Туган як

Тере әсбап

Урамнан барганда каршыма чыраен сакал-мыек баскан бер адәм килеп басты. «Таныйсыңмы?» – диде ул гыжылдавык тавыш белән, тирә-якка әче сыра исе таратып. «Юк танымыйм, китим булмаса, ашыгам», – дип, бу куркыныч кешене әйләнеп узарга булдым.

«Кара моны, танымаган булып кылана, Әлтәф мин, – диде ул үпкәләгән тавыш белән. – Мәктәптә кайчандыр бер парта артында утыр-дык. Хәзер урамда ник бер сыйныфташ танысын. Онытканнар, укыганда миннән күчереп кеше булганнарын. Ач күзеңне, мине хәтерлисеңме?» – дип сорады Әлтәф, сумка бавымнан кулын алмыйча. «Әйе, хәзер таныдым кебек, бик нык үзгәргәнсең, кайларда йөрдең, ни булды сиңа?» – дигән булып, бу көтелмәгән очрашудан тизрәк котылу ягын чамаладым. «Буласы булды инде, хәзер элекке сыйныфташларымны очратып, берәрсе җайлырак эш табып бирмәсме, дип йөргән булам. Кичә генә бер парта артында утырган Гыйлемханны очраттым. Аны хәзер кайдадыр баш инженер булып эшли, дип сөйлиләр. «Ал мине үз яныңа, гади инженер булып эшләргә дә риза», – дим тегеңә. Оныткан кайчандыр математикадан миннән күчереп, хәзер зур кеше булып киткәнен. «Башта айны, аннан карарбыз», – дип, тыңлап та тормады. «Дөрес әйткән, без белем туплап, акыл җыйганда, син урамда трай тибеп йөрдең», – дип, Әлтәфне иманга китереп карадым. Юк шул,  әйткәнемә колак та салмады. Андый кеше үзен һаман дөрес итеп күрсәтергә тырыша. Беркөнне класста синең белән дус булып йөргән Мәйсәрәне очраттым. «Сыйныфташ, сине яхшы урында эшли, диделәр, табып бир берәр акчалырак эш», – дип сорадым. «Белмим шул, кайдан табарга андый эшне, мин хәзер травма бүлегендә эшлим, аяк-кулың сынса, рәхим ит», – диде Мәйсәрә авызын ерып.
Сыйныфташымның шулай интегеп эш таба алмыйча йөрүенә ачуым кабара башлады. «Әлтәф, бигрәк ялкау икәнсең, бер эшнең рәтен белмисең, бу килеш беркемгә дә кирәгең юк», – дип, турыдан бәреп әйттем үзенә. «Минме белмим, бик беләсең килсә, кырык һөнәрем бар», – дип, кызып киткән Әлтәф, кайларда эшләп алуын саный башлады: «Бервакыт алименттан качып йөргәнем өчен төзелештә өч ел буе мәҗбүри эшләттеләр. Шунда бетон салырга өйрәндем, кирпеч өя беләм. Икенче юлы берәүнең ипи шүрлегенә менеп төшкәч, ике ел буе пычкы-балта эшенә шомардым. Бәйрәм ашы кара-каршы, бер парта артында утырганда миннән күп күчердең, давай, җайлырак эш тап хәзер», – дип, Әлтәф һаман үз туксанын тукыды. Ни дияргә соң бу бәйләнчеккә. «Ярар, бер оешма белән сөйләшеп карармын, аларда буш урын һәрчак булып тора, сыйныфташыма эш кирәк дисәм, ярдәмнәреннән калдырмаслар әле», – дип әйттем. Моны ишетүгә Әлтәфнең күзләре яна башлады. «Ай, рәхмәт, кай тирәдә ул, эше җайлымы, акчаны күп түлиләрме?» – дип, сорау артыннан сорау яудыра башлады. «Акчасы турында әйтә алмыйм, әмма тамагың һәрчак тук, урының җылыда булыр», – дип, Әлтәфне тизрәк тынычландырырга ашыктым. «Анда сине күптән зарыгып көтәләр, башкаларга үрнәккә тере әсбап булып утырырга кыяфәтең бик килешеп тора. Озак тоткарланырсыңмы, юкмы, анысын әйтә алмыйм, урамда болай кешегә бәйләнеп йөргәнең өчен, башта биш тәүлек бирерләр дип уйлыйм. Алименттан качып йөргәнеңне дә ачыкласалар, тагын берничә ел бирүләре дә мөмкин», – дип өстәдем.  
Әлтәфнең шундук йөзе үзгәреп китте. Бая гына каршымда басып торган гыжылдавык тавышлы, тәкәббер ирнең әсәре дә калмаган иде. Куркуыннан калтырап, ул як-ягына карана башлады. «Мондый ярдәмең кирәк түгел,  рәхмәт, җылырак урынны үзем эзләп карыйм әле, тагын берәр сыйныфташым очрап куймасмы», – дип, Әлтәф урамның икенче ягына ашыкты.
Хәзер урамнан барганда андый сабакташым кабат каршыма килеп чыга күрмәсен дип, як-ягыма карап йөрергә тырышам. Юк, очрамастыр дип уйлыйм, безнең класста Әлтәф берәү генә иде...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: