Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Түбән Камам!

шигырь

Еллар үтү белән аңлыйбыз күк,
Кадерләрен үткән көннәрнең.
Түбән Кама, мин үткәрдем синдә
Гомеремнең матур көннәрен!
Бер карасаң, бер чеметем гомер,
Тик шулай да хисләр сүнмәгән.
Түбән Кама, син үткән юллардан
Хезмәт куеп, кемнәр үтмәгән.
«Нефтехим», «Танеко», «Таиф»ларың
Күп илләргә данын таратты.
Гомер үткән саен, гүзәл Калам,
Күңелем белән сине яраттым!
Горурланып, үткәннәргә карап,
Актарам мин тарих битләрен.
Туган көнең белән котлап сине,
Язам моңлы йөрәк хисләрен!
Анастасия Усачева.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев