдә булганда һәр иртәдә тәмле ботка, кайнар ризык ашап киткән бала рәхәткә чыга. Әтисе баланы чипсыдан, сохаридан, кәнфит-туңдырмадан өзми. Үзе дә бәрәңге әрчергә иренеп, кибетттән полуфабрикатлар ташый. Колак төбендә гел мырлап торучы булмагач, иртәдән көчкә торып, малайны бакчага илтеп куя да, эшенә йөгерә. Менә бит, болай дә яшәп була икән!

Беркөнне шулай гадәтенчә йоклап калгач (ашап-эчеп тору юк инде ул, үзе эшкә баргач кофе эчә, малайны садикта ашаталар), бер кулы белән малайны киендерә, икенче кулы белән кырына-кырына тиз генә әзерләнәләр дә, автобус тукталышына йөгерәләр. Бәхетләренә, озак көтәргә туры килми. Автобуска кереп утыргач кына әти кеше улының кулына перчатка кидерергә онытканын исенә төшереп, малайга:

- Бияләеңне онытканыбыз бит, улым, кулың туңгандыр инде - дип әйтеп куя.

Малай үтә дә тыңлаучан һәм тәртипле чырай белән:

- Юк, әти, кул туңмады, ботинкасыз аяк кына туңа икән - дип әйтеп куя.

Малайның шушы сүзләреннән соң автобустагы халык малайның аягына төбәлә. Ә ул, бернигә дә исе китмәгәндәй, носкидан гына булган аягын селкетеп тәрәзәгә карап утыра. Баксаң, ашыгычлык белән улының аякларына ботинкаларын кидерергә онытылган икән бит. Нишлисең, эштән сорап китеп садикка ботинкаларын китереп бирә әтисе. Малайның әле уйнарга да чыгасы бар, көне буе салкын асфальтта носкидан йөрмәс бит.

Менә шундый хәлләр. Ир бала карау серләренә төшенеп җиткәч кенә, әниләре дә дәваханәдән терелеп чыга.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: