Туган як

Түбән Уратма Сабантуйга чакыра

6 июньдә, ягъни шимбә көнне сәгать 12дә, һәр елдагыча, тау итәгендәге болынлыкта Түбән Уратма авылының Сабантуен уздырабыз. Барча авылдашларны, тирә-як авылларда яшәүчеләрне, шәһәр халкын Сабантуйга чакырабыз! Уратма Сабантуен, соңгы еллардагы күркәм гадәт буенча, Татарстанның танылган юмор остасы Данир Сабиров алып барачак. Җырчылар Фирдүс Тямаев һәм Гөлдания Хәйруллина чыгышлары ямь өстенә...

6 июньдә, ягъни шимбә көнне сәгать 12дә, һәр елдагыча, тау итәгендәге болынлыкта Түбән Уратма авылының Сабантуен уздырабыз. Барча авылдашларны, тирә-як авылларда яшәүчеләрне, шәһәр халкын Сабантуйга чакырабыз!
Уратма Сабантуен, соңгы еллардагы күркәм гадәт буенча, Татарстанның танылган юмор остасы Данир Сабиров алып барачак. Җырчылар Фирдүс Тямаев һәм Гөлдания Хәйруллина чыгышлары ямь өстенә ямь өстәячәк. Уратмадагы милли бәйрәмдә быел үз төркеме белән Салават Фәтхетдинов та катнашачак.
Татар көрәше мәктәп балалары һәм олылар арасында аерым-аерым уздырылачак. Яшүсмерләр көрәшендә җиңүчегә тәкә һәм кыйммәтле бүләк биреләчәк. Ирләр ике төркемдә - 90 килограммга кадәрге һәм 90нан авыррак үлчәүдә бил алышачаклар. Төп көрәштә абсолют батыр исемен яулаучыга Сабантуйның иң дәрәҗәле бүләге - тәкә һәм суыткыч. Призлы урыннарны алучыларга телевизорлар тапшырылачак. Иң мөһиме, Сабантуйның төп бәйгесе булган көрәшкә үзебезнең авылныкылар белән беррәттән, читтән килгән көрәшчеләр дә кертеләчәк.
Безнең Уратма Сабантуена гына хас булган ярышта - тауга йөгерүдә беренче өч урынны алучы ирләрне, хатын-кызларны да кыйммәтле бүләкләр көтә. Ә тауга йөгерүче балаларның иң җитезләренә велосипедлар биреләчәк.
Уратма Сабантуена азык-төлек һ.б. сатучы эшмәкәрләрне дә көтәбез һәм безнең Сабантуйда аракы, шәраб, сыра кебек исерткеч эчемлек сату тыелганын искәртәбез. Татлы «мамык» әзерләп сатучыларның үзләре белән электр генераторлары алып килүләре мәҗбүри, чөнки бәйрәмдә сәүдә итүчеләрне электр уты белән тәэмин итәрлек мөмкинлегебез юк.
Авылдашлар һәм шәһәрдә яшәүче уратмалылар! Мәйдан чыгымы күп булганлыктан, авылыбыз Сабантуен уздырышуда барчагызның бердәм рәвештә финанс ярдәме күрсәтүегезгә өметләнәбез. Аның өчен Сабантуен уздыру комиссиясе рәисе Исхак Мөхлисовка мөрәҗәгать итүегезне көтәбез (тел.: 33-17-22, 33-17-25).
Айрат ГАРИФУЛЛИН,
Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: