Туган як

Теш кайгысы

–Сәвия, ирем: «Тешләрем коелып бетте, банктан кредит алып, яңаларын куйдыртмый булмас», – дип куркыта башлады.

Аптырыйм, нишләргә дә белгән юк. Бер яктан, иреңнең тешсез йөрүе күңелле хәл түгел. Ни әйтсәң дә, аңа гына акча табар идем әле. Әмма моның икенче ягы да бар, шикләндерә, көн саен гыйбрәт ишетеп кайтам. Әнә тешләре сирәкләнә башлагач, күрше хатыны: «Болай йөреп булмый, кеше арасында эшлисең», – дип, иренә күп акча түләп, яңа теш казналыгы ясатты. Анысы дөрес, ире институтта укыта, кемнең аның тешсез авызыннан лекция тыңлыйсы килсен ди. Күрше хатыны да шуны уйлап кылгандыр бу гамәлен. Әмма ир яңа теш куйдырткач, ике ай да эшләп өлгермәде, бер яшь студент кызга күзе төшеп, гаиләсеннән чыгып кыяклады. Иң дөресе – ул түгел, яшәреп киткәч, аны күреп өлгерделәр.
Кичә генә бер таныш хатынның зарланганын тыңлап кайттым. Ире тешсез кала башлагач, ул да, аны-моны уйламыйча, яңаларын куйдырткан. «Элек ирем бүлмәдә берүзе утырды, хәзер аның яныннан хатыннар бөтенләй чыкмый», – ди. Яңа теш куйдырткач кына, аның белән эшләүче хатыннар иремнең нинди чибәр булын күреп өлгерделәр. «Хәзер ул көнаралаш төн уртасында кайта, белмим, әллә эш урынын алыштырасы, әллә яңа тешләрен коеп төшерәсе», – дип, шыр елады теге хатын.
Сәвия, ирем институтта да укытмый, бер көтү хатыннар арасында да эшләми, ә шулай да күңел бик борчыла. Үзең уйлап кара, буе – метр туксан, авызы тулы яңа теш булган иргә кайсы хатын карамасын ди. Беркөнне: «Үпкәләмә, башканы очраттым, бүген үк аның янына китәм», – дип әйтсә, нишләрсең?! Икенче яктан, шунысы да бар: ул төзелеш кранында эшли, анда менәргә генә ярты сәгать вакыт кирәк. Көне буе ялгызы гына утыра, өстән карап. Төзелештә хатын-кызлар күп, әмма кайсы җүләре, иренмичә, шул кранга менеп, иремнең авызына карап йөрсен ди.
Алдына кайнар өчпочмак куйгач, кичә: «Ашыйсым килә, әмма чәйнәрлек тешем калмады», – дип зарланды. Сәвия, нишлим, син әллә ничә ир белән яшәп карадың. Әгәр иремә яңа теш куйдыртсам, көт тә тор, ялгыз калуым бар. Ирем бөтенләй тешсез калса да, минем янда калуы икеле. Ризыкны күп, тәмле итеп пешерәм, ә ул чәйни алмый интегә. Бу тормыштан туеп: «Җитте, болай яшәп булмый», – дип, китеп баруы да бар. Ике ут арасында янам, белмим, иремне тешле итәргәме-юкмы?
Шушы арада безнең подъездга бер хатын-кыз күченеп йөрде. Янында ир заты күренмәде, җитмәсә, аның стоматолог булуын да җиткерделәр. Бүген-иртәгә, көт тә тор, шырпы, йә тоз сорап, безнең ишекне шакыячак. Мин югында, ирем авызын ерып, ишекне ачып җибәрсә, ул хатын аңа чиратсыз бушка теш куеп бирергә дә күп сорамас.
Кайсыдыр җырчы: «Илледә дә әле соң түгел», – дип җырлый. Сәвия, соңарганымны хәзер генә аңлый башладым. Акыллы хатын-кыз тешсез иренә йә яңасын куйдырта, йә куып җибәрә. Мин һаман суздым, тегесен дә, монысын да эшләмәдем. Монда шунысы ачык: эшне озакка сузсаң, икенең берсе – йә ирсез каласың, йә урының түрдә булачак.
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: