Туган як

Телем чыкты иреккә

шигырь

Авызымда сыңар теш юк,
Коелып бетте тешем.
Теш турында
шигырь яздым
Булмагач башка эшем.
Теш булмагач, тыючы юк,
Телем чыкты иреккә.
Дошман җыеп була икән
Сыңар тешсез йөреп тә.
Вакыт җитә, акчам җитми
Яңа тешләр куярга.
Утыз ике теш кирәк бит
Бер телемне тыярга.
Никифор Тукмачев

Фото:https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: