Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Телеграмма хәлләре

Кесә телефоннары әле юк чагында, кемгә дә булса ашыгыч хәбәр җиткерү өчен, почтага барып телеграмма җибәрә идек. Почтада эшләүчеләр телеграммадагы сүзләрне бутап язу аркасында, кызык хәлләр дә булгалады. Бервакыт шулай, Алмаз исемле малайны Чувашстандагы Козловка шәһәрендә яшәүче әти-әниләре җәйге каникул чорында авылга - Татарстандагы бабайларына китерәләр. Әмма малай чирләп китә...

Кесә телефоннары әле юк чагында, кемгә дә булса ашыгыч хәбәр җиткерү өчен, почтага барып телеграмма җибәрә идек. Почтада эшләүчеләр телеграммадагы сүзләрне бутап язу аркасында, кызык хәлләр дә булгалады.

Бервакыт шулай, Алмаз исемле малайны Чувашстандагы Козловка шәһәрендә яшәүче әти-әниләре җәйге каникул чорында авылга - Татарстандагы бабайларына китерәләр. Әмма малай чирләп китә - кечкенәдән үк кабатланып килгән авыруы кузгала. Район үзәге табиблары Алмазны карагач, ничек дәваларга икәнен ачыклар өчен, баланың медицина карточкасын тиз генә китерергә кирәклеген әйтәләр. Моны ишеткәч, әби белән бабай Чувашстанга телеграмма җибәрәләр: "Алмаз заболел срочно привезите мед карточку".

Кызлары белән кияүләренә әлеге телеграмма мондый эчтәлектә барып ирешә: "Алмаз заболел срочно привезите мёд картошку". Моны укыгач, алар аптырасалар да, ашыгыч рәвештә гаризалар язып эшләреннән отгул сорыйлар, 3 литрлы банка белән бал һәм бер сумка бәрәңге сатып алып, Татарстандагы авылга кайтып төшәләр. Кызлары беренче эш итеп баз капкачын ачып карый да: "Әти, бәрәңге нәрсәгә кирәк булды соң, үзегездә ярты баз бит, ә безнеке инде күптән беткән иде", - ди.

Телеграмма белән бәйле тагын бер кызыклы очрак 1960 елда булды. Моны мин төгәл хәтерлим, чөнки җиденче классны татар мәктәбендә тәмамлап, сигезенчегә рус мәктәбенә күчкән генә идем. Көннәрдән бер көнне безнең әти исеменә Казандагы энесе Нургазиз абыйдан телеграмма килеп төшә. Безнекеләр аны кат-кат укып та, мәгънәсенә төшенә алмаганнар. Авылның русча белүче кешеләренә дә укытып караганнар, алар да аңламаган. Мин мәктәптән кайтып керүгә, кулыма шул телеграмманы тоттырдылар. Андагы "Приезжайте 28 шарага нахал" дигән сүзләрне укыгач, мин берни дә аңламадым. Өйдәгеләр: "Урыс мәктәбендә укыйсың бит, юкка ыштан туздырып кына йөрисең, ахрысы", - дип орышып та алдылар әле...

Ахыр чиктә, эшнең нәрсәдә икәне барыбер ачыкланды. Кызы кияүгә чыгасы булгач, Нургазиз абый, бик дини, татар җанлы кеше, безгә чакыру телеграммасын ярым русча, ярым татарча язган: "Приезжайте 28 шаригат никах". Казаннан район үзәгенә килгән бу телеграмманы, безнең авылга тизрәк җиткерер өчен, күрше чуваш авылындагы почтага телефон аша тапшырганнар. Нәтиҗәдә, "шаригат никах" дигән сүзләр "шарага нахал"га әверелгән...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X